поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.06.2015 Җәмгыять

Иң зур “тамаша залы” – базар

Безнең редакция хезмәткәрләренең яртысы Мәскәү базарына йөри, чөнки эш урыныбыз да, торган җирләребез дә шуннан ерак түгел. Казандагы базар бәяләрен дә газетага әлеге базардан «күчереп» бирәбез. Базар – үзе бер дөнья, бер тамаша, сабантуй: анда берәр танышыңны очратмый калмыйсың, азык-төлек, кием-салым, савыт-саба, йорт кирәк-ярагы, тимер-томыр күплегенә, сатучылар һәм сатып алучыларның төрлелегенә шаккатып йөрисең.

Элек, авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелгән чакта, базар искиткеч күңелле бәйрәмне хәтерләтә: бөтен тирә-якны яңгыратып, дәртле җыр агыла, кемнәрдер сәхнә янында бии, табаларда коймак чыжлый, самавырлар кайнап утыра, шашлык пешә, матур итеп бизәлгән сәүдә рәтләрендә капчык күтәргән, кул арбасы тарткан, биштәр сөйрәгән кешеләр мәш килеп йөри иде... Ләкин бер ягын трамвай юлы кисеп үткәч, җәелеп-кинәнеп сәүдә иткән Мәскәү базарының яме китте, ул кысылды-кысрыкланды, үзгәреп бетте һәм «яңача» базарга шактый вакыт ияләшеп булмады. Тора-бара күз күнде, күңел килеште. Ләкин соңгы вакытта яраткан базарыбыз тагын ничектер йолкышланып калды, сәүдә рәтләре дә кимеде. «Базарлар яну модасы» чыккач, базарлар ябыла дигән сүзләр дә йөргәч, «Безнең Мәскәү базарын нинди язмыш көтә икән?» дигән сорау туды. Гомумән, без инде дистә еллар үз итеп йөргән базарның эчке кухнясын, эшләү тәртибен беләсе килү теләге күңелне күптән кымтырыклап тора иде, беркөнне, ниһаять, базар директоры Олег Крюченков белән сөйләшү бәхетенә ирештем.

– Юк, юк, базар ябылмый! – дип тынычландырды Олег Альбертович. – Ябылу турындагы сүзләр янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү-үтәмәүгә бәйле, ә без барлык таләпләрне дә үтәдек. Әйе, Мәскәү базары элек зуррак иде, ә хәзер 1,35 гектар җир били. Трамвай юлы сузылганчы шул җирләрдә саткан кешеләргә дә урын таптык. Ә кием-салым сатыла торган беренче рәт ябылуның сәбәбе: анда авария булды, җир астыннан узучы канализация торбалары шартлады. “Водоканал” оешмасы 12 метр тирәнлектә чокыр казып, шул торбаларны алыштырырга тиеш, шунлыктан безгә ул тирәләрне әлегә бушатырга куштылар (рәсемгә күз салыгыз – Н.С.). Ләкин анда сатучылар әллә кая китмәде, шушы ук базарда, әмма башка урыннарда саталар. Инде ремонтлау эшләре тизрәк бетсә иде дип телибез, чөнки җәйге сезонда яшелчә, җиләк-җимеш сатучылар күп була, аларга урын кирәк. Гомумән, ремонттан соң ул тирәне авыл хезмәтчәннәре өчен бүлеп бирергә уйлыйбыз: килсеннәр, сатсыннар! Без: “Шушы базарда сатыйм әле”, – дип килгән бер кешене дә кире бормыйбыз.

Олег Альбертович белән очрашыр алдыннан гына Баулы базарында күңелсез хәл килеп чыкканлыктан (мәгълүматларга караганда, анда базарда бәрәңге сатып, урын өчен түләмәгәнгә күрә, 82 яшьлек бабайны сату урыныннан куганнар һәм ул, үзенә тупас мөгамәлә күрсәтүне күтәрә алмыйча, сырхауханәдә йөрәк өянәгеннән үлгән иде), Мәскәү базарында вак-төяк товарларын сатучы өлкәннәргә мөнәсәбәтнең нинди булуын да сорамый кала алмадым.

– Әбиләр, бабайлар гадәттә үзләре җитештергән товарларны саталар, – диде базар хуҗасы. – Ул әйберләр күп булмый, аны үзләре үстергән-җитештергәнлеге күренеп тора. Билгеле, алардан бер тиен дә акча алмыйбыз, сатсыннар, рәхәтен күрсеннәр. Аннан кайберләре базарга әйбер сатудан бигрәк кеше күрергә, үзен күрсәтергә дигәндәй, аралашырга теләп, юаныч эзләп тә килә бит әле аларның. Кайберләре кесәләреннән алып “Хезмәт ветераны” таныклыгын күрсәтә, аларга ничек сүз әйтәсең инде? Ләкин кайвакыт үзем җыйдым дип, җиләк-җимеш белән тулы бер өем тартма янында сатып торучы өлкәннәр дә очрап куя. Олы кешенең шулкадәр җиләк үстереп, җыеп, көн саен базарга алып килеп сата алмавы көн кебек ачык. Мин үзем бакча эшен бераз беләм, бөгелеп-сыгылып бер-ике кәрзин җиләк җыйсаң, икенче көнне турая да алмыйсың. Товарны балалары яки оныклары кайдандыр табып, урын өчен түләмәс өчен олы кешедән саттыруларын без чамалыйбыз бит инде. Һәм андый кешеләрдән, капчык-капчык, машина-машина әйбер сатучылардан акча алабыз, билгеле. Үз товарын сатучыларга аренда бәясе арзанрак, ә алыпсатарларга кыйммәтрәк. Бер урын өчен түләү якынча 4 мең 500 сум. Базарда барлыгы 1250 сату ноктасы исәпләнә. Бүгенге көндә шуның 715енең иясе бар. Ләкин ел фасылына карап, бу сан үзгәреп тора. Кыш көне бераз кими, җәй көне үсентеләр, чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш сатучылар бәрабәренә – арта. Менә без утыра торган бу ябык лабазның икенче катына сатучы таба алмыйбыз әле. Эшмәкәрләргә килегез, бушлай сатыгыз, аренда өчен акча алмыйбыз дип тәкъдим итеп тә карадык, юк, ризалашмыйлар. Нишләптер, популяр түгел әлеге урын.

Мәскәү базарында Көньяктан килгән сәүдәгәрләр аз. Барлыгы 15ләп кеше икән. Гаиләләре белән дә саталар, инде күптәннән эшләп, алар биредә үз кешегә әйләнгәннәр, ир-ат сәүдәгәрләрнең күбесенең хатыннары да татарлар икән. Таҗик, азәрбайҗан, үзбәкләр җылы яктан килгән товарлары белән сәүдә итсәләр, базарда шулай ук Төркиядән, Мисырдан, Израильдән, Латин Америкасы илләреннән килгән яшелчә, җиләк-җимеш һәм кием, көнкүреш кирәк-ярагы да сатыла. Кытай, Корея товарлары турында әйткән дә юк инде. Гомумән, базарда дөньяның төрле илендә чыккан товарны табарга була.

Санкцияләрдән соң чит илдән кертелүче мандарин, персик кебек җиләк-җимешкә, Кытай товарларына (ә хәзер кытайныкы булмаган нәрсә бар?), кием-салымга – бөтен нәрсәгә бәя арткан. “Ярар, чит ил банан-грушаларына, помидорларына бәя артсын да ди, ә үзебезнең совхозлар, питомниклар җитештергән яшелчә, җиләк-җимешләр, әйтик, “Майский” кыярлары, помидорлары да нигә кыйммәт соң? Бу совхоз Мәскәү базарыннан чагыштырмача ерак та түгел бит инде?” – дип сораган идем Олег Альбертовичтан, моңа ул үзе дә аптырый икән. “Мин моны аңлата алмыйм, бер бәянең артуы икенчесенең дә күтәрелүенә китерә, күрәсең”, – дип җавап бирде. Дөрес, хәзер үзебезнең кыяр-помидорлар бераз арзанайган. Ә Азәрбайҗан, Төркия кебек илләрдән китерелгәннәрен 140-200 сумнарга саталар.

Базардагы товарның 80 проценты Татарстанда, Мари-Элда, Чувашиядә җитештерелгән. Татарстан дигәндә, Балтач, Буа, Теләче, Кукмара, Биектау, Яшел Үзән, Саба, Югары Ослан районнары, “Майский” совхозы, Арча балык хуҗалыгы, “Челны-бройлер”, “Татплодопитомник” һәм башка оешмаларның, шәхси хуҗалыкларның товарлары күздә тотыла. Болар: сыр, атланмай, сыек май, колбаса, чүпрә, шикәр комы һәм башкалар. Әгерҗе районының бер крестьян фермер хуҗалыгы исә Мәскәү базары эчендә агачтан павильон-өй эшләп куйган. “Маңгаена” “Авылдаш” дип язылган әлеге сәүдә ноктасында каймак, эремчек, май, катык кебек сөт ризыклары һәм хәләл ит ашамлыклары саталар. Мөселманча киенеп, Самарада җитештерелгән хәләл ит ризыклары сатып торучылар да бар. Суыткыч-киштәләрендә ат, сыер, сарык итеннән пешерелгән, ысланган нинди генә ашамлык юк! Бәяләре кыйммәт. Шулай да товарлары сатылмыйча ятмый, чиста, тәмле дип, хәтта урыс кешеләре дә алалар диләр сатучы кызлар. “Базарда колбаса бозыла, тышы агара башласа, аны махсус эремәдә юып, “кеше кыяфәтенә” кертәләр дә, сатып җибәрәләр икән”, – дигән имеш-мимешләрне ишеткән бар иде, шул хакта сорагач, Олег Альбертович: “Бездә андый хәлнең булуы мөмкин түгел, чөнки видеокамералар барысын да күзәтеп тора, булган очракта, андый кеше бүтән бер көн дә эшләмәячәк”, – диде.

Базарда Ветеринар экспертиза лабораториясе эшли. Ул – дәүләт оешмасы, барлык эшмәкәрләрнең товарын, документын тикшерергә хокуклы. Мөдире Татьяна Золотова әйтүенчә, лабораториядә базарда сатыла торган ит, балык, яшелчә, җиләк-җимеш, шулай ук тозланган әйберләр, бал да тикшерелә. Гөмбә юл буеннан җыелмаганмы, аларда радиация күләме нинди, әбиләр саткан җиләкләр изелгән, кортлы, әшәке түгелме, итләр бозылмаганмы, аларда зарарлы токсиннар, куркыныч чирләр юкмы – лабораториядә эшләүче югары белемле тугыз хезмәткәр барысын да тикшерә. Дуңгыз итендә төрле паразитлар булуы ихтимал, аның итен кисеп алып, мониторлы микроскопта тикшерәләр (рәсемдә). Базардан алган гөмбә, балык, итнең сыйфаты шик тудыра икән, әлеге лабораториягә кереп тикшертеп була. Хезмәт түләүле. Әйтик, бер сыер түшкәсен тикшерү – 96 сум, диделәр. Белгечләр өстәмә анализлар кирәк дип тапса, тагын күпмедер түлисе. Бер-ике каз яки үрдәк сатып торучыларның товарларын кисеп, кыяфәтен бозып тикшермиләр, итнең сыйфатын тиресенә, исенә карап бәялиләр, документ сорыйлар. Ит сатучыларның җирле ветеринария пунктыннан алынган белешмәләре булу мәҗбүри икән. “Базарга ит нигездә Кукмара, Тәтеш, Балтач районнарыннан килә, җәй көне ит алучылар бераз кими”, – диделәр. Сарык итенең килосы – 350, сыер итенеке 280-300 сум. Ат ите бик затлы, тансык санала, аның кабыргаларын – 280, ә сум итен 300-350 сумнан саталар, халык шунда ук кырып-себереп алып бетерә.

Биектаудан бер эшмәкәр фермалардан җыелган сөтне китереп сата, аны башта Республика ветеринар лабораториясендә, аннан Мәскәү базарыныкында тикшертә икән.

Элек радиация күләме нормадан арту очраклары сирәк кенә күзәтелсә, хәзер андыйлар юк, чөнки тормыш-көнкүрешкә бәйле рәвештә, радиациясез – дөнья сансыз дигәндәй, аның рөхсәт ителгән нормасы бераз арттырылган.

Читтән китерелүче яшелчә, җиләк-җимеш беренче тикшерүне таможняда ук үтеп килә икән. “Бездә ит, балык яки башка төр ризыклар белән агулану куркынычы юк, курыкмыйча алып, рәхәтләнеп ашый аласыз”, – диде “Мәскәү базары” ачык акционерлык җәмгыяте хуҗасы Олег Крюченков. 1976 елда ачылган әлеге базарга Казанның Мәскәү, Яңа Савин, Авиатөзелеш, Киров районнарында яшәүчеләр йөри. Ә бу районнарда 500 меңнән артык кеше гомер итә. Базарның еллык кереме – 50 миллион, чыгымы – 48 миллион. Чыгым: администрация, сак хезмәткәрләренә, кассирларга, җыештыручыларга түләнгән хезмәт хакы, кыш көне кар түгү өчен техникага, салымнарга тотылган, пенсия фондына күчерелгән акчалар. Узган елда шушы чыгымнардан соң 2 миллион 100 мең сум табыш калган. “Быел чыгымнарны азрак кысып, керемне арттырырга планлаштырабыз”, – ди Олег Альбертович. Табыш республика бюджетына тапшырыла.

...Базар кайный, товарларның кыйммәтлеләре күбрәк. Читтән кайтарылган бәрәңге, кишер, алмаларны күреп: “Шушы гади генә ризыкларны да үзебезгә җитәрлек итеп үстерә алмыйбыз микәнни?” – дигән сорау туа. Атланмай 150 сумга да, 250гә дә бар. Колбаса-сырлар янына якын килә торган түгел. Чит ил алмалары, груша-виноград-нектариннары ясап куелган уенчыклар кебек елмаеп үзләренә җәлеп итәләр дә, бәяләре күренгәч, сөйкемлелекләре бетә. Аларны сатучылар да соңгы вакытта алучылар азайды дип зарланалар. “Эшмәкәрләр моннан ун-егерме еллар элек тә зарланалар иде, хәзер дә шул ук хәл, – ди бу уңайдан базар директоры Олег Крюченков. – Зарлана торалар, сата торалар. Үзләре машиналарын да яңадан-яңага алыштыру җаен табалар. Биредә инде 20-25әр ел эшләүчеләр бар. Керем юк, китәбез дисәләр дә, кая барсыннар инде, кайда яхшырак?”

Кадыш кыярларын да сата башлаганнар: алыпсатар – 60тан, Кадышның үзеннән үз кыярын алып килгән ханым 150 сумга сата. Берәү: “Әнә, теге башта Кадыш кыярын 60ка саталар бит”, – дип дәгъва белдергән иде, олы ике табак кыяр янында басып торучы ханым: “Сез ул кыярның Кадышныкы икәнен исбатлый алсагыз, мин сезгә ике кило кыярны бушлай бирәм”, – дигәне колакка чалынып калды. Җимешләрнең эреләре, әйбәтләре 250-300әр сум. Нишләп алай кыйммәт дигәч: “Урожай яхшы булмады бит, уразада тагын да артачак әле ул”, – диде үзбәк егете.

Товарлар ничек кенә кыйммәтләнмәсен, базардан кеше өзелми. Музейда йөргәндәй, тамаша кылырга, вакыт үткәрергә килүчеләр дә, үзләренә кирәкле нәрсәне еллар буе бер генә сатучыдан алып, үзара дуслашып китүчеләр дә бар. Аркылыга-буйга йөреп әйләнсәң, кирәкле товарларыңны арзангаракка да табып була, сайлау мөмкинлеге зур, сатулашу да ярап куя – базар бит инде ул шуның өчен. Эшләп кенә торсын, аны бер урап чыгу үзе бер тамаша.


Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 22 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»