|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2015 Догалар
Зиратка кергәч укылучы дога
“Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!” - ди халык. Җәй - зиярат кылу өчен иң уңай чор. Җылы вакытның санаулы көннәре калып барса да, алда әле әбиләр чуагы, димәк әле вакыт бар һәм бүген өйрәнәсе дога зиратка барырга әзерләнүчеләр игътибарына булыр. Тагын бер нәрсәгә игътибар итәрбез: еш кына “Хатын-кызларга зиратка барырга ярыймы?” – дигән сорауны ишетергә туры килә. Аңа да җавап эзләрбез, иншалла.
Зиратка йөрүгә кагылышлы Пәйгамбәребез Мөхәммәднең с.г.в. “Үлемне еш искә төшерегез” - дигән хәдисен хәтердә яңартсак, яхшы булыр. Чөнки үзенең үләсен, үлгәннән соң җавап бирәсен уйласа, кеше бозыклыкны әзрәк, яхшы гамәлне күбрәк кылачак. Зиратларга йөрү дә безгә үлемне искә төшерә, димәк үзенә күрә бер гыйбәдәт. Шуңа күрә хатын-кызларга каберстанга килү һич тә тыелмый, - дип аңлата Казан шәһәре һәм Үзәк төбәк казые Рөстәм хәзрәт Зиннуров.
- Аллага шөкер, динебездә һәр мәсьәлә чишелгән, һәрбер нәрсәне Аллаһы Тәгалә ачыклап биргән. Расүлебезнең с.г.в. сөекле җәмәгате Гайшә анабызны искә төшерсәк, аның ире үлгәч тә, якыннары бу дөньядан киткәч тә каберләре янына килеп, өсләрен чистартып, чүпләрен җыя торган булганын белербез. Бу ачыктан-ачык дәлил: хатын-кызларга зиратларга барып зиярат кылу рөхсәт ителә.
Рөстәм хәзрәт аңлатканча, Пәйгамбәребез исән чакта каберләр янына килеп хатын-кызларның озак-озак елап утыруларын күргән һәм моның белән бер дә риза калмаган. Шунлыктан динебез хатын-кызларның кешене күмгәндә яисә кабере янына килгән вакытта тавыш күтәреп елап утыруын тыя. Чөнки бу гамәл әрвахларны рәнҗетә. Үлгән кешенең җанын сөендерәм дисәң, аңа багышлап дога кылу – күркәм гамәл.
- Бу максаттан Мөхәммәд Пәйгамбәребез с.г.в. “Колхуаллах”, “Ясин Шәриф”не укырга кушкан. Әлеге догаларны теләгән һәр кеше теге яисә бу дини китапта таба ала. Бер риваятьтә әйтелгәнчә, әгәр бер кеше зиратка килеп “Колхуаллах” сурәсен укып әҗер-савабын ул каберстандагы барлык мәетләргә багышласа, Аллаһы Тәгалә шул бәндәгә андагы мәетләр санынача савабын бирәчәк. Моннан тыш Расүлебез түбәндәге доганы укырга киңәш иткән: ӘССӘЛӘМҮГАЛӘЙКҮМ ЙӘ ӘҺЛЕДДИЯР МИНӘЛ МҮСЛИМИНӘ ВӘЛ МҮСЛИМӘТ МИНӘЛ МҮЪМИНИНӘ ВӘЛ МҮЪМИНӘТ ГАФАР АЛЛАҺУ ЛӘ КҮМ ВӘЛӘНӘ ВӘ НӘСЪӘЛУЛЛАҺИ ГАФИЯ ӘНТУМ СӘБИКҮН ВӘН ӘХНҮ БИ КУМ ЛӘХИКУН. Әлеге доганың тәрҗемәсе “Каберстан әһелләреннән булган мөселман һәм мөслимәләргә, мөэмин һәм мөэминәләребезгә сәламнәребез булсын. Аллаһы Тәгалә сезнең һәм безнең гөнаһларыбызны, хаталарыбызны кичерсен. Сез бездән алдан китүчеләр, без сезгә ирешүчеләр һәм сезнең белән күрешүшеләр”, - дигәнне аңлата. Шул доганы укыгач, зираттагы балык мәетләр безгә сәлам бирер диелгән. Atrakcionai ir pripučiami batutai Vilniuje svetainėje batutunuoma.com
Һәрнәрсәдә кебек үк, зиратка баруга кагылышлы да кагыйдәләре бар. Һәр кеше тәһарәтле килеш, ә хатын-кызлар гаурәтләрен, аеруча чәч-башларын каплап керсә бигрәк тә яхшы булыр. Хатын-кызларга кагылышлы тагын берничә киңәш бар. Каберстанга бару һәм мәет саклау кебек гамәлләр психологик яктан авыр эшләрдән санала. Шунлыктан дин бу гамәлләрне авырлы хатын-кызларга рәхсәт итми, чөнки авыр хисләр карындагы балага да күчәргә мөмкин. Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, хәез көннәрендә дә хатын-кызлар зиратка йөрмәсә яхшы. Бу мәсьәләгә кагылышлы башка тыюлар юк.
Хөрмәтле укучыларыбыз, соңгы вакыйгаларның гыйбрәте тормышны тагын да кадерләргә һәм гомернең һәр мизгеленә сөенеп яшәргә өйрәтә. Андый аяныч үлемнәр булмасын дип һәрвакыт дога кылып яшик. Дога – ул гыйбәдәтнең асылы. Аллаһы Тәгалә дога кылган кешене күреп сөенә һәм догада күтәрелгән кулларны беркайчан да буш төшерми. Әссәләмүгаләйкүм.
--- |
Иң күп укылган
|