|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2015 Догалар
Тәүбә догасы
Тәүбә кылу – динебез һәм кеше яшәешенең асылы. Чөнки Пәйгамбәребез с.г.в. хәдисендә әйтелгәнчә, нинди генә Адәм баласы булмасын – барысы да гөнаһлы. Гөнаһ кылу, нәфес - әлеге сыйфатлар изгеләре белән беррәттән шулай ук Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән. Ләкин олы шәфкать иясе булучы Раббыбыз безгә гөнаһлардан чистарыну өчен тәүбә ишекләрен ача. Алай гына да түгел, кайбер хәдисләрдә әйтелгәнчә, Аллаһы сөбеханәһү вә Тәгаләнең кодрәте тәүбә кылган бәндәсенең гөнаһларын савапка алыштырырга да җитә икән. Бу хакта тулырак мәгълүматны даими киңәшчебез “Әниләр” мәчете имам – хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров җиткерә.
- Риваятьләрдән аңлашылганча, кыямәт көнендә кайсебер кешеләр килерләр һәм гамәл дәфтәре ачылганда бу гөнаһым, теге гөнаһым бар иде дип аларны дәфтәрдән эзли башларлар, ләкин тапмаячаклар икән. Ягъни Аллаһы Тәгалә үзенең киң мәрхәмәте белән аларны юк иткән, гамәл дәфтәреннән сөртеп алган була. Нәрсә хисабына? Әлбәттә, тәүбә-истигъфар хисабына. Безгә үрнәк өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәднең гөнаһлары гафу ителеп беткән булса да, ул көненә 70-100 мәртәбә тәүбә-истигъфар кылган. Моннан тәүбә кылуның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен аңларга буладыр. Әйтергә кирәк, тәүбәнең шартлары бар. Тәүбә кылырга ниятләгән кеше иң беренче чиратта кылган гөнаһы өчен үкенергә, хәрам гамәлне башка эшләмәм дип үзенә сүз бирергә, Аллаһыдан гафу ителүне сорап дога кылырга тиеш. Әгәр дә инде тәүбә кылып яңадан шул гөнаһысына кайтса, элек кылган гөнаһлары да кайтырга мөмкин. Шуңа күрә бик сак һәм һәр эшне уйлап эшләргә кирәк.
Раббыбыз безгә карата бик мәрхәмәтле, шуңа күрә тәүбәне нинди телдә кылсаң да, ул кабул ителә. Ләкин бу максаттан Расүлебез безгә махсус догаларын өйрәтеп калдырды. Мәсәлән, кыска гына ӘСТӘГЪФИРУЛЛАҺИ дип дога кылабыз. Бу сүзләр “Аллаһы Тәгаләдән минем гөнаһларымны гафу итүен сорыйм”, дигәнне аңлата. Икенче догасы да бар. ӘСТӘГЪФИРУЛЛАҺИ ЛӘЗИ ЛӘӘ ИЛӘҺӘ ИЛЛӘҺҮ ӘЛ-ХӘЙУЛЬ КАЙУМ ВӘ ӘТҮБҮ ИЛӘЙҺИ. Бу сүзләр тәрҗемә ителгәндә “Барлык нәрсәнең Хуҗасы булучы, бердәнбер Аллаһы Тәгаләгә өмет итәм, ул гына бар нәрсәне карап торучы. Аннан гына барлык гөнаһларымны гафу итүне сорыйм!”, - дигән мәгънәне аңлата.
Газиз кардәшләр, алай гына да түгел. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә бәндәнең кылган гөнаһына үкенүен белсә, шул гөнаһыннан истигъфар иткәнче үк, гөнаһын ярлыкар икән. Ә бу исә кылган гөнаһка үкенү – үзе тәүбә дигән сүз. Тоткан уразаларыгыз, кылган догаларыгыз кабул булсын. Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.
--- |
Иң күп укылган
|