26.06.2015 Экология
Ник шәһәрдә яңгыр ява, ә авылда юк?
Нигә бездә яңгыр яумый? Авыл халкы әнә шулай дип аптырый. Казанда шәһәр үзәген су астында калдырып киткән яңгырның салада бер тамчысы да таммый. Алга таба да көннәр шулай эссе һәм коры торса, авыл хуҗалыгына дистәләгән миллиард сумлык зыян киләчәк.
Ике көн элек Татарстанда Халыкара кыр көне уңаеннан оештырылган семинар-киңәшмә башланды. Анда Россия төбәкләре генә түгел, чит илләрдән дә белгечләр җыелды. Максатлары – авыл хуҗалыгында зуррак уңыш алу. Әмма заманча технологияләр белән генә дә әллә ни ерак китеп булмый. Яңгыр кирәк. Бу көннәрдә авылда яшәүче, тормышы сала белән бәйле булган кеше әнә шул хакта борчыла. Семинар-киңәшмәдә дә сөйләштеләр бу турыда.
Сугаруны җайларга
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, кайбер авылларда 15 майдан бирле яңгыр юк. “Казанда булган яңгыр авылларда булмады диярлек”, – ди аграр министр. Министр сүзләреннән күренгәнчә, һәр эссе, коры көн миллиардлаган сум продукцияне югалтуга китерә. “Иминият компанияләре тиеннәр генә түли. Мондый вакытта аларга өметләнеп, ышанып ятарга кирәкми, анда һәркем үз мәнфәгатен кайгырта. Алдагы 10 көндә тагын шундый эссе һава торышы булса, 30 миллиард югалтачакбыз. Аны безгә кем кайтара? Дәүләттән дә, иминият компаниясеннән дә булмаячак, авыл хуҗалыгы бер нәрсәсез калачак”, – ди Әхмәтов.
Ә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, мелиорация системасын камилләштерү эшенә ныклап алынырга вакыт җитте. “Соңгы елларда һава торышы белән бәйле үзгәрешләр безне корылыкка чыдам культураларга өстенлек бирүгә этәрә. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре туфракта дымны сакларга ярдәм итә торган технологияләр куллануга өстенлек бирергә тиеш. Мелиорация системасын камилләштерү – шулай ук мөһим максатларның берсе, – диде республика башлыгы. – Моннан тыш, яңгыр сорап дога да кылырга кирәк”.
Сүз уңаеннан, әлеге семинар-киңәшмәнең күргәзмә мәйданында да сугару техникасы шактый куелган иде. “Татмелиотехсервис” җәмгыятенең генераль директоры Рамил Идрисов сүзләреннән күренгәнчә, республикада 4 ел эчендә 735 млн сумлык җиһаз алынган, гидротехник һәм эрозиягә каршы 320 корылма төзелгән, 21,5 мең гектар сугару җире кулланылышка тапшырылган, 800ләп скважина буралган, 600 чакрым тирәсе суүткәргеч сузылган. Киң мәйданнарны колачлап сибүче сугару җайланмаларын үзебездә дә җитештерергә уйлыйлар. Заманча яңа техника 64 гектар кишәрлекне сугарырга сәләтле булачак. Заводның бизнес-планында күрсәтелгәнчә, 2016-2020 нче елларда 180 машина җитештереп, 10-15 процент табыш белән эшләячәк. Тик җитештерүчәнлекне башлар өчен 100 млн су акча кирәк. Ә оешманың әлегә андый акчасы юк.
Авылларда яңгыр юк
Корылык исә акчага карап тормый. Эсселеккә түзәр хәл юк. Синоптиклар алдагы ике атнада да 30 градустан югары эссе көннәр вәгъдә итә. Урыны-урыны белән явым-төшемнәр булыр дип ышандыралар. Тик болытлар куерып йөрсә дә, яңгыр бөтен җирдә дә яумый. Сишәмбе көнне республика өстеннән узган болытлар да һәр җиргә яңгыр “өләшмәде”. Соңгы вакытта бер тамчы яңгыр төшмәгән авыллар бар.
2010 елда булган корылык күңелдә тәмам курку калдырды, бер-ике атна яңгыр яумаса, күңел борчыла башлый. Бер тапкыр бөтен республика белән сатып алгач, икмәк, бәрәңгесез калудан куркабыз шул. Эссе кояш астында тилмереп утыручы иген-бәрәңгеләрне күреп, тагын шикләнәбез. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та шулай ди. Корылыктан 60 млрд сум зыян килергә мөмкин икән. “Соңгы көннәрдә булган эссе көннәр игеннәргә шактый зыян сала, – ди аграр министр. – Туфракта дым югала. Аеруча сабан культуралары интегеп утыра. Кайбер басуларда алар, ян тармаклар чыгарып, саргая башлады инде”.
Министр сүзләреннән аңлашылганча, узган ел июнь аена 35-65 миллиметр яңгыр яуса, быел исә хәлләр бары тик Питрәч, Арча, Балтач, Кукмара, Әгерҗе, Алабуга, Тукай һәм Чулман елгасының алгы як районнарында гына тотрыклы. Гидрометеорология үзәге Нурлат, Алексеевск, Спас районнарында туфракта корылык көчле булуын белдерә. Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Чүпрәле, Тәтеш районнарында да дым запасы мактанырлык түгел.
Майда яңгыр яумаса...
Күренекле галим, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Олег Шайтанов, озак еллар дәвамында тәҗрибәләр алып барган кеше буларак, 10-12 ел дәвамында республикада явым-төшемнәр аз булачак дип белдергән иде. Галимнең фаразлары чынга ашты. Соңгы елларда Татарстанда яңгырлар сирәк “кунак”, анда да урыны-урыны белән генә ява. Алда тагын шундый берничә ел көтелә. Ә менә 2010 елдагы кебек үзәккә үткән корылык быел да, якын киләчәктә дә булмаячак. Шайтанов шулай ди.
– Корылык язгы, җәйге, көзге төркемгә бүленә, – ди белгеч. – Быел яңгыр яумады дип әйтеп булмый. Сирәк булса да булды. Әмма урыны-урыны белән генә. Көзге чорда дым запасы күп булмагач, минем үземә берникадәр шик кергән иде. Соңгы ун елда дым запасының бу дәрәҗәдә аз булганы юк иде. Әмма язгы айларда яуган яңгырлар хәлне тотрыклы итте.
Шайтанов, иң куркынычы – май аенда яңгыр яумау, ди. Бу вакытта көзге культуралар формалаша, сабан ашлыклар тишелә башлый. Туфракта дым җитмәсә, алар, әлбәттә, үсә алмый. Быел, шөкер, күпчелек районнарда андый хәл булмаган.
– Туфрак катламының өске 40 см өлешендә дым юк. Әмма күп кенә үсемлекләрнең тамырлары нык киткән, алар дымны астан суырырга сәләтле, – ди белгеч. – Июнь, июль айларында булган корылык уңышның берникадәр өлешенә генә начар йогынты ясый.
17 сәгать түзә
Әмма барысы да яңгырга гына да бәйле түгел. Галимнәр, бөтен технологияне саклап үстергәндә, авыл хуҗалыгы культуралары 38-40 градус эсселеккә дә чыдам, дип белдерә. Бодай, мәсәлән, сортына карап, 10-17 сәгать чамасы 40 градуска кадәр эсседә утыра ала. Төннәрен дә эсселек шул температурада булса, үсемлек түзә алмый, корый. Ә бездә төннәрен температура түбән төшә.
– Июнь ахыры, июль башларында кызулык ел саен диярлек күзәтелә. Бер атна торса, куркыныч түгел, ике-өч атна дәвам итсә, борчылырлык сәбәпләр барлыкка килә. Июнь аенда яңгыр яуган районнарда, билгеле, уңыш булачак. Бүген кузаклы культураларга, сабан ашлыкларына яңгыр булса яхшы, – ди аграр университетның үсемлекчелек һәм тамыр азыклар кафедрасы профессоры Марат Әмиров.
Эсседә бәрәңгенең хәле бетә
Бәрәңгеләргә дә яңгыр кирәк. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева бакчадагы туфракны кулга кысып, тикшереп карарга куша. Оешып калса, димәк, туфракта дым бар. Сугарырга кирәкми.
– Бәрәңге тишелеп чыгып, ике атна үскәннән соң гына су сибәргә ярый, – ди галимә. – Тишелә башлаганда сугарырга ярамый. Кайбер җирләрдә әле ул тишелеп кенә килә. Авылларда, гадәттә, шлангыларны буразна араларына куеп, су агызалар, бу – дөрес алым. Яфрак өстенә сибәргә дә була. Көн кызуында, иртәнге якта сугарырга киңәш итмәс идем. Иртән, көндез су сибү аркасында бәрәңгенең яфраклары янарга мөмкин. Иң яхшысы – кичен сибү. 15-20 см булган үсентеләрнең төбенә өеп, шулай ук дымны сакларга була.
Фәния ханым әйтүенчә, эсселек 25 градустан артса, бәрәңге үзен начар хис итә. Бик эссе көннәрдә туфракта җылылык бермә-бер арта, нәтиҗәдә, бәрәңге яфраклары астан саргая башлый. Су сипсәң, алар эссе һәм дым белән әйбәт кенә үсеп китә. Яфракларын ныгыта торган препаратлар куллану да үзен аклый, әмма күпчелек шәхси хуҗалыклар моны эшләми. Эсселектән яфракларда фузариоз дигән чир барлыкка килергә мөмкин. Авыру таралып китмәсен өчен шулай ук вакытында сугару кирәк. Мондый кызу көннәрдә коңгызлар да нык үрчи. Аларга каршы төрле препаратлар куллануны кичектерергә ярамый. Личинкалар күренү белән, бу эшкә керешергә киңәш итә белгеч.
Яшен тагын бер кешене үтерде
Ә Казан үзәге бу атнада тагын су астында калды. Шәһәр урамнарында җиңел машиналарны күмәрлек су барлыкка килде. Кайбер районнар исә кабат утсыз калды, агачлар җилгә түзә алмый, сынды, түбәләрне алып атты. Әтнә районында янә күңелсез хәлләр килеп чыккан. 23 июнь көнне Күңгәр авылында бер лапас-кураны яшен сугып, санаулы минутлар эчендә юк иткән. Хуҗалар терлекләрен дә алып чыгарга өлгермәгән. Шөкер, әле ярый йортларын саклап кала алганнар. Казанда исә яшен троллейбусны суга, бәхеткә, пассажирлар да, йөртүче дә зыян күрмәгән.
Саба районының Иске Икшермә авылында 21 июнь көнне 36 яшьлек Илһам Фәрхуллинны яшен суга. “Болыты да зур түгел иде, яшене дә күп булмады, яңгыр да 5 минут чамасы гына яуды. Хуҗа кешенең үз өендә ремонт ясаган вакыты була. Кесә телефоныннан сөйләшкәндә яшен икенче каттан кереп, беренче каттагы Илһамны суга”, – дип сөйли авылдашлары. Оста куллы булуы белән бөтен районга танылган ирнең өч баласы ятим, хатыны тол кала.