поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.06.2015 Җәмгыять

«Наркотик алыр өчен, әниеңне дә коллыкка сатып җибәрергә әзер буласың»

Язмыш борылмалары шулай итеп китереп чыгарды, миңа дистәдән артык наркоман белән якыннан аралашырга, алай гына да түгел, алардан язма рәвештә бер үк сорауларга җавап алырга да мөмкинлек туды. Сорауларга алар язган җавапларны турыдан-туры бирү мөмкин түгел, газета битләре җитмәс, шуңа күрә җавапларны анализладым.

«Нинди наркотиклар кулландың?»
 
Бутират эчүчеләр бар. Монысы элек көмәнле хатын-кызлар җиңелрәк бәбәйләсен өчен бирелгән дару. Моны эчеп исерәләр, берничә тапкыр куллангач, бутиратсыз «ломка» башлана... Кытай тозлары дигән нәрсәне тартучылар, иснәүчеләр бар, киндер тартучылар. Төрле психотроп таблеткалар белән «башка дөньяларга очучылар» шактый. Аннан «элита»: героин, кокаин, башка опиатлар (нигездә, мәктән алына) кулланучылар китә. Сирәк булса да, махсус гөмбә кулланучылар да очрады. Шунысы кызык, әйтик, шул ук героин кулланучылар Кытай тозлары кулланучыларга шикләнеп, сак кына карый, аларны нормаль түгелләр дип исәпли. Шул ук вакытта бөтен төр наркотикларны да кулланучы кешеләр дә бар.
 
«Наркотикларны ничә яшьтә куллана башладың?»
 
Җаваплардан шок хәлендә калдым... Абсолют күпчелек беренче тапкыр аларны 12‑14 яшьләрдә... мәктәп бәдрәфендә яки мәктәптәге дискотекада кулланып караган булып чыкты.
 
«Наркотикларны таш­лый алам дип уйлыйсызмы?»

 
Бар да «белмим, шикләнәм, тырышып карармын» диебрәк җавап бирде. Шушы ук сорауга өстәмә итеп кайберәүләр язган фикер: натураль наркотиклар (марихуана, мәсәлән) куллануны туктатырга әле бераз өмет булса да, арзанлы Кытай тозларыннан арыну бик тә, бик тә авыр.
 
«Сез кемне дә булса наркотиклар куллануга этәрдегезме?»
 
Җаваплар куркыныч. 10 кешенең сигезе: «Дустымны, дусларымны, бергә укыган иптәшне яки иптәшләрне», – дип җавап биргән.
 
«Сезнең яшьтәш танышлар арасында ничә кеше наркотиклар куллана яки кулланып караганы бар?»
 
Ун кешегә уртача сан – 8! «Бөтенесе дә куллана» диючеләр дә бар. Дөресен генә әйткәндә, шушы җаваплардан соң мин урамда очраган яшьләргә шактый шик белән карый башладым.
 
«Сөйгән кешегез, якыннарыгыз наркотиклар куллануыгызга ничек карый?»
 
Күпчелек: «Сөйгәнемне югалттым» яки «Ул да куллана», – дип җавап биргән. Һәм бар да туганнарына, якыннарына күпме кайгы-хәсрәт китерүен яза.
 
«Наркотикларга көненә ничә сум акча туздыра идегез?»
 
Көненә 500 сумнан 40 мең сумга кадәр икән! Күз алдыгызга китерәсезме?!
 
«Наркотиклар кулланырга акча табу өчен җинаятькә барганың бармы?»
 
Бу сорауга ун кешенең тугызы «бар» дип җавап биргән. Үзләре атаган җинаятьләр арасында урлашу, кеше талау, мошенниклык һәм башка гамәлләр... Берәү: «Наркотик булмаганда аны алыр өчен син әниеңне дә коллыкка сатып җибәрергә әзер буласың», – дип җавап биргән.
 
«Бүген наркотикларны сатып алу авырмы?»
 
Бөтенесе: «Якынча, кибеттән ипи сатып алган кебек», – дип җавап биргән. Ысуллары бик күп икән һәм бу система шулкадәр яхшы итеп эшләнгән, алар бернидән дә курыкмыйлар. Сатучылар да, алучылар да диюем. Газета битләрендә бу ысулларны язып торуны кирәк дип санамыйбыз. Гәрчә шактый кызыклы нәрсәләр булса да...
 
«Наркотиклар кулланып карарга җыенган яшьләргә ни әйтер идегез?»
 
Бу сорауга күпләр: «Ике-өч елдан үләсегез килсә, гел авырырга, туганнарыгызны-якыннарыгызны югалтырга, төрмәгә утырырга әзер булсагыз, кулланып карагыз», – дип җавап биргән. «Ходай хакы өчен якын килә күрмәгез», – диючеләр дә бар.
 
«Наркотиклар куллану нинди тәэсирләр бирә?»
 
Төрле наркотик кулланучылар төрлечә җавап биргән. Әйтик, опиатлар кулланучылар баштагы мәлне «үзеңне Алла итеп хис итәсең» дисә, Кытай тозларын кулланучылар: «Берәр атна йокламыйсың, йокы килми, кеше белән аралашу җиңеләя», – диләр. Бутират кулланучылар: «Исерәсең, тик аракыдан исергән кебек түгел», психотроп препаратлар кулланучылар исә: «Бөтен нәрсәгә караш үзгәрә», – дип язган. Тик барысы да бу нәрсәләрнең наркотиклар куллануның баштагы чорында гына булуын, соңрак инде «ломка»дан үлмәс, авырмас өчен генә гел наркотиклар кирәген билгели.
 
Мин сораштырган кешеләргә бүген 19 яшьтән 35 яшькәчә. Ун җавап бирүченең икесе хатын-кыз. Чибәр, искиткеч чибәр яшь ханымнар. Берсе ирен наркотиклар саткан өчен төрмәгә утырткач куллана башлаган, икенчесен иптәш кызлары героинга «утырткан». Бу кешеләрне урамда күрсәң, беркайчан да наркоманнар дип уйламыйсың. Чөнки күпчелеге хәлле гаиләләрдән, пөхтә, заманча итеп киенгән. Төс-кыяфәтләрендә дә сизелерлек үзгәрешләр юк.Тик алар бар да бер ике-өч-ун елдан үләчәкләрен белеп яшиләр. Һәм иң куркынычы – алар моңа әзер...


Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»