поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.07.2015 Тарих

“Барыгыз да дошманга каршы сугышка чыгыгыз!”

Самараның Тарихи мәчетендә гарәп графикасы белән язылган иске китапларны җыю эше алып барыла. Ул безнең милләтебез, динебез өчен бик мөһим һәм кирәкле эш. Шулай Тарихи мәчет тарихи мирасыбызны саклауга үз өлешен кертә.

Иске китапларны барлаганда искиткеч әйберләр дә табыла. Шулар арасында бүген укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителәчәк документ та бар. Ул 1942 елда Уфа Диния нәзарәтенең мөселманнарга мөрәҗәгате. Мөрәҗәгать олы киңәшмәдә кабул ителгәннән соң, СССРда яшәүче бөтен мөселман халык-лары телләренә тәрҗемә ителгән һәм зур тиражлы газеталарда һәм аерым брошюра рәвешендә бастырылып бөтен илгә таратылган.
 
Үткән елда Сызранда табылган мөрәҗәгать - танылган дин әһеле Мөхәммәд хәзрәт Тугызбаевның кулъязмасы. Аның ничек Уфадан Сызранга килеп эләгүе билгесез.
 
Документ белән танышкан укучы аның бик гади тел белән язылуын күрер. Сугышның иң дәһшәтле вакытында - фашист армиясенең Көньяк фронтны өзеп, Сталинград ягына омтылган чагында язылган бу мөрәҗәгать һәрбер татарның, башкортның, казахның, үзбәкнең, азәрбайҗанның, ингушның һәм башка мөселман бәндәсенең патриотик хисләрен уяткан, йөрәгенә җиткәндер, мөгаен. Шуңа күрә без бу документның сүзләр кабатланган урыннарын гына төшереп калдырып, аның рухын һәм тулаем эчтәлеген укучыларыбызга җиткерергә булдык. Шулай ук без аны мөмкин кадәр хәзерге орфографиягә туры китерергә тырыштык.
 
Кереш сүзне йомгаклап шуны да әйтергә кирәк: еш кына төрле китапларда, газета-журналларда “1942 елның май аенда Уфа Диния нәзарәте герман фашистларына җиһад игълан иткән” дип язылды. Дөреслек шул: бу документта “җиһад” сүзе юк. Ләкин аның мәгънәсе изге көрәш дигән төшенчәгә туры килә. Советлар Союзының барлык мөселманннары, илебезнең башка халыклары белән иңгә-иң торып, фашист илбасарларына каршы изге, гадел сугышка күтәрелделәр, батырларча дошманны тар-мар иттеләр һәм туган илебезнең мөстәкыйльлеген, иреген саклап калдылар.
 
“Рәхмәт-шәфкать иясе, бөтен дөньяны Раббы Аллаһы Тәгаләгә һәм дә сәнә, заләләт дулкыннары батып йөргән вакытта безне хидәят сәламәтлеккә чыгармыш Рәсүлулла саллаһү галәйһи-вәссәламгә сәлам!
 
Уфа шәһәрендә 150 елдан бирле дәвам иткән Мәркәз Диния нәзарәте бинасында 9нчы мөфти булган Габделрахман хәзрәт ибн шәех Зәйнулла Рәсүлиның тәхет риясендә 1942 елның май аеның унбишеннән алып унҗидесенә кадәр дәвам иткән мәҗлесебездә без шуралар җөмһүриятендәге Башкортстан, Татарстан, Мәскәү шәһәре, Казакъстан, Урал, Себер, Идел буе өлкәләрендәге вә башка тәбәкләрдәге мөселманнар вәкилләре, голамәләре, фа-шист-германлыларның инсаният галәменә залим, җәбер, иза, җәфалары хакында мөселманнардан килгән мәктүбләрен әтрафлы рәвештә мизакарә кылып, белгәнебез соңында, ошбуны гомум- мөселманнарга белдерүне, дин вә вөҗдан бурычыбыз дип белеп, түбәндәге нәсыйхәтнамә илә мөселманнарга мөрәҗә-гать итәбез.
 
Мөхтәрәм мөселмен кардәшләр!
 
(Мөрәҗәгатьнең бу өле-шендә үткән гасырларда Европа хөкүмәтләре Андалусия (Испания), Ливиядә яшәгән мөселман халыкларына, шулай ук яңа, 1939 елда башланган зур сугыш алдыннан Арнаут (Албания), Хабәшистан
 
(Абиссиния, хәзерге Эфиопия) илләренә карата нинди эшәкелекләр эшләнүе турында кыскача гына языла - (Ш. Г. искәрмәсе).
 
Алар күкрәкләренә тәреләр тагып, ислам галәменә каршы сугышлар башлап, мөсел-маннарга бик зур һәлакәт китерделәр.
 
Ошбу залимнарның залимыннан ислам галәме, ислам диненә химая кылу юлында һәлак булган мөселман кардәшләребезнең рухлары шат булып урыннары җәннәттә булып мәсгүд булсыннар. Амин.
 
Фашист - германлылар һәм аларның иярченнәре ислам галәмәтенә кылган залим хыянәтләре кебек, бөтен дөньяга баш булып, бөтен милләтләрне, бөтен мөселманнарны үз куллары астына кертеп, диннәрне, милли, мәдәни гореф-гадәтләрне нимес гаркы хакимияте астында нимесләштерү юлын тоталар.
 
Бөтен дөньяга хаким булып, дөньяда фәкать “саф нимес гаркы”, протестант мәсхәбе өстен кылып, герман-фашист хөкүмәте һәм иярченнәре вәхшия кәранә рәвештә җәл-ладлык кылып, миллионларча гөнаһсыз бичараларның каннарын агызып, бик күп картларны, хатыннарны, балаларны ачлык һәм һәртөрле хасталар эчендә һәлак кылып, мал-милекләрен тар-мар иттеләр.
 
Алар сугышны теләмәгән, солых, тынычлык тарафында үзе булган Совет Җөмһүриятенә мәрхәмәтсез, шәфкатьсез бу залим герман-фашист хөкүмәте һәм иярченнәре сугыш игълан итеп, инсаният тарихында һич булмаган хыянәт эшләп, кара тәре галәмәте куелган туграларны күтәреп, кадерле Ватаныбызга ерткычларча һөҗүм иттеләр. Бик күп балаларны һәм якыннарыбызны сугыш сафында инде һәлак кылдылар, картларны, балаларны, хатыннарны мал-милекләреннән аерып ач-ялангач калдырдылар, күп мәгъсүм хатыннарның намусларына тиделәр.
 
Фашистлар аягы баскан җирләрдә инсан җөссәдлә- реннән таулар пәйда булды. Иза вә җәфа күргән картларның, хатыннарның, балаларның кычкырулары, күз яшьләре бөтен галәмне яңгыраттылар. Күп халкы мөселманнардан гыйбарәт булган Кырым өлкәсендә мәрхәмәтсез, шәфкатьсез залим герман-фашистлар мәс-җедләрне, җәмигъләрне җи-мерделәр. Мөкаддәс айларын алып ташлап, фашист галәмәте булган фашист тәреләрен куйдылар. Мөселманнарны намаз укудан, гыйбадәт кылудан тыйдылар. Татар-төрек гадәтен һәм ислам динен юкка чыгару ниятләре илә бөтен дини, милли китапларны юк иттеләр. Мәктәпләрне яптылар, ислам гыйбадәтханәсенә алып барып, балага нимесчә исем бирергә мәҗбүр итәләр, татарларның милли киемнәрен киюдән тыйдылар. Кырым өлкәсе урамнары бичара ач-ялангач мөселманнар белән тулдылар.
 
Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә Коръән Кәримдә әйтә: (баштан сүрәләр гарәп телендә бирелә - Ш. Г. искәрмәсе), ягъни:Сезнең илә сугышкан кешеләр илә каршы сугышыгыз, алдан үзегез башлап сугышмагыз. Аллаһы башлап сугышканнарны сөйми. Сезнең илә сугышкан кешеләрне кайда табасыз, шунда сугышыгыз. Сезне чыгарган җирләрдән аларны да чыгарыгыз. Фетнә сугыштан начардыр. Аллаһы сезнең өстегездәге йөкне җиңеләйтте, сезнең зәгыйфьлегегезне белә. Сездән сабыр кылучы йөз кеше булса, Аллаһының ярдәме илә ике мең кешегә өстен булырсыз. Аллаһы сабыр кылучылар ягындадыр. Дошманга зәгыйфьлек күрсәтмәгез. Сез әүвәл солых теләмәгез. Сез галеб булачаксыз. Аллаһы сезнең иләдер, кылган гамәлләрегезне әҗерсез, буш итмәс.
 
Дошманнарыгыз илә сугышу өчен көчегез җиткән кадәр сугыш артында һәртөрле сугыш әсбаплары һәм атлар хәзерләгез. Бу хәзерлегегез илә сез Аллаһының һәм сезнең дошманнарыгызны куркытырсыз һәм сез белми, Аллаһы гына белгән дошманнарны да куркытырсыз. Аллаһы юлында бирелгән нәрсәләрегезне кылган эшләрегез өчен әҗерләрегез үтәлер, золым кылынмас. Сез җиңел булса да, авыр булса да, барыгыз да дошманга каршы сугышка
 
чыгыгыз. Сугышка бармаган ирләр, хатыннар, сугыш артында малларыгыз-хайваннарыгыз илә, үзләрегез илә һәртөрле юл илә сугышка барганнарга ярдәм итегез. Белегез: бу сезнең өчен хәерледер.
 
Рәсүлулла саллаһү га-ләйһи-вәссәлам әйтә: Ватанны саклау, аны сөю - имандыр. Берәү сугышка баручыга кирәк нәрсәләрне әзерләсә, ул үзе сугышта булган кеби була. Берәү сугышка баручының артында калган ирләр хатыннарга тиешле дөнья хезмәтләрен кылса, алар сугышта булган кеби булалар.
 
Мөхтәрәм мөселман кардәшләр!
 
Аллаһы Тәгаләнең ошбу мөкаддәс аятьләре, Рәсулулла саллаһү галәйһи-вәссәламнең Хәдис Шәрифе илә гамәл кылып, кадерле Ватаныбызны, бөтен инсаният һәм исламият галәмен бу залимнарның залимыннан коткарырга сугыш мәйданында тырышыгыз. Сугыш артында куркаклык күрсәтми, ирләр һәм хатыннар сөбәт илә, бөтен көчегез илә сугыш өчен кирәкле булган әсбапларны хәзерләүгә вә башка дөньяви эшләрне эшләргә тырышыгыз. Фашист-германнарга һәм иярченнәренә каршы бу мөкаддәс көрәштә үзебезнең хак юлда икән-легебезне исбат кылып, Ватаныбызга сәдакатебезне бө-тен җиһан алдында эш илә күрсәтегез. Мәсҗедләрдә, җә-мигъләрдә, гыйбадәт йортларында Кызыл Гаскәрнең дош-манга галәб булуы хакында Аллаһы Тәгаләгә дога кылыгыз. Әгәр дошман җиңеп галәб булса, Ватаныбызга зур һәлакәт булып, галәм мәдәниятен, бөтен мөселманнарның диннәре, милләтләре, телләре, гореф-гадәтләре тәмам бетеп юкка чыгачагын һич хәтердән чыгармагыз. Без, Советлар Союзындагы ислам галимнәре, дин һадимнәре, мөкаддәс Ватаныбызны, ислам галәмен саклау юлында залим герман-фашистларга һәм иярченнәренә каршы иттифак кылып, көрәшкә бөтен мөселманнарны дәгъват кылабыз. Дошманнарга тиз вакытта мәгълүб булып, аларның залим җәфалардан котылулары хакында, рәхим-рахман Аллаһы Тәгаләгә ихласлык илә дога кылыгыз. Кодрәтле вә көчле Аллаһы ярдәме, Рәсүлулла саллаһи галәйһи-вәссәламнең рухани химаясы илә, иншалла, без галеб булачакбыз”.

---
Бердәмлек
№ --- | 05.07.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»