поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.05.2009 Мәдәният

"ТАТАР МОҢЫ". НИНДИ МОҢ УЛ? (2 язма)

"САЛАВАТЧА ҖЫРЛАУ" КОНКУРСЫМЫ?

 

Апрель башында шаулаган "Татар моңы" конкурсы концертларын ТНВ каналы да күрсәтте. Исеме үк әйтеп тора: оештыручылар зурдан дәгъвалыйлар. Бу инде Илһам Шакиров булуына да карамастан, тыныч кына сүнгән конкурс түгел.

 

"Барс-Медиа" компаниясенең иске брендны үзләштереп, үз товарын мактап сатар өчен оештырган "Татар җыры" да түгел һәм хәтта Рәшит Ваһапов фестивале дә түгел, ә һәммәсенең дә баш түбәсенә басып, татар кешесенең күңел мөнбәренә менеп кунакларга ниятен сиздергән "Татар моңы"! Үз асылын югалтмаган татарлар өчен моң – изге төшенчә. Шуны үзләренә тамга итеп алырга җөрьәтләү – кыюлыкмы, әллә әрсезлекме икән? Йомгаклауга килеп җиткәнче, ТНВ телевидениесе (безнең ТVгә татарча атама ябышмады инде, шуңа күрә "Татарстан – Яңа гасыр" дип, ТЯГ дип атау урынсыз) каналы аша яңа конкурска бәйле тапшыруларны караштырып, аннары 3-4 апрельдә ике көн рәттән концертларын опера һәм балет театрында карап, конкурс аһәңнәрен туйганчы колакка-күңелгә сеңдергәннән соң, алдагы сорауга җавап табып буладыр. "Иң-иң" булырга ниятләнгәннәре сизелде дигәннән, бер мәзәк искә төште әле. Бер сәүдәгәр кибет ачкан да, ишеге өстенә: "Шушы шәһәрдәге иң яхшы кибет",– дип язып куйган. Икенчесе, шул ук урамда кибет ачып: "Илдәге иң яхшы кибет",– дип яздырткан. Ә өченчесе теге икәүдән дә ушлырак булып чыккан: "Шушы урамдагы иң яхшы кибет",– дигән язу элеп куйган да көндәшләрен сыртка салган ди. "Татар моңы" конкурсы концертын ачып, аның жюри рәисе Салават Фәтхетдинов конкурсларның төрлесе булсын – Илһамныкы да, Хәйдәр Бигичевнеке дә, Флераныкы да (Сөләйманова) кебегрәк сүз әйтте, киң күңеллелеген күрсәтте. Хәзер сурәтләргә күчеп, озы-ы-ын җөмлә язам. Тик әйтеп кенә бетермәде, ахры: менә безне уздырып карагыз әле, янәсе. Ике көннең дә концертларын искитмәле купшылап, әкәмәтнең дә теге ягындагы декорацияләр белән бизәп, катнашучыларга кырыкмаса-кырык төрле киемнәр киендереп, сәхнәгә идән астыннан гына "чиркәү хоры" күтәртеп (Миләүшә Тиминдарова хоры нәкъ чиркәү хорлары рухында җырлый), һәр җырчы тирәсендә зур бер бию ансамблен йә тулысынча, йә өлешчәләп биетеп йөртеп, башлам өлешендә – прологта фонограммага алдан яздырткан әллә нинди дәһшәтле музыка белән өнне алып (моңны гына түгел, котны да ботка төшергеч!), утлар уйнатып, күзгә төтеннәр җибәреп, өстәвенә, бөтен концерт дәвамында сәхнәдәге экранда да, арткы пәрдә мәйданында да проектлардан чүп-чар кәртинкәләр әйләндереп, ниһаять, моңга катнашы бик-бик аздан булган, татарча әле яңа гына авызлана башлаган Алсу Сафинаны тулы бер блок чыгыш ясатып, әлбәттә инде: "Күрдегезме, без ничегрәк булдыра алабыз!" – дип әйттеләр түгелме өр-яңа "моң"чылар?!

 

Шаккатырулар моның белән генә бетмәде әле.

 

Саннарын да, географиясен дә мулдан игълан иттеләр: сайлап алу турында 2 меңгә якын яшь җырчы тыңланган, шуларның 109ы икенче турга узган (ике мең өчен финалга узганнар азрак түгелме, һич югы, ике мең дигәндә бер нульне ялгышыбрак өстәмәдегезме, диясем килеп китте). Теге 109дан 47 җырчыны өченче турга уздырганнар. ТНВдан күреп калган идек шул бер оператор белән бер-ике Казан вәкиленең (журналист йә җырчы) Киевта, Себердә, Түбән Новгородта җырчылар сайлап утырганын. Эзләнүләрнең күбесе, билгеле инде, Татарстанга туры киләдер. Моны Казанга килеп җитә алган яшьләрнең географиясе күрсәтеп тора: Лениногорск, Сарман, Чаллы, Буа, Әтнә, Балтач, Саба… Соңгы өч районнан бар булган җырчыларын кырып-себереп җибәргәннәр, ахры, – әтнәлеләр, балтачлылар, сабалылар сыйфаттан да бигрәк сан белән алдыралар.

 

Ым-шымнар ишетелеп торды: күп өлкәләргә Казаннан жюри әгъзалары барып җитмәгән. Күбрәк Татар конгрессының төбәкләрдәге вәкилләре эшләгән анда. Бөтендөнья татар конгрессының оештыручылар исемлегендә игълан ителүе, асылда, бу оешма вәкилләрен эш атлары сыйфатында файдаланудан гына, ахрысы. (Конкурсның концепциясенә аларны катнаштырып мәшәкатьләнмәделәр кебек). Исемлектә кемнәр генә булмасын – конгресс та, Мәдәният министрлыгы да, Президент каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды да, ТНВ да – алар һәммәсе бер кешегә – Салаватка хезмәт иттеләр түгелме, дигән тәэсир калды. Ник дигәндә, иң беренче башлап лауреатлар исемлегенә күз салыйк. Географиясе киң-фәлән дип күз буяп маташмасагыз да була, "моң"чылар: җиңүче урыннарын яулаган 18 җырчының (бер йә ике санга ялгышсам гафу: журналистларга мәгълүмат, программка, буклет-мазар таратып интекмәделәр, үзләренә үпкәләсеннәр) ничәсе чын-чынлап Казанга читтән килгән яшьләр иде соң? Әхмәтҗан Торсынтай – Кытай, Веларик Садыйков – Екатеринбургтанмы? Алар күптән Казанда укып ятучы студентлар ич! Дөрес, беренче премия лауреатлары Рөстәм, Руслан Мәмәтовлар бар икән. Әле тагын Уфа егете Фидан Бикмурзин. Кыскасы, 18 дән икәү, нибары икәү. Ә менә Әтнә егетләре Зөлфәт Фәхретдинов, Руслан Галимуллин, Айзат Җәлилев (өчәүләшеп уптым илаһи – икенче урын лауреатлары), балтачлы дип тәкъдим ителгән Резеда Әхмәтшина (өченче урын), Чаллы кызы Ландыш Хуҗиәхмәтова (беренче премия), Түбән Кама егете Марат Фәйрушин (һаман шул "иске" Марат, беренче лауреат), бая әйткән кәтринбурлы Веларик Садыйков (икенче) һәм хәтта кытайлы Әхмәтҗан Торсынтай да (өченче) – һәммәсе Казанда, Салават Зәкиечтә укып ятучылар икән ләбаса! Менә сиңа география… Унсигез җиңүчедән – яртысы профессор-җырчының шәкертләре. "Татар моңы" – жюри рәисе Салават Фәтхетдинов укучыларын лауреат ясар өчен генә оештырылганмы әллә, дигән көфер уй килә башыбызга. Талантлылар читтән азрак килгәнгә шулай ул, чын талантның оясы – Казан инде, дияргәме моңа? Алай дисәң, өченче урынга гына тиенгән Вера Васильева (ул, чынлап та, Чаллыда яши диделәр) белән беренчелек алган Ландыш Хуҗиәхмәтованы йә булмаса Фәридә Сөнгатованы (икенче) чагыштырып та булмый! Вера "Мин сине табармын" дигән таныш, классик җырны чын профессионалларча һәм гаҗәп дәрәҗәдә җылы, чиста итеп башкарды. Сопрано тавышлылар күп ул, ә менә колагыңны үткен аваз "пычагы" белән ярмыйча, йөрәк белән, димәк, моң белән җырлаучылар бик аз.

 

Васильева исә, вокал күрсәтү белән мавыкмыйча, көйнең һәм сүзләрнең мәгънәсен йөрәккә үткәзеп җырлый! Ярый әле, дипломантлар исемлегенә үк төшермәделәр үзен, югыйсә жюри әгъзаларының оятларына көч килер иде, билләһи. Уфа егете Фидан Бикмурзинның өченче урын алуы исә, киресенчә, артыграк булды кебек. Ул "Китмә, сандугач"ны әллә ни искитәрлек югарылыкта җырлады димәс идем. Тавышы ачы, көчәнүле, тыңларга рәхәт түгел. Әллә исеме ошадымы икән жюрига?! Гадәттә, Башкортстан җырчылары конкурсларга көтүләре белән килеп, арадан бер-икесе булса да залны егардай итеп җырлап күрсәтә торган иде. Ник дигәндә, Башкортстан – татар дөньясының табигый дәвамы ул, үз җиребез, үз моңыбыз дәвамы: һәм, шөкер, анда әлегә тел, моң исән. Бу юлы нибары өч кенә юньле чыгыш күренеп калды, ә икесе – Фидан һәм "Серле йолдызлар" вокаль ансамбле лауреат булды. "Татар моңы"ның оештыру комитетына, Башкортстанга десант төшереп, иң зур зональ сайлауны шунда үткәрәсе иде югыйсә. "Безне анда кертмиләр", – дигән сылтау табу бик җиңел ул. Илһам Шакиров рәислегендә узган конкурсларга, әнә, күршедән, татарлар гына түгел, башкортлар да килеп катнашып, беренче-икенче урыннарны алып китәләр иде. Әллә Салават нәкъ шул "уру"дан куркып, үз ватаныннан моңлы яшьләр эзләүдән тыелдымы? Аңламассың...

 

Аның каравы Балтач егете Ирек Фатыйховны бик нык зурладылар (әллә ул да Салават шәкертеме икән): икенче урын да аңа, тамашачы мәхәббәте бүләге дә, ТНВдан кырык тапкыр чыгыш ясау хокукы да. Моңсыз егет түгел үзе болай, нәкъ Салават абыйсы кебек җырлый, шуып кына бара. Гомумән, конкурсант егетләрнең барысы да диярлек профессордан өзелеп төшкән диярсең!

 

Ә менә Алинә Прокофьеваның беренче урын алуы һәркем күңеленә хуш килгәндер. Унберенче сыйныфта укып йөрүче Сарман кызына Ходай Тәгалә тавышны, сулышны да, моңны да биргән! Башкару өчен шактый катлаулы, киң сулыш һәм диапазон таләп иткән "Болын"ны ул, болында койрык "санчып" чапкан колын кебек, кинәнеп башкарды. Казанга укырга килсә, үз өлешенә тиячәк педагогның Алинә исеменә ябышып макталасылары алда әле!

 

Фәрит Фәйзрахманов, Чулпан Әхмәтҗанова, Гөлназ Закирова, Игорь Дмитриев – болары үзләренә тигән өченче һәм икенче урыннарга яхшы ук лаек күренде. Кайберләренең "Созвездие – Йолдызлык" фестивалендә дә җырлап, җиңүчеләр исемлегенә кергәнен телевизордан күргәнгә, бераз аптыраш кына бар. Менә ич "Ватаным Татарстан" газетасында "моң"чылар үзләре куйган таләп акка кара белән: "Татар җыры", Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальләрдә җиңүчеләр исә бу конкурста катнашу хокукыннан мәхрүм", – диелгән. Һай, гафу: "Йолдызлык" бу исемлектә юк икән. Алай дисәң, аның кай җире "ярамаган"? Нигә тегеләрендә катнашып җиңсәң, монысына керә алмыйсың да, нигә соңгысына гына күз йомганнар? Ә-ә, Президент канаты астындагы "Йолдызлык" бит ул, шүрләгәннәрдер, бәлки... Кыскасы, бер җырдагыча, сукмаклар чуалган, адреслар югалган.

 

Һаман җырчы конкурсантлар тирәсендә чуалам. "Татар моңы" ялгыз башкаручыларны гына түгел, вокаль һәм инструменталь ансамбльләрне дә барларга алынган иде бит әле. Уен коралларында уйнаучылар, нигездә, баянчылар, гармунчылар да катнашты һәм җиңде анда. Казахстаннан кадәр килеп, баянда "сипкән" Руслан Тураев, Мәскәүдән Илдар Сәлахов, Уфадан Илфат Шәехов, Әлмәттән Наил Сәгъдиев, җыр белән баянны кушып берләштергән номер – ике пар игезәкләр – Фазлыйәхмәтовлар һәм Шакировлар чыгышлары җанга дәрт өстәде, билгеле. Ансамбльләр дә матур күренде: "Сорнай", "Яз", "Мирас", "Серле йолдызлар", "Лаккитон" (Бурятиядән үк!) – конкурсның матур бизәкләре, билгеле. Ә менә "Уголек" дигәне күптәнге танышлар – Рәшит Ваһапов фестиваленең табышы. Украинаның Луганск шәһәреннән килеп, татарча җырлап, һушны алган украин, урыс егетләре ич болар, "Лугари". Араларында бер генә татар бар. Нишләп әле кинәт кенә "Уголек" булганнар да, бу юлы нишләп Киевтан килгәннәр икән? Бу урында, сак булыгыз – хәрәмләшү, диясе генә кала. Бая әйткән принцип тагын бозылды дигән сүз.

 

Фонограмма мәсьәләсе. Йомгаклау концертында, беренче көндә халык алдына чыгып, жюри рәисе Салават үзе, без фонограммага каршы көрәш ачабыз, диде. Һәм ике көнне дә концертларында әллә ничә урында фонограмма кулландылар. Әйтик, башлам өлешенең – прологның тоташ фонограмма фонында үткәнен "колаклы" тамашачы аңлагандыр. Американ булып беткән Эдуардыбызның саксофоны да, һичбер микрофонсыз, колак төбендәгедәй ишетелде. Ярый инде, конкурсантлар оркестрга йә баянга кушылып, тере тавышлары белән җырладылар. Беренче көн концертын тәмамлап, Салават үзе (!) янә фонограммага җыр "сылады" (һич югы, "минус"ка кушылыптыр дип юансак кына инде). Өстәвенә җыры да конкурс исеменә әллә ни катнашсыз – попса рухында иде. Алып баручы: "Ә чын җырлар иске, күптәнге..." – дип сөйләп тора, Салават абыебыз үз шарманкасын әйләндерә тора! Аның каравы, икенче көнне, ис-акылыбызны алып, Зәкиевич... теге чиркәү хорына "солировать" итте, "Озата барма"ны җырлап. Менә болай да булдыра ала абзагыз, дигән сүзе иде, ахры.

 

Ләкин гафу ит, Салават, үзем кырыкмаса-кырык хорга башлап җырлаган кеше буларак, кәефеңне төшерәм инде: ул хор кайда да, син кайда! Икегез ике опера, кем әйтмешли. Чикмән салып смокинг киюдән генә аксөяккә әйләнсәң икән ул.

 

Һаман Салават та Салават, жюрига да бәя биреп китәргәдер бәлки? Әнә ничә бит алар – Резедә Галимова, Вил Усманов, Рәсим Низамов, Миңгол Галиев, Рамил Курамшин, Римма Ибраһимова, Шәмсия Җиһангирова, Миләүшә Айтуганова, Зөфәр Хәйретдинов (үзен, зурлап, композитор диделәр хәтта) һәм, ниһаять, чып-чын композитор Резедә Әхиярова. Бер дистә белгеч. Шушы дистәгә бер Салават сүзе җиткәндер, ахры, югыйсә, моң сүзен алга чыгарып та, шушы кадәр буталчык чуар, "шаккатыризм" тулы шоу-тамаша ясамаган булырлар иде. Болайрак сиземлим: әгәр дә әлеге конкурс озын гомерле булып, шушы рухта дәвам итсә, ул Салаватча җырлаучылар конкурсына әйләнеп бетәчәк! Ә безгә мондыйларның берсе дә җитеп ашкан.

 

Моң ни соң ул, нинди ул, дип күпме баш ватма, һәрхәлдә, бу конкурстагы төсле түгел ул, җәмәгать! Моң – тышкы бизәүләргә, чүп-чар элүләргә, ут-төтеннәр җибәрүгә мохтаҗ түгел, минемчә. Моң – сәхнәдә, алгы планда оркестр йә бүтәннән алда, япа-ялгыз басып торган җырчының сабыр, уйчан авазында, җырчының күзендә, гәүдәсендә, рухында. Моңнан балаган ясыйсы түгел, ул үзенә үзе бик җитә! Аерым башкаручыларның табигый талантын таныган хәлдә дә, "Татар моңы" конкурсының иң зур хатасы нәкъ шунда – моң дигән идеяне мишура (татарчасын тиз генә таба алмыйм) чүбенә батыруда. Ярый әле, бу яңа конкурс янәшәсендә Рәшит Ваһапов фестивале, Сәйдәшев, Бигичев исемендәге җыр ярышлары бар. Әлегә. Аларны а-ля Салават конкурсы басып китә күрмәсен берүк. Ул чагында моңлануларга урын калмаячак. Ә Алинә Прокофьева, Вера Васильева һәм, татар түгел килеш, татардан да моңлырак гармунчы вә җырчы Милош Ловческий кебекләр бу конкурска чит-ят буласы көннәргә калмыйк дим...

 

Флюра НИЗАМОВА

 

* * *

 

ВИЛ УСМАНОВ: ТУЙ ҮПКӘСЕЗ БУЛМЫЙ

 

"Татар моңы" Халыкара конкурсына бәйле "Салаватча җырлау" конкурсымы?" дип исемләнгән язма газетада басарга әзерләнгәч, конкурсның башкарма директоры, җырчы Вил УСМАНОВ белән элемтәгә кердек һәм язмада күтәрелгән кайбер мәсьәләләргә ачыклык өстәвен сорадык. Әлбәттә, бу бәхәскә нокта куелу дигән сүз түгел. Конкурска әзерлек, аның барышы "Татарстан – Яңа гасыр" телевидениесе аша даими күрсәтелеп барылды, май бәйрәме көннәрендә концертларны тулысынча карау мөмкинлеге дә тудырылды. Шулай итеп, конкурс, аның гала-концерты киң җәмәгатьчелеккә тулы итеп җиткерелде, матбугат чараларында да шактый киң яктыртылды. Димәк, фикер әйтү өчен мөмкинлек бар дигән сүз. Редакция "Татар моңы" конкурсына мөнәсәбәтле хат-хәбәрләр, язмалар көтә.

 

Вил Усманов:

 

– Бәйгене башлап җибәргәндә без үз алдыбызга берничә сорау куйган идек. Татар моңына ия булган талантларны таба алырбызмы, дигән шик Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиева күңелендә дә булгандыр. Гала-концерттан соң һәм бәйгенең барышыннан чыгып, шәхсән үзем бәйгегә куелган бурычлар үтәлде дип әйтә алам.

 

– Моңны үтемлерәк итү өчен төрле чаралар кулланырга кирәкме? Әллә төрледән-төрле бизәлеш аны чуарлый гынамы?

 

– Моң дигәч, күпләр баян белән чыгып сузып-сузып җырларлар яисә акапелла башкарырлар дип күз алдына китергәндер. Элегрәк шундый "Татар җыры" конкурсы (хәзергесе белән бутамагыз) бар иде бит. Әмма хәзерге тамашачы зәвыклы чыгышларны карарга гадәтләнгән. Сәхнә бизәлеше дә йөзгә кызыллык китермәскә тиеш. Ә чакырылган кунаклар – Алсу Сафина, танылган гитарист Әнвәр Измайлов, саксофончы Эдуард Әхмәтшин чараның масштаблыгын арттырды. Татар моңына битараф түгелләр икән, нишләп әле алардан йөз чөерергә? Казан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге хор гала-концертны баетты гына. Шушы хор прологта "тере" тавышка җырлады. "Минус" дигән фонограмма кулланылды ансы. "Минус", димәк, әзер музыка дигән сүз, җырчылар барысы да "тере" тавышка җырлады.

 

– Миләүшә Тәминдарова хорын чиркәү хоры дип атаучылар булды. Моның белән килешәсезме?

 

– Һич кенә дә килешмим. Ул халык көйләрен дә, татар композиторлары әсәрләрен дә, Европа күләмендә танылган әсәрләрне дә җиренә җиткереп башкара торган хор. Кирәк булса, мөгаен, чиркәүдә дә дини әсәрләрне башкара алыр иде. Аларның киемнәренә карап чиркәү хоры дигән тәэсир калган икән, әйе, алар җитди киенәләр. Ярым шәрә артистларны күреп туймадыгызмыни әле, җәмәгать?

 

– Алсу Сафинаның "Татар моңы"на ни катнашы бар?

 

– Алсу Сафина турында төрле сүзләр сөйлиләр. Әмма ни генә булмасын, ул дөньякүләм танылган җырчы. Җырчы безнең күз алдында асылына кайта, тамырларында аккан татар канына буйсына. Алай гына да түгел, бөтен дөньяга үзенең татар икәнен кычкырып әйтә. Әгәр аны башына суккан кебек туктатабыз икән, моннан кем генә ота? Ә бит әйләнә-тирәдә башка күренешләр дә бар. Абруй казанган үз татарларыбызның күбесе милләтеннән ояла, телен яшерә. Шул хакта чаң сугарга иде безгә. Аннан соң ул концертка кунак буларак килде, "Татар моңы" бәйгесендә катнашмады. Бусын да дөрес аңларга кирәк.

 

– 2 меңгә якын катнашучының икенче турга 109ы гына чыккан. Шулкадәр "иләү" нәрсәгә бәйле?

 

– Әгәр дә безнең бәйге эстрада бәйгесе булса, катнашучылар 2 мең генә түгел, бәлки 4 мең дә, 5 мең дә була алыр иде. Кайбер төбәкләрдә җиңелрәк, дәртлерәк халык җырларын башкаручылар булды. Әлбәттә, алар төшеп калды. Бәйге барышында озын көйләрне җырлый алучы яшьләрнең бик аз икәнлеге дә күренде. Бәйгене игълан иткәч, татарлар яшәгән бөтен төбәкләргә таләпләребез язылган игъланнарны җибәрдек. Күп төбәкләрдән башкаручыларның язмаларын юлладылар. Жюри әгъзалары барган һәр төбәктә талантларны тыңлады да, өй эше буларак, тыңланмый калган кешеләрнең аудиоязмаларын да алып кайтты.

 

– Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының төбәкләрдәге вәкилләренең "Татар моңы"на катнашы булдымы?

 

– Алар ярдәм итмәсә, бәйгене оештыру бик читен булыр иде. Йошкар-Оладагы сайлап алу турларын оештыруда ярдәм иткәне очен Татар конгрессының төбәктәге вәкилләренә хәтта рәхмәт хаты да юлладык. Екатеринбургта, Ташкентта да турлар югары дәрәҗәдә узды. Бу – Мәдәният министрлыгы белән конгрессның бер-берсен аңлап эшләве нәтиҗәсе.

 

– Конгресс вәкилләренең жюри әгъзаларыннан башка гына сайлап алу турын үткәргәне булдымы?

 

– Андый очрак булды. "Татар моңы"н оештырып җибәргәндә кризис ул кадәр үк куркытмый иде. Үтәр, дип уйладык. Күргәнегезчә, ул дәвам итә. Сер түгел: төрле финанс кыенлыклары кичердек. Әйтик, Ташкентка бары тик оператор белән корреспондент кына җибәрелде. Алар конкурсны башыннан ахырына кадәр төшерделәр. Видео, аудио язмаларны алып кайттылар. Жюри әгъзалары әлеге материалны тыңлап, сайлап алганнан соң гына, Ташкенттагы конкурсантларга чакыру кәгазьләре җибәрде. Язмалар белән эшләп без һич кенә дә оттырмадык. Бер җырчы кыз Казандагы турларны да уңышлы узып, чит төбәктән килгән лауреатлар арасында өченче премиягә лаек булды.

 

– Конгресс, Мәдәният министрлыгы, Президент каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды, "Яңа гасыр" телеканалы Салаватка хезмәт итәме?

 

– Телевидение үз эшен җиренә җиткереп эшләде, Мәдәният министрлыгы финанслауның күп өлешен үз өстенә алды. Конгресс татарның моңлы балаларын эзләүдә турыдан-туры катнашты. Мәдәнияткә ярдәм күрсәтү фонды да үзенә йөкләнелгән вазыйфаны башкарды. Салават үз эшен эшләде, жюри рәисе буларак комиссиянең эшен оештырды. Һәркем үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп эшләгәнгә күрә, "Татар моңы" дигән бәйге нәтиҗәсен бирде дә.

 

– Әхмәтҗан Торсынтай, Веларик Садыйков бәйгедә хаклы рәвештә җиңдеме? Аларның исеме "Татар моңы" географиясен киңәйтү өчен генә файдаланылмадымы?

 

– Катнашучылар турында телевидениедә дә, газета-журналларда да мәгълүмат бирелде. Без кайсысының кайдан икәнлеген, бүген кайда яшәүләрен берсеннән дә яшермәдек. Веларик Садыйков Екатеринбург өлкәсендә туып үскән, Казанда белем ала. Миңа калса, аның шунда туып үскән кеше буларак, Екатеринбургтан дип чыгыш ясарга хакы бар. Әхмәтҗанның да Кытайдан кадәр килеп татарча җырлый алуы – мактауга лаек күренеш. Казан вузларында чит ил студентлары бик күп. Әмма барысына да моң да, сәләт тә бирелмәгән.

 

– Марат Фәйрушин, Веларик Садыйков, Әхмәтҗан Торсынтай Салават шәкертләреме?

 

– Салават вокал дәресләре алып бармый. Ул эстрада кафедрасы мөдире. Марат Фәйрушин Илсур Сафиннан вокал дәресләре ала. Веларикның да вокал буенча укытучысы Салават түгел. Әхмәтҗан Торсынтай КДУ студенты, техник белем ала.

 

– Димәк, 18 җиңүченең яртысы Салават шәкерте дигән сүз дөреслеккә туры килми.

 

– Күргәнегезчә, алай дип әйтеп булмый. Салават укучысы булгач, ул аны җырларга өйрәтергә тиеш. Әлегә андый шәкертнең булганы юк.

 

– Туй үпкәсез булмаган кебек, бәйгедән соң да төрле сүзләр ишәя. Әйтик, кемдер беренче урынны лаеклы алмаган, кемдер өченче урын белән килешми, югарырак урынга дәгъва кыла.

 

– Жюри әгъзалары кемнәр икәнлеге мәгълүм. Иң яшьләре – Резедә Галимова, Рәсим Низамов. Калганнары профессорлар, югары дәрәҗәдәге җырчылар. Әйтик, Мингол абый Галиев – олпат шәхес, ничәмә-ничә җырчы әзерләгән, Римма Ибраһимова... Һәммәсе дә татар халкына хезмәт иткән кешеләр. Урыннар жюри әгъзаларының тавыш бирүе белән билгеләнде. Урыннарны билгеләгәндә аңлашылмаучанлык та килеп чыкмады. Барысы да бертавыштан хәл ителде. Вера Васильевага өченче урын әз, ул Ландыш Хуҗиәхмәтовадан остарак җырлый, дигән фикергә килгәндә, аларның чыгышы икесе ике номинациядә бәяләнде. Ландыш 18 яшькә кадәргеләр белән көч сынашса, Вера 30 яшькә кадәргеләр белән чыгыш ясады.

 

– Ирек Фатыйхов Салават кебек җырлый дигән фикер белән килешәсезме?

 

– Ирекнең тавыш тембры Салаватныкына охшамаган. Аннан соң ул бит әле 11 сыйныф баласы гына. Аларның берсе дә әзер җырчы түгел. Аларны әле өйрәтергә дә өйрәтергә. Үзешчән сәнгатьне күз алдына китерсәк, алар җырчы башкарган җырга алына икән, нәкъ әлеге җырчы манерында җырларга өйрәнәләр. Андый хәлләр булгалый. Бәйге барышында да мондый хәл күзәтелде. Әгәр без Салават тарафыннан башкарылган җыр сорыйбыз икән, алар аны Салаватча җырлыйлар, Рәсимнекен сорасак, Рәсимчә. Халык җырын җырла дип сорыйбыз, үзенең тембры белән матур гына башкарып чыгалар. Шуңа күрә Ирек яхшы гына укытучыга эләгеп белем алса, киләчәге өметле күренә.

 

– "Татар моңы"нда башка бәйгедә катнашучылар көчләрен сыный аламы?

 

– Башка бәйгеләрнең лауреатлары гына катнаша алмый. Болар – Ваһапов исемендәге фестиваль һәм "Татар җыры" лауреатлары.

 

– Димәк, "Йолдызлык"та җиңүчеләр катнаша ала?

 

– Әйе. Ләкин быел андый катнашучылар булмады.

 

– "Лугари" – Ваһапов фестивалендә чыгыш ясаган "Уголек" ансамбле бит ул, исеме генә алмаштырылган, дигән сүз дөреслеккә туры киләме?

 

– Ансамбльнең җитәкчесеннән ул хакта сорадым. Ул мәгълүматны инкяр итте, ансамбль составы исемлеген җибәрергә әзер икәнлеген белдерде. Ул шулай сүз биргәч, без аларны чакырдык.

 

– Бәйгедә ни өчен башкортлар катнашмады?

 

– Без бәйге турында игъланны Башкортстандагы һәрбер театрга, сәнгать оешмаларына, татар үзәкләренә җибәрдек. Быел катнашмаганнар икән, киләсе бәйгедә үзләрен сынап карарлар.

 

– Концертта фонограмма кулланылдымы? Пролог – тоташ фонограмма, Эдуард Әхмәтшинның саксофонда чыгышы фонограмма, Салават фонограммага җырлады дигән сүз дөресме?

 

– Конкурсантлар барысы да тере тавышка җырлады. Аларның күбесе оркестрга, берничәсе баянга кушылып җырлады. Берничәсе "минус" фонограммасын кулланды. Безнең максатыбыз да тере тавышка халкыбыз җәүһәрләрен җырлый алырдай яшьләрне табу иде бит. Эдуард Әхмәтшин чыннан да "минусовка" кулланды. Ә инструментка радиомикрофон беркетелгән иде. Шуңа күрә аны һәр кеше колак төбендә уйнаган кебек ишетте. Минем бу өлкәне аңламаган кешеләр алдында акланасым килми. Шунысын гына әйтәм: ул – дөнья күләмендә танылган музыкант. Ничәмә мең чакрымнар кайтып, язылган язма астында уйнаган сыман кыланып үзен мыскыл итмәс, дәрәҗәсен төшермәс иде, дип уйлыйм мин. Салават исә шулай ук "минус" фонограммасын кулланды, тере тавышка җырлады.

 

– Шулай итеп, "Татар моңы" бәйгесе чуарлауга мохтаҗмы?

 

– Ә мин бернинди дә чуарлау күрмим монда. Анда "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры уйнады, җырчылар аңа кушылып җырлады. Баянга кушылып җырлаучылар да булды. Җырлар да моңлы, җырчыларыбыз да, шөкер, тыйнак иде. Һәрберсе махсус милли киемнәр тектерде. Татар моңы дигәч, ул бит әле баянга кушылып кына җырлау түгел. Скрипка, башка уен кораллары Тукай чорыннан ук килә ләбаса. Бернәрсә дә шаккатырырга дигән максат белән эшләнмәде. Болар барысы да татар җыр сәнгатен тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә омтылыш иде.

 

Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА

 


Флюра НИЗАМОВА, Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.05.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»