поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.07.2015 Догалар

Игелекле бала тууны сорау догалары

Бисмилләхир-рахманир-рахим. Гаиләдә бала тууны – иң сөенечле вакыйгаларның берсе дияргә мөмкин, чөнки игелекле бала - ул чиксез ләззәт чыганагы: нарасые янында һәр ата-ана ял һәм куаныч таба. Сүз көтелгән балалар турында бара. Кызганыч ки, бүгенге көндә яшьләр арасында тәртипсезлек күренешләрен күзәтергә мәҗбүр булабыз – алма кебек яшь, матур кызларның бер-бер артлы балага узу, аннан соң карындагы баланы  төшереп йөрүләре, яисә тугач ташлап китүләре гадәти күренешкә әйләнеп бара. Кызык бу дөнья, кемдер баласыннан ничек котылырга белми, ә кемгәдер бала –  хыялга ашмас теләк һәм гомерлек сагыш. Бу мәсәләнең тагын бер әһәмиятле ягы бар:  бала баладан аерыла. Хәзер баласы кулыннан кыйналган яисә дөньядан киткән  ата-аналарның ачы язмышы турында да еш ишетергә туры килә. Шуңа күрә Ходайдан игелекле бала сорарга кирәк.  
 
Асылда исә игелекле баланы - Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге итеп кабул итәргә кирәк. Дини китапларда еш кына бала тавышы - иң татлы тавыш, ә бала исе - иң татлы ис белән чагыштырыла. Әле бала карында булганда ук Ходай биргән мәхәббәт җимешенең акыллы, бәхетле һәм озын гомерле булуын сорап күп кенә әниләр уллары һәм кызлары өчен дога пышылдап йөри. Әмма Үзенең аеруча тәкъва бәндәләрен шундый олы бәхеттән мәхрүм итеп, Ходай сыный. Һәм озак еллар гаиләдә балалар булмый. Мондый сынаулар Пәйгамбәрләр тормышында да булган. Бу хакта тулырак тирән гыйлем иясе, даими киңәшчебез, “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров бәян итә.
 
- Бу хәл күп Пәйгамбәрләрдә күзәтелгән. Тарихка күз салсак, Ибраһим һәм Зәкәрия пәйгамбәрләрнең балалары картлык көннәренә җиткәч кенә  булганын күрәбез. Калган Пәйгамбәрләр дә Аллаһы Тәгалә каршында шул  рәвешле имтихан тоткан. Тик шундый кайгыга дучар булган Пәйгамбәрләр беркайчан да күңелләрен төшермәгән. Киресенчә, иманда нык торып Ходайга дога белән ялварган. Аллаһу Раббыбыз безгә аларның догаларын Изге Китапта бәян итте. Иң әһәмиятле дога түбәндәгечә укыла: РАББИ ҺӘБЛИ МИНАССАЛИҺИН. Аның тәрҗемәсе “И, Раббым, Син миңа изге бала бир!”, - дип яңгырый. 
 
Шәүкәт хәзрәт сүзләренчә, Саффат сурәсенең әлеге аятен укыр алдыннан госел коенып 2 рәкәгать нәфел намазы уку - сөннәт гамәлдән санала. Әгәрдә сез намаз укый белмисез икән,  бу гыйбәдәтне өйрәнсәгез, бик яхшы булыр. 
 
Пәйгамбәрләр кебек тырышып һәм чын күңелдән догалар кылганыгызны, төннәрен намазда үткәргәнегезне күреп Ходай Тәгалә киң рәхмәтен  ирештерми калмас, иншалла. Ә якты дөньяга тагын бер сабый аваз салды исә аңа яхшы бирү һәм яманнан саклап үстерү әти-әнисенең төп бурычы. Шәүкәт хәзрәт аңлатканча, бу максаттан да укыла торган махсус догасы бар икән. Ул шулай укыла: ВИЗУКӘ БИКӘЛИМӘТИЛЛӘҺИ ТӘММА МИН ШӘРРИ МӘ ХАЛӘК. Ягъни тәрҗемә иткәндә “Әй, Раббым, газиз баламны көне буена шайтанның барлык явызлыкларыннан саклавыңны сорыйм. Бәла-казалардан да үзең сакласана” дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. әлеге доганы көндәлек укый торган булган.
 
Моннан тыш Коръәни Кәримнең Әнбия һәм Әл Гыймран сурәсен укысаң да була. Пәйгамбәребезнең бер риваятендә килгәнчә, кем дә кем баласы өчен әлеге догаларны иртән һәм кичен кылса, шул сабыйга тәүлек буена бер зарар да тимәс, иншаАллаһ. Аллаһу Раббыбыз һәрбарчабызны да игелекле балалар белән сөендерсен һәм гаиләләребезне түгәрәк итсен дигән теләктә саубуллашабыз. Әссәләмүгаләйкүм.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.07.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»