• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 26 Июль
  • Гөлшат Нигъмәтуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Галимҗан Нигъмәти (1897-1941) - язучы
  • Исэнмесез. Метро Аметьева,горьки яки Карбышева,даурский,мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира озак вакытка снимать итэргэ эзли без. 89372982380
  • Исәнмесез. Яңа бал сатам. Умартам урман янында тора. Экологик чиста бал. 3л -1300, кәрәзле бал - 600скм/кг. Казанга китереп тә бирәм. 89600344439 нлмерына шалтыратыгыз.
  • Добрый день! Продаю мёд из своей пасеки. Пасека находится около липового леса, в отдаленном от основных автомобильных дорог. Мёд характеризуются экологической чистотой и повышенными лечебными свойствами. Мёд цветочно-липовой. Цена 3л - 1300. Имеется доставка по городу Казани. В продаже имеется мёд в сотах весом от 1кг 500гр - до 2 кг. (вес тары не входит). Цена - 600 р/кг. Оптовом покупателям (от 10 банок), скидки. Желающие пишите по номеру 89600344439
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
 
 

 
Архив
 

               

24.06.2015 Мәдәният

Камал театрының Уфа шәһәренә гастрольләре

Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының традицион Уфа гастрольләре 2015 елның 10-17 сентябрендә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры һәм Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры сәхнәләрендә узачак.

Татар театрының Уфа шәһәренә беренче гастрольләре, әле “Сәйяр” труппасы чорында, 1910 елда булган. Ә бүгенге көндә Камал театры традиция буенча ике елга бер мәртәбә Башкортостан тамашачысына спектакльләрен тәкъдим итә. Театр яңа 110 сезонында Башкортостанга моңа кадәр Уфада уйналмаган 12 спектаклен алып бара.
 
Гастроль афишасында 4 премьера. Флорид Бүләков пьесасы буенча куелган “Сөясеңме, сөймисеңме...” мелодрамасы; баш рольләрдә Равил Шәрәфиев һәм Дания Нуруллина. Узган сезонның иң зур премьерасы “Хуҗа Насретдин” (Нәкый Исәнбәт, Саадалла Ваннус). Уильям Шекспир трагедиясе буенча куелган “Ричард III” фаҗигале уены һәм тамашачыларыбызның иң яраткан комедияләреннән берсе Илгиз Зәйниевнең  “Мәхәббәт FM”.

Гастрольләр 10 сентябрьдә 19 сәгатьтә М.Гафури театры сәхнәсендә норвегия драматургы Йон Фоссеның “Җәйнең бер көнендә” спектакле белән ачыла. Әлеге спектакльнең фестиваль тарихы шактый бай. 2012 елда ул “Алтын Битлек” Милли театраль фестиваль-премиясенең дүрт номинациясендә катнашуга лаек булды. Афишада шулай ук Зөлфәт Хәкимнең “Искән җилләр көенә” романтик комедиясе, Т.Миңнуллинның “Диләфрүз-Remake” музыкаль комедиясе, татар сәхнәсендә беренче спектакль-фэнтези Илгиз Зәйниевнең “Кечтүкле уен” әкияте һәм 108 сезон премьерасы Галиәсгар Камалның “Банкрот” комедиясе.

Гастрольләр, әлбәттә, театрның “йөзек кашы” булган Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”еннән башка уза алмый. Инде ничәнче мәртәбә куелуына карамастан, ул үзенең популярлыгын югалтмый. Халык мәхәббәте аша “Зәңгәр шәл” легендарь спектакльгә әверелде. Татар театрын “Зәңгәр шәл”сез күз алдына китерү дә мөмкин түгел.

Камал театрының Уфа шәһәрендә гастрольләре беренче мәртәбә ике театраль мәйданда: М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры һәм Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәләрендә узачак.


Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar