поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.05.2009 Җәмгыять

КРИЗИС ӨЙРӘТКӘН САБАКЛАР

Мәгълүмат чыганакларыннан килеп торучы яңалыкларга күз салсаң, йөрәкләр "жу" итеп куя. Соңгы араларда Америкада кризис белән бәйле рәвештә кешеләрнең үз-үзләренә кул салу очраклары эпидемиягә әйләнә башлады. Әле шушы тирәләрдә генә тагын бер адәм заты, бу юлы Мэрилэнд штатында, гаиләсен һәм үзен теге дөньяга алып китте. Ни нәрсә булган инде тагын, дип сорау да урынсыз. Полиция чыгарган нәтиҗәләргә караганда, җәмәгатен, 4 һәм 5 яшьлек ике улын, 2 яшьлек сабый кызын атып үтергән мистер Вуд башы-аягы белән бурычка баткан була.

Һаман кризис-кризис дип башны ташка орсаң, ул афәт чынлап та суицидка алып килер, алла сакласын. Ә бер уйласаң, нинди генә авыр хәлдән дә чыгу юлларын табарга була ич.

 

Белмәгәннең башы авыртсын

 

Икътисадый бөлгенлек кемнең генә тормышын үзгәртмәде икән? Завод-предприятиеләрдә эшләүчеләрне "үз теләге" белән түләнми торган ялга озатсалар, авылларда болай да тартып-сузып кына түләп килгән хезмәт хакларын тагын соңарта башладылар. АКШта, эшләүчеләргә вакытында түләмәсә, предприятие җитәкчелегенең башына сугарлык кануннары бар, шуңа хезмәт ияләре ул яктан бик кимсетелми. Ә менә эш юклыкны сәбәп итеп, түләнми торган ялга озату очраклары монда да байтак. Спорттагы плэй-оффка охшашлы рәвештә "лэй-офф" дип телгә кергән андый эшсез яту күренеше. Хаҗәтең чыкканчы кештәктә ял итеп ят, дигән мәгънәдә. Форд, Дженерал Моторс автозаводлары күп куллана лэй-офф ысулын. Башка күп кенә предприятиеләр эш сәгатьләрен үзгәртеп бетерде. Кайбер танышларым, мәсәлән, хәзер атнасына биш көн урынына дүрт көн генә эшли. Сәгатьләп түләгән җирдә хезмәт хакының кимегәне сизелерлек тоела, диләр.

 

Әмма нинди генә мохтаҗлыкта калмасын, эзләнгән кеше барыбер ачтан үлми. Мин үзем, мәсәлән, җирле кануннарны өйрәнеп, байтак ачышлар ясадым. Баксаң, без капиталист дип сүгеп килгән дәүләт тә ярлылык чигендә яшәүче гражданнарын авыр хәлдә калдырмый икән. Кушма Штатларда керемнәре түбән булган гаиләләргә азык-төлек талоннары, бушлай дәүләти медицина иминияте, пенсия яшендәгеләргә мэдикер дип аталучы бушлай иминият, көмәнле хатыннарга һәм сабый балаларга азык-төлек чеклары бирелә. Әле аннан кала хәйрия буларак эшләүче азык-төлек тарату урыннарын да берникадәр дәрәҗәдә дәүләт финанслый.

 

Мисалга, АКШның Агросәнәгать департаменты аша тормышка ашырылучы Ашыгыч азык-төлек ярдәме программасына дәүләт ел саен 189 миллион доллар бүлеп бирә. Шуның 50 миллионы җирле азык-төлек тарату агентлыкларына ярдәм буларак барса, калган өлеше продукция сатып алып, ярлы гаиләләргә таратуга тотыла. Әлеге программага 1930 елдан бирле – илдәге бөек депрессия чорларыннан ук нигез салынган, һәм ул АКШта бер генә кеше дә ач булмаска тиеш, дигән шигарь астында тормышка ашырыла. Ярлы гаиләләргә ярдәм итүдән бигрәк, Америка фермерларына булышу ягыннан да үтемле әлеге программа. Дәүләт фермерлар җитештергән товарны сатып ала, шулай итеп агросәнәгать өлкәсендәге бәяләрне киметми саклауга ирешәләр.

 

Икенче шәп кенә социаль ярдәм – "фуд стампс", ягъни азык-төлек талоннары программасына АКШ хөкүмәте 2008 елда 37,6 млрд доллар акча күчергән. Ә инде Аналар, сабыйлар һәм балалар дип аталучы, аларның тиешенчә туклануын тәэмин итүче программага исә узган елны 6,8 млрд доллар акча тотылган. Әмма федераль бюджетның оборонага һәм сугыш чыгымнарына киткән өлеше – 668 млрд доллар белән чагыштырганда, социаль өлкәгә бәлешнең катылары гына калуы аерымачык. Шулай да, әзме-күпме булгач, анысы да ярап тора әле.

 

Хәерчеләр кая йөри?

 

Америкалылар әйберләтә ярдәм итүне берничә тармакка бүлеп тормышка ашыра. Алдарак телгә алып узган азык-төлек талоннары, мәсәлән, элегрәк бездә дә булган талоннардан бераз кайтышрак. Аларны гаиләнең тулай кереме яшәү минимумының 130-150 процентыннан артмаган катлам вәкилләренә бирәләр. Ә фәкыйрьлек чиге биредә ике кешелек гаилә өчен аена 1214 доллар нисбәтеннән исәпләнә. Фәкыйрьлек чигендә яшисең икән, димәк, ул чакта синең дәүләти ярдәмгә хокукың бар дигән сүз. Җирле социаль идарәгә гаилә керемнәре турында мәгълүмат биреп, гариза тутырган кешеләргә пластик карта бирәләр. Дәүләт шул карта хисабына ай саен уртача 80-90 доллар тирәсе (ике кешелек гаилә исәбеннән) акча күчереп бара. Үземнең тәҗрибәдән чыгып әйтә алам: бүген Америкада аена 80-90 долларга бик үк кинәнмичә, әмма ачтан үлмәслек итеп ашарга һәм яшәргә була. "Фуд стамп" карточкасына ия кешеләр азык-төлек кибетендә ашамлык җыеп, әнә шул пластик ярдәмендә түлиләр. Талонның заманча кыяфәте инде бу. Шул рәвешле АКШ ай саен 28 миллион кешене "ашата". Узган елдан алып, кризис аркасында мондый талоннарга мохтаҗлар саны тагын да күбәйде, диләр. Ә инде гаиләнең кереме арта башласа, әлеге талоннарны бирми башлыйлар. Дәүләт анысын да бик үткер рәвештә күзәтеп бара.

 

Гади америкалылар азык-төлек талонына яшәү-ашауны бик зур хурлык саныйлар. Танышларым арасыннан керемнәре буенча "фуд стамп"ка хакы булып та, Сэм дәдәй (биредә хөкүмәтнең халык телендәге кушаматы шундый) тарафына барып баш ияргә те-ләмәүчеләр дә бар. Кибеттән алган ризык өчен талон белән түләүнең хурлыгы ни тора бит, диләр алар. Мин булсам, үземә тиешлене алмый калмас идем.

 

Талоннардан кала, штатлардагы һәр районда ярлыларга ашамлык тарату пунктлары да эшләп тора. Анысы өлешчә дәүләтнең ашыгыч азык-төлек ярдәме программасы, өлешчә хәйрия фондлары хисабына эшли һәм "фуд пантри" дип атала. Мондый җиргә хезмәт хакы турындагы документларыңны, таныклыгыңны гына алып барасың да, волонтер буларак исәпләнүче хезмәткәрләр сиңа кәрҗин тутырып консервланган яшелчә, җиләк-җимеш, ипи, ит-мазар, хәтта көнкүрештә кирәкле башка нәрсәләр дә биреп җибәрәләр. Әлеге хәйрия нокталарына җирле предприятиеләр дә әйберләтә һәм акчалата ярдәм итә. Ел саен ил буенча шундый хәйрия фондлары аша 50-60 миллион долларлык азык-төлек туплана. Алар хөкүмәттән әҗере тигәнгә күрә дә шулай эшлиләр, күрәсең. Чөнки хәйрия белән шөгыльләнгән оешмаларга салым түләгәндә ташламалар каралган.

 

Нишләптер әлеге азык-төлек тарату урыннары җирле чиркәүләр канаты астында эшләп ята. Хәйриячелеккә берникадәр күләмдә чиркәү үзе, анда йөргән кешеләр ярдәм итсә дә, бу нигездә Америка хөкүмәтенең христиан дине тарафдары булуыннан киләдер, дигән фикер чагылып узды. Ничек кенә булмасын, "фуд пантри"га йөргән кешеләрне дине буенча аерып карамыйлар, ашыйсың килсә – рәхим ит дип торалар.

 

АКШка эшкә дип китеп, акчасы беткәч ачыгып, кибетләрдә әйбер урлап йөргән Россия студентлары турында ишеткәнем бар. Супермаркетларда банан урлап ашаганчы, "фуд пантри" дип аталучы азык-төлек белән тәэмин итү урыннарына барсыннар иде, ичмасам. Анда бер генә кешегә дә ярдәм итми калмаслар.

 

Әниләр һәм бәбиләр

 

Көмәнле хатыннарны, сабыйларны һәм алты яшькәчә балаларны үз канаты астына алган программа исә бездәге сөт кухняларын хәтерләтә. Ләкин сөт әзерләп тарату нокталарыннан аермалы буларак, АКШта кибеттән сөт, сыр, сок ише иң кирәкле, туклыклы нәрсәләр алыр өчен талоннар бирәләр. Баласын күкрәк сөте имезеп үстермәүчеләргә махсус рәвештә коры сөт – балалар өчен катнашма да тәкъдим ителә. Әлеге гамәл дә ярлырак катлау вәкилләренә атап эшләнгән. Гаиләдә эчкече ата-анасы булса да, сабыйлары сөттән аерылмасын, дип дөрес фикер йөртә америкалылар. Акчалата булмагач, ата-анасы базарга барып, талонга теләсә нәрсә алып кайта алмый. Бала акчасына аракы эчеп яту дигән күренеш тә юк биредә. Әлеге сөт талоннарын билгеле бер кибетләрдә генә кабул итәләр. Шул рәвешле, Кушма Штатлар хөкүмәте ай саен уртача алганда 8,7 миллион әниләр һәм бәбиләр армиясенең тамагына азык юнәтә.

 

Мәктәп яшендәге балаларга килсәк, аларга да бушлай туклану мөмкинлеге бирелә. Бер танышым, акчасы болай да яшәргә тартып-сузып кына җиткәнгә күрә, малае укый торган мәктәпкә барып, бушлай ашатып булмасмы, дип сөйләшеп караган иде. Аны тыңлап, хәленә кергәннәр. Хәзер, ичмасам, улының әбәте өчен түләми ул. Баксаң, федераль дәрәҗәдә финансланучы махсус проект буенча фәкыйрь гаиләләрдә үсүче балалар мәктәптә бушлай ашарга хокуклы икән. Әйтәм ич, белмәгәннән белгәнең хәерлерәк дип.

 

Мохтаҗларны ашатудан тыш, "капиталист" илдә түләүле медицина оешмаларында дәвалана алмаучыларны да дәүләт үз канаты астына сыендыра. 60 яшьтән узган өлкән буын кешеләре мэдикер дигән иминият белешмәсе ярдәмендә хастаханәләрдә бушлай дәвалана ала. Ә инде керемнәре яшәү минимумыннан түбән булганнар мэдикейд дигән иминият белешмәсе белән медицина учреждениеләренә аяк басарга хокуклы. Шәхсән үзем, гаиләбез белән гадәти хезмәт урыныннан бирелә торган иминият кәгазе нигезендә дәваланганга күрә, баштарак мэдикейд турында белми дә идем. Икенче бәбиебезне табар алдыннан кинәт кенә иминиятебез бетеп китте. Гадәти иминият медицина чыгымнарының 80 процентын капларга тиеш. Ә белгәнегезчә, Американың иң арзанлы хастаханәсендә дә бәби табу кимендә 12 мең доллар бәягә баса. Туктале, минәйтәм, белешим: Америка кебек цивилизацияле илдә түләүсез медицина оешмалары булмый калмас. Эзләнә торгач, тәки таптым бит: икенче сабыебыз Трумэн исемендәге хастаханәдә дөньяга аваз салды. Бу юлы ләкләк бәбине гел бушлай алып килде. Сере бик гади: Трумэн исемендәге госпиталь мохтаҗ гаиләләргә бушлай яки ташламалы хезмәт күрсәткән өчен дәүләттән субсидия ала. Американың башка штатларында да шундый оешмалар бардыр, монысына иманым камил. Андый түләүсез дәүләти медицина учреждениеләре барлыгы турында алдарак белгән булса, Света исемле танышым түләүле госпитальдә "бурычка" бәбәйләп, соңыннан кредитын бер ел буе түләп азапланмас иде. Сүз уңаенда, бушлай хастаханәләрдәге хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе түләүлеләреннән әллә ни аерылмый.

 

Кыскасы, кризис дип, башны бутамагыз әле сез. Әнә, җан биргәнгә җүн бирер, ди бит бабайлар.

 


Гөлгенә ЛОТФУЛЛИНА, АКШ
Ватаным Татарстан
№ 86 | 13.05.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»