|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.07.2015 Фаҗига
Казанда нәни кызчык, әтисе өстәлгә бәргәч, үлгән20 майда хастаханәгә башына зыян килгән 2015 елда туган нәни бәбине китергәннәр. Ике көн узгач, бала вафат булган. Полиция хезмәткәрләре тиз арада тикшерү эшләрен башкарып, бала үлеменә бәйле кешеләрдән сорау алган. Нәтиҗәдә баланың әтисен, 23 яшьлек ир-атны, кулга алганнар. Тикшерү органнары фикеренчә, баласы, хатыны белән кунакта булган ир, исерек килеш, хатыны белән сүзгә килгән. Бала күтәреп торган хатынга урындык белән кизәнгән. Шуннан соң, баланы анасыннан тартып алып, башы белән өстәлгә бәргән. Бала кисәк елаудан туктагач, "Ашыгыч ярдәм" чакырганнар.
Тикшерү комитеты бу кешегә карата җинаять эше ачкан.
--- |
Иң күп укылган
|