|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2015 Догалар
Сихердән дога
Бозыклык дигән сүз Исламда сихер дигәнне аңлата. Ягъни кемдер җеннәр ярдәмендә кемгәдер зарар китерә дигән сүз. Шуның нәтиҗәсендә кешеләр авыр чирләр белән интегә, якыннарын югалта, гаиләләр таркала. Сихер – хәрам кылынган һәм көферлеккә илтә торган эшләрнең берсе. Аллаһы Тәгалә Коръәннең “Бакара” сүрәсендә “Шайтаннар кяфер булдылар, чөнки сихер китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәтте”, - дип әйткән. Аңлашылганча, бозыклык динсезләр арасында таралучы нәрсә, чөнки мөэмин-мөселманнар шайтан вәсвәсәсеннән курка һәм ерак тора. Мөселман кешесенә кемдер бозыклык ясарга теләсә дә, булдыра алмас, чөнки беренчедән, мөэмин кешене Аллаһы Сөбеханәһү вә Тәгалә үзе саклый, икенчедән, сихер үзеннән-үзе түгел, бары тик Аллаһы теләге белән генә тәэсир итә. Чөнки яхшыны да, яманны да Аллаһы Тәгалә генә барлыкка китерә. Сихерчелеккә өйрәнүчеләр бер файдасы булмаган, бары тик зыяны гына булган эшкә өйрәнәләр. Моның өчен аларга Аллаһының газабы булачак. Аларның хәле бу дөньяда да, Ахирәттә дә авыр булыр. Сихерчелекне алу өчен алар үз җаннарын шайтанга сата. Ходай Тәгалә безне андый адашулардан сакласын иде.
Аллаһы Тәгалә Үзенең колларына олы рәхмәтен насыйп итеп, сихер зәхмәтеннән саклану һәм зыяны тигән вакытта дәвалану юлларын өйрәткән. Сихердән саклануның иң көчле чарасы – дога һәм Аллаһыны зекер итү (хәтерләсәгез, бу хакта узган саннарда сөйләшкән идек). Махсус догалар хакында безгә “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы ярдәмчесе Илназ Галимов сөйли.
- Бозыклык тигән кешенең хәлен җиңеләйтү өчен махсус чаралары һәм догалары бар.
Беренчедән, “Аятел-Көрси” аятен уку. Ул Коръәндәге иң бөек аять, шуңа күрә аны һәр фарыз намаздан соң һәм йокы алдыннан укырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. әйткән: “Йокларга ятканда Аятел-Көрсине укыган кеше өстендә төне буе Аллаһының әмере буенча килгән сакчы булачак, иртә җиткәнче шайтан аңа якын килә алмас. Моннан тыш даими рәвештә “Аятөл-Көрси”не укуны гадәткә керткән кешене җәннәттән үлем генә аерып торыр икән.
Икенчедән, “Ихлас”, “Фәлакъ” һәм “Нәс” сүрәләрен шулай ук һәр фарыз намаздан соң, йокы алдыннан, иртән һәм кичен 3әр мәртәбә уку киңәш ителә. Пәйгамбәребез с.г.в. тагын бер хәдисендә үзенең бер сәхабәсенә: ”Әгәр дә син иртә һәм кич 3 мәртәбә “Көлхуаллаһ”, “Фәлак” һәм “Нәс” сурәләрен укый торган булсаң, көн дәверендә шайтанның төрле начарлыгыннан азат булырсың” дип әйткән.
Өченчедән, тагын бер кыска гына догасы бар, ул шулай укыла: ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘЛЛАҺУ ВӘХДӘҺҮ ЛӘӘ ШӘРИКӘЛӘҺ. ЛӘҺУЛЬ МУЛЬКУ ВӘ ЛӘҺҮЛЬ ХӘМДЕ ВӘ ҺУВӘ ГАЛӘ КУЛЛИ ШӘЙИН КАДЫИЙР. Әлеге доганың мәгънәсе “Әй, Раббым, шайтанның барлык явызлыгыннан Сиңа сыенам, син генә бөек кодрәт иясе” дигәнне аңлата.
Димәк, шулай итеп, хөрмәтле укучылар, сихер зыяныннан котылу өчен Исламда махсус догалар бар. Шулай ук кешене яки үзеңне өшкерергә дә мөмкин. Сихерне бетерүнең иң кулай чарасы – аның чыганагын (ул булырга мөмкин мәсәлән, мендәр эченә салынган чәчләр, киселгән тырнаклар, яисә төенле җепләр, һ.б. шундый күңелсез нәрсәләр) табу. Аны табып, яндырып юкка чыгаргач, сихер үз көчен югалта. Болар барысы да - Ислам тарафыннан рөхсәт ителгән сихердән саклану чаралары. Ә менә сихерне бетерүне сорап сихерне эшләгән сихерчегә яки башка бер сихерчегә, шулай ук күрәзәчеләргә дә бару тыела. Сихергә каршы сихер кулланырга да ярамый. Украинская компания Murka лидер в разработке мобильных игор. Бу хакта Пәйгамбәребездән сорагач, ул: “Бу – шайтан гамәле” дигән. Бары тик Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорарга кирәк.
Дин белгечләренә дога кабул булган вакытларның 70 тән артык төре билгеле. Шуларның берсе изге гамәл кылганнан соң. Аллаһу Раббыбыз динебезне яманлыклардан сакласын, һәммәбезгә дә тыныч һәм имин тормыш насыйп әйләсен дигән теләктә тагын бер атнага саубуллашабыз. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.
--- |
Иң күп укылган
|