|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2009 Җәмгыять
МАТБУГАТ КӨНЕ АЛДЫННАН УЙЛАНУЛАР
Анатолий Плутник "Известия" газетасының журналисты булып эшләгән чагында союздаш республикаларның берсендә кемдер аның исемен "үзләштергән" булган. Алдакчы мәкаләләр язып маташмаган, әмма үзен "Известия" журналисты дип таныштырып, кемнедер эшеннән дә алдырган, кемгәдер фатир дә бирдергән. Алдакчы үзен спортчы, партия эшлеклесе, тагын әллә кем булып та таныштыра алыр иде, әмма ул нәкъ менә журналист һөнәрен "сайлаган", дип искә төшерә "Известия" ветераны. Бу вакыйга ул елларда матбугат әһелләренең никадәр зур абруйга, дәрәҗәгә һәм йогынты ясау мөмкинлекләренә ия булуы турында сөйли. Өлкән журналистлар үз тәҗрибәләреннән чыгып, моны раслардай тагын күп төрле вакыйгалар сөйли алалар. Бүгенге заманда исә журналистның социаль роле бөтенләй башка һәм ул күпкә түбәнрәк. Иң элек, каләм әһелләре моңа үзләре гаепле. Совет елларында газета, радио һәм телевидение халыкны тәрбияләү, аны яхшылыкка өндәү белән шөгыльләнсә, мәгълүмат чаралары базар мөнәсәбәтләре кануннары буенча яшәргә мәҗбүр ителгәч, сан ягыннан күпкә артсалар да, сыйфат ягы түбәнгә тәгәрәде. Чөнки төп максат җәмгыятькә хезмәт итү түгел, ә акча эшләүгә кайтып калды. Ә бу ике төшенчә бүгенге заманда, кагыйдә буларак, бер-берсенә каршы килә. Нәтиҗәдә, киоск киштәләрен басып алган "сары матбугат", күңел ачу радиолары, ун телеканалның тугызы халыкның нәфесен канәгатьләндерү белән шөгыльләнә башлады. Бүгенге заманда әхлак бозылуы, җан өшеткеч җинаятьләр кылынуы, җәмгыятьнең икенче төрле кыйммәтләр белән яшәве өчен матбугат вәкилләре дә җаваплы.
Бу журналист һөнәренең абруе төшүенә бер сәбәп булды. Икенчесе итеп, матбугатның объектив фикер белдерә алмавын, хакимияткә генә хезмәт күрсәтүен, сүз иреге кысылуын атыйлар. Бу мәсьәлә исә турыдан-туры сәяси вәзгыятькә барып тоташа. Чөнки матбугат сүзе сәяси көндәшлек шартларында гына көчле була ала. Мәсәлән, чын демократик дәүләттә берәр түрәнең бюджет акчаларын тиешле максатларда кулланмавы турында телесюжет яки мәкалә чыкса, бу түрәнең үз урынында утырып калуы бик шикле. Төрмәгә утыртмасалар да, аны йә урыныннан алалар, йә (күпчелек очракта) ул үзе отставкага китә. Ким дигәндә, халык алдында гафу үтенә, урлаган акчасын кайтара һәм бүтән болай эшләмәскә вәгъдә бирә. Чын демократик илләрдә халык алдында чиновникның бер даны китсә, аның үз карьерасы да җимерелә, аны күтәргән сәясәтчегә, партиягә дә зур зыян килә, чөнки киләсе сайлауларда халык башка партия, башка кандидат өчен тавыш бирәчәк. Ә бездә?
Менә 2008 елның 1 ноябрендә үк газетабызда Камил Сәгъдәтшинның "Фермер әби, яки җәзасызлык бәласе" исемле мәкаләсе чыккан иде. Анда Лаеш районында җир бүлү мәсьәләсенә карата бик җитди сораулар куела. Демократик илдә мондый мәкаләдән соң күпләр үз кәнәфиләреннән очар иде. Ә бездә бөтен кеше әле дә үз урынында утыра. Ни өчен Көнбатышта шулай, ә бездә икенче төрле? Чөнки бездә сәяси көндәшлеккә урын юк, бездә бер генә партия хакимлек итә. Бөтен чиновниклар да, түрәләр дә – шуның вәкилләре. Берсен кулыннан тоттың ни, тотмадың ни – гомум вәзгыять барыбер үзгәрмәячәк, сайлауларда бернигә дә карамастан монополист партия җиңәчәк һәм хакимияттә калачак. Менә шуңа күрә дә бездә бер үк түрәләр дистә еллар буена үз кәнәфиләрендә утыралар, аларны журналист түгел, ә бары тик үзләреннән югарырак утыручылар гына кузгата ала.
Дөрес, халыкка хакимият сүзен ирештерү бик мөһим. Әмма бөтен матбугат та хакимият сүзен ирештерү белән генә мәшгуль булса, зыян гына сала. Ничек итепме? Беренчедән, халык берьяклы караштан туеп, матбугатның үзеннән читләшә башлый. Ә икенчедән, халык, хакимият үзенең чын йөзен яшерә, дигән фикергә дә килә.
Хакимият тә үзен матур итеп кенә күрсәтә торган көзгегә караса, йә үзенең камил булуына ышана (кемдер, чыннан да, үзен Алланың кашка тәкәсе итеп саный башлый), йә ул көзгене читкә алып куя. Күпчелек түрәләр чыннан да мактый торган газеталарны укып та карамый. Шулай итеп, сайлау алды вакытын исәпкә алмаганда, матбугатның хакимияткә дә кирәге шул кадәр генә. Димәк, сәяси монополизмга, бөтен мәгълүмат чараларын үзенә генә хезмәт иттерергә омтылу аркасында хакимиятнең үзенә дә, матбугатка да зыян килә.
"Өстә" моның нормаль хәл түгеллеген аңлаучылар юк түгел. Андыйлар, арты белән күлгә чума торган аптыраган үрдәк кебек, хөкүмәт газеталарыннан хөкүмәткә үк тәнкыйть язуны сорый. Ләкин үз хуҗасына өргән этне кайда күргәнегез бар? Сиңа башка кешеләрнең этләре генә өрергә мөмкин. Ләкин аның өчен, ким дигәндә, башка эт хуҗаларының булуы шарт. Әлегә исә бездә бөтен этләр дә бер түбә астына гына җыелган һәм бер генә хуҗаның авызына карап тора.
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|