|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2015 Җәмгыять
Кама төбендә 25 яшьлек егет табылганТүбән Кама каласында дүшәмбе кичен Кама төбендә ярдан 70 метр аралыкта 25 яшьлек егетнең гәүдәсен табып алалар. Аның читтән килгән кеше булуы билгеле. Ялларда ике дус су коенырга, ял итәргә бара. Салып утыргач, икесе дә йоклап китә. Берсе уянса, дустының киемнәре генә торып калган була... Баткан егетне техник пляж янында тапсалар (ә биредә коену тыела, чөнки судноларның туктау зонасына керә), коткаручылар бу көннәрдә Балчыклы авылы янында сулыкта югалган ирне әле дә эзлиләр. Ул иртән бәрәңгедә колорадо коңгызын агуларга дип су алырга күлгә бара, шуннан ярда галошлары гына табыла.
|
Иң күп укылган
|