поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.06.2015 Җәмгыять

Тиз. Бүген. Хәзер үк. (кабат финанс пирамидалар хакында)

Республикада яшәүчеләр финанс пирамидаларына акча ташуны дәвам итә. Ялган оешмалар саны буенча Татарстан хәтта алдынгылар рәтенә эләккән. Сәбәбе гади: финанс парамидалары саны халыкның уртача керем дәрәҗәсе үскән төбәкләрдә арта икән. Ә хәерче баеса?

“Бу турыда кат-кат сөй­ләп торуга да карамастан, ялган оешмаларга акча илтеп, “ятьмә”гә эләгүчеләр саны кимеми”, – диде Хө­күмәт йортында узган брифингта Татарстан Куркынычсызлык советы сәр­ка­тибе Айрат Шәфигуллин. Моны рәсми саннар да дәлилли. Былтыр әлеге юнә­лештә барлыгы 14 җи­наять эше кузгатканнар. Зы­ян күләме 1 миллиард сумга җиткән. Республикада 5 меңнән артык кеше акча умыручылар тозагына эләк­кән. “Узган ел финанс пирамидалары эшчәнлеге буенча барлыгы 4 җинаять эше судка тапшырылды, – диде Татарстан Эчке эшләр ми­нистрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм кор­рупциягә каршы көрәш ида­рәсе җитәкчесе Илдар Сафиуллин. – Быелның алты аенда гына да бу юнә­лештә 12 җинаять эше кузгатылды. Зыян күләме 800 миллион сумга җитте. Шуңа күрә халык финанс пирамидаларына ышанудан туктады дип фикер йөртергә урын юк”.

Илдар Сафиуллин сүз­ләренә караганда, закон нигезендә теге яки бу ялган оешманы зыян күрүче­ләр­дән гариза кабул ителгәч кенә тикшерә башларга ярый. Гади халыкны алдау белән шөгыльләнүчеләргә каршы көрәштә эшне әнә шул да тоткарлый. Идарә җитәкчесе сүзләренә караганда, бер үк тырмага кат-кат басучылар да җитәрлек. Янәсе, иртәме-соңмы, “бә­хет” елмаерга тиеш. “Андыйлар минем үземә дә еш мөрәҗәгать итә, – дип сөйләде ул.

– Алар үзләренең ялгышканын да аңлый. Тик күз ачып йомганчы баеп китү теләге көчлерәк. Кайберәүләр бер тапкыр “авызы пешүгә” дә карамастан, 10–15 елдан соң кабат финанс пирамидаларына акча ташый башлый”.
Зур акча турында хыял­ланучылар нигә кимеми? Халыкның үз-үзен болай тотышын аңлап та була кебек. Бүген  финанс  пирамидала­ры турында күп сөйлиләр. Ялган оешмаларның ничек корылганын да чамалыйбыз. Пирамида башында торучылар яңа җәлеп ителгән кешеләр исәбенә акча эшли, ә арттагылар исә булган бар нәрсәсен югалта. Шуңа күрә кайберәүләр тизрәк өлгереп калырга ашыга. Түрәләр әйтүенчә, халыкта финанс аңлылык дәрәҗәсе түбән. Иртәме-соңмы, “пирамида” җимереләчәк, әнә шуны онытмасыннар иде.

“Финанс пирамидаларын оештыручылар төп өч шартка нигезләнә, – дип сөйләде Татарстан Милли банк җитәкчесе урынбасары Марат Шәрифуллин. – Иң беренче чиратта, бу – халыкта финанслар өлкәсендә белем җитмәү. Икенчедән, ялган оешмаларның күбесе финанс пирамидасы булуын яше­­реп тә тормый. Алар турыдан-туры акча эшләргә чакыра. Ягъни гади халык­ның психологиясенә басым ясыйлар. Өченче урында – чарасызлык. Матди яктан катлаулы хәлдә калучылар “пира­мида”га соңгы өмет итеп карый”. Бүген халыкны алдау белән шөгыльләнүче оешмалар чит илләрдә дә бар. Тик алар бер-берсеннән нык аерыла, ди түрәләр. Мәсәлән, Германиядә яшәү­челәр финанс пирамидалары тәкъдим иткән зур акчага, гомумән дә, кызыкмый икән. Биредә халык акчаны аз процентлы итеп булса да, озак вакытка банкка салып куюны өстенрәк күрә. “Бездә исә халыкка акча тиз, бүген һәм хәзер үк кирәк, – ди Илдар Сафиуллин. – Шул харап итә дә”.

Марат Шәрифуллин намус белән эшләүче финанс оешмаларын “пира­ми­да”лардан аерырга да өй­рәт­те. “Әгәр дә акчагызны икътисадый оешмага салырга телисез икән, иң элек аның лицензиясе булу-булмавын бе­лешергә, бу оешма турында мәгълүмат тупларга кирәк, – диде ул. – Моның өчен www.cbr.ru сайтына кереп карарга мөмкин. Биредә Россия Үзәк Банкының финанс оешмалары реестры бар”. Бик зур акчалар вәгъдә итсәләр, чамалагыз, бу – финанс пирамидасы. Интернетта теге яки бу оешма турында мәгълүмат булмау яки киресенчә, чамадан тыш күп булуы да – ялган оешма билгесе.

Тиздән “пирамида” оештыручыларга каршы көрәштә яңа законнар да кабул ителергә мөмкин. Айрат Шәфигуллин сүзләренә караганда, республикада өч закон проекты әзерләгәннәр. “Аларның берсе Россия Дәүләт Думасы тарафыннан яклау тапты да инде, – диде Марат  Шәрифуллин. – Ул Россия Банкы күзәтүе астында булмаган оешмаларга акча җәлеп итү эшен алып баруны тыя”. Шушы арада Татарстан хокук саклаучылары эш­чәнлеге финанс пирамидасына охшаган тагын 28 оешманың эшен тикшерә башлаган. Димәк, ярык тагарак янында утырып калучылар саны артырга мөмкин.


Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ 87 | 24.06.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»