поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.06.2015 Авыл

Җир җиләге саткан акчага машина, фатир алабыз

Безнең якта кеше җәйге ялын җиләк вакытына туры китереп алырга тырыша. Барысында да бер генә уй: җиләк сатып, акча эшләү. Хәтта шуның белән генә көн күрүчеләр дә бар. Кемдер бу акчага мунча төзетә, кайберәүләр машина яңарта, кемдер малаена фатирга кадәр алып бирә. Аз йокларга, ялкауланмаска гына кирәк.

“Аягың тыпырдамаса, авызың шапылдамый”

Сүзем Мамадыш халкы турында. Аларның Казан белән Чаллыны тоташтырган олы юл буена тезелеп басып, җиләк сата башлаганнарына әллә кайчан инде. Башта халык каен җиләге сатты. Майонездан бушаган бер чиләге 500 сум тора икән. “Быел каен җиләге алай күп түгел. Әмма урыннарын белеп барсаң, кеше кергәнче өлгерсәң, җыярга була. Тик черкидән котыла торган түгел. Умартачы битлеге киеп җыйдык, – дип сөйләде Раушания Сафина. – Урманга керә-ке­решкә җиләк безнең күзгә акча булып күренә инде хәзер. Табыш ала торган чорыбыз бит. Җәйне көтеп алабыз. Әле улым санап чыгарган: майонез чиләгенә (1 литрлысы турында сүз бара) 1300 җиләк керә икән. Гаиләләре белән җиләк җыючылар да бар. Ирләре хатыннарын да уздырып җыя әле”.

“Иртә яздан урманга чыгып китәм. Нәселебез шундый. Аның каравы, кайда нәрсә үскәнен белеп торам. Гаиләмне һәрчак кеше кулы тимәгән җиләклеккә илтәм. Көненә 5әр литрлы 20шәр чиләк җир җиләге сатабыз. Берсен 500-650 сумга алалар”, – ди Түбән Яке авылыннан Нуретдин Ши­һапов.

Күрше уразбахтылылар, кир­мән­леләр дә күптән “бизнес”та. “Бала белән өйдә утырам. Берсенә – 3, икенчесенә 1 яшь тә юк әле. Җиләк җене кагылгач, тик утырып булмый икән ул. 20 мең сумлык каен җиләге саттык. Җир җиләге бик өлгермәгән әле. Анысын да җыярга исәпләп торам. Балаларны әби карый, ә әти машина белән йөртә”, – ди Мамадыштан кайтып җиләк сатучы Айгөл Юнысова.

Җиләк вакытында урамда уйнап йөрүче, эшсезлектән инте­гүче бала-чага да күренми авылда. Аларны да бизнеска җәлеп ит­кәннәр. Бала-чага да сәүдәгәр әти-әниләреннән бер дә калышмый. 5 яшьлек Данил Әхмәт­вәлиев тә, әнисенә ияреп, көненә ике тапкыр җиләккә барган. Шулай итеп, ул да 200 сум акча эшләп алган. “Компьютер, телефонда утырганчы, ба­лаларның акча эшләгәне мең мәртәбә артык. Балалар кечке­нәдән ак­чаның кадерен белеп үсә. Аның бушка килмәгәнен, хезмәт белән табылганын белә. Ул безнең балаларның канына сеңгән инде”, – ди Сәвия Сабир­җанова.

“Гомердә дә җиләк сатып алмас идем”

Казанда базарлар гына түгел, хәтта зур сәүдә үзәкләре ти­рәсендә дә җиләк-җимеш сатучылар көн­нән-көн арта. Алар башкала янә­шәсендәге бистә­ләрдән, тирә-як­тагы районнардан килә.

– Авылыбыз бик кечкенә – нибары 28 хуҗалык бар. Кибетебез дә юк. Кешегә ияреп, шәһәргә китеп булмый бит инде. Әле калага бер көнгә генә килгәндә дә  авылга кайтасы килә. Бездәге матурлык, ул күл буйлары! Җи­ләк­нең иң тәмлесе дә бездә үсә, – дип сөйли Балык Бистәсе райо­нының Хутор авылыннан килгән 75 яшьлек Шәм­сегаләм Зәй­нуллина. – Башта каен җиләге саттым. Хәзер җир җи­ләгенә тотындык. Авылда җи­ләк җыеп сатучы дүрт кеше инде без. Җир җиләгенең килограммын 400-500 сумнан бирәбез. Биш литрлы чиләктән 900 сум акча чыга. Җиләк сораучы бик күп. Аптырыйм шушы шәһәр халкына! Мин үзем гомердә дә литрын 500 сумга җиләк сатып алмас идем. Кайнатма ясыйм дисәң, әле бит аңа шикәр комы да алырга кирәк. Ялкаулыкмы икән ул, әллә инде кешенең баюы җиттеме?

Бу апайлар үзләренә кышка җитәрлек каен җиләге кайнатмасы, хәтта компотлар да ябып куйган инде. Балык Бистәсе урманнарында черки генә түгел, еланнар да күп икән. “Ашыйсың килсә, йөрисең инде. Балаларыбызны укытасы бар. Быел улым беренче курсны тәмамлады. Колхоз базарына әллә кайчаннан бирле йө­рибез. Үз клиентларыбыз бар. Кышын сөт, эремчек сатсак, җәен җиләк, мәтрүшкәгә кү­чәбез”, – ди Миннегөл Шәм­сетдинова.

Мәтрүшкәне хәтта 1000әр пар җыючы да бар икән. “Анысын сатып интекмибез. Бездән килеп алучылар бар. Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне ничек итеп фай­даланмыйсың инде? Шәм­се­галәм апа дару үләннәрен дә белә. Аларны да җыя. Миләш, баланны да әрәм итми. Барысыннан да акча ясый”, – ди Газинур Әл­миев авылдашы турында.

Чиләкләп сатсаң, акча азрак керә

Кала әбиләре дә авылныкылардан калышмаска тырыша. Бакчасындагы виктория җилә­генең хәтта берсен дә кабып карамаган Анна түти, килосын 300 сумнан сата. Бер стаканы 100 сум, ди. Ә чиләкләп сатасы килми, чөнки алай акчасы аз керә икән. Анна түти, бар үстергән җиләк-җимешне сатам, ди. 5 сутый җиреннән шактый акча эшләп ала икән. Күпме икәнен әйтергә теләмәсә дә, оныгының машина кредитын ябып бетергән әнә. Менә шулай, 80 яшен тутыручы әбиләр дә, җәйгә чыккач, җанланып китә. “Акча кемнең эчен тишә? – дип аптырата авылдагы әбием. – Язып ятма анда, кайт әйдә җиләк җыярга”.

Казанда яшелчә, җиләк-җимеш бәяләре


                         Базарда       Кибеттә

Яңа бәрәңге     35-45               29-48
Суган                35-40               17-33
Помидор          80-100             73-289
Кыяр                 40-45               38-92
Алма                 70-110            78-120
Өрек                 180-250          180
Груша               120                 110-130
Чия                    250-300         370
Бакча җиләге    200-250         266
Төче чия           250                136
Шәфталу          160                180-200


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 91 | 27.06.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»