|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2009 Җәмгыять
ҖӘҺӘННӘМНӘН КАЧУКол ителгән 32 яшьлек эшмәкәрне язмыш Апаска алып килә һәм үлемнән коткара. 6 апрель, вакыт кичке тугызлар тирәсе. Идрәз авылында ялгыз гына яшәүче 70 яшьлек Нурия Зарипованы өнсез калдырып, ярым шәрә, сакал-мыек баскан, баштанаяк язгы пычракка чумган бик ябык, сәер бер кеше капка шакый. "Кем анда?" Җавапка – кыргый мөгрәү, ыңгырашу һәм сулкылдап елаган тавыш кына... Нурия апа куркуыннан үзе дә дер калтырап, капка келәләрен тагын да ныгытыбрак бикли, телефонга ябыша.
– Илгизәр наным, тиз килеп җит! Җенме-шайтанмы, исерекме шунда – берәү капка төбендә таптана, тиз килә күр, җаным, ай Аллам...
Төмәндә туып-үскән 32 яшьлек эшмәкәр Евгений Карпов өеннән былтыр 20 август иртәсендә чыгып китә. Һәм... суга төшкән кебек юкка чыга. Гаиләсендә бик тәртипле, гаять эшчән, көчле рухлы алыптай ир уртасының (ул чакта 120 килограмм була ул) кисәк югалуы – барлык туганнары өчен аяз көндә яшен яшьнәгәндәй көтелмәгән хәл. Женя өенә кире әйләнеп кайтмагач, шул кичтә үк милициягә, җирле ФСБга тиешле гаризаларын язып тапшыралар. Мәскәүнең I нче телеканалыннан "Жди меня" үзәк өзгеч тапшыруын бик күпләр елый-елый карыйдыр - Евгенийның әнисе Галина Петровна да олы кызы Анна белән шунда юл тота. Тапшыруны алып баручыларның берсе – танылган, бик мәрхәмәтле кино һәм театр артисткасы Чулпан Хаматованы эзләп таба. Ике тапкыр бу тапшыруны турыдан-туры эфирга яздыру барышында катнаша, телеэкран аша Евгенийның фотоларын да күрсәтәләр, әмма барысы да юкка – җавап юк, күрүчеләр дә, белүчеләр дә...
...9 ай гомерен коточкыч газаплы тәмугта – коллыкта үткәргән Евгений Карповның могҗизалы табылуының беренче шаһиты – район милициясе яшь хезмәткәре, стажер Илгизәр Әхмәтҗанов белән очраштым. Яшь милиционер менә нәрсәләр сөйләде:
– Нурия апа телефоннан хәбәр салгач та, тиз генә кулга фонарь тотып урамга йөгереп чыктым. Күрәм: әбекәйнең котын алган теге сәер бәндә безнең капкага якынлаша. Фонарь утын йөзенә юнәлттем дә кырыс кына:
– Тукта! Син кем? Кая барасың? Документларыгыз!? – дим. Билгесез кеше дигәнем ут яктысына мүкәләп, шуышып килде дә капка баганасына сөялде. Карыйм: бер аягында ботинка, бер боты шәрә, чалбар балагын ертып алып, шуның белән ялангач аягын чорнаган. Йөз чалымнарын танырлык түгел, шашкан кыяфәтле нурсыз күзләре генә елтырый.
– Качтым... качтым... мин үлмәгән – мин исән... мин яшәргә телим... коткарыгыз мине... туңам... – Менә аның беренче сүзләре шул булды. Шуннан үзен өйалдына утырттым. Җылы, коры киемгә төрә генә башладым – аңын җуйды бу. Җиргә "ишелеп" кенә төште. Үзе бертуктаусыз сулкылдый, бик каты калтырана. Тиз генә үзебезнең опергруппага хәбәр иттем. Кем белгән, бәлкем, бу кеше төрмәдән качкандыр... Ә бәлкем, ул берәр вәхши-маньяктыр?..
Бу урында инде сүзне район эчке эшләр бүлегенең криминаль милиция бүлеге җитәкчесе, майор Иван Жирковка бирик:
– Миңа бу "табылдык" турындагы оператив хәбәр шул ук төндә җиткерелде. Карповка беренче ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелеп, аңына килүгә милициягә алып кайттык. Апаста беренче төнне ул "дежурка" бүлмәсендә кунды. Медикларның вакытында күрсәтелгән ярдәме нәтиҗәле булды: хәтере тиз кайтты. Беренче сүзе:
– Мин Евгений, фамилиям Карпов. Төмәннән мин. Бер ел элек урлап, сатып җибәрделәр, мин коллыктан качтым. Өй телефоным... – булды.
Ул әйткән номер буенча иртән Төмәнгә шалтыраттык. Трубканы әнисе Галина алды:
– Сезнең улыгыз Евгений исемлеме? – дип сорап кына өлгердем, элемтә өзелде. Соңыннан, тикшерү, эзләү эшләре башлангач, әнисе белән күзгә-күз очрашкач кына белдек: аңа йөрәк өянәге булган һәм аңын җуйган икән.
– Идрәз урамында төнлә табылган бу кешенең нәкъ менә аларның улы булуына сез үзегез ышандыгызмы соң? – дип сорадым мин майор Жирковтан.
– Без XXI гасырда, компьютер заманында яшибез, – ди Михаил һәм эш кабинетындагы махсус, чит-ятлардан һәрьяклап якланган линияле компьютерны кабызды. Клавиатурада "Евгений Карпов" сүзен җыя һәм мониторда Евгений Викторович Карпов турындагы бөтен мәгълүмат пәйда булды...
– Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгълүматлар Үзәк базасында хәбәрсез югалганнар турында һ.б. файллар тупланган, ул тәүлек саен яңартыла, – дип аңлата миңа Иван Михайлович. Язманы әзерләгәндә Евгенийның могҗизалы терелүе шаһиты булган һәм дәвалаган тагын берәү – район үзәк хастаханәсенең инфекция бүлеге мөдире Г.Гайнуллинаны да күрдем. Ул сөйләгәннәрдән:
– Карповның физиологик халәте коточкыч, аңарда чиктән тыш дистрофия иде. Соң, уйлап карагыз, 1 центнерлы, алып гәүдәле ир безгә китергәндә 47 килограммга гына калган иде бит. Ә эчке органнарында бер тайпылыш та тапмадык. Амнезия – хәтер югалту халәтеннән дә тиз чыкты ул. Бөтен дәвалау процедурасы көчәйтелгән ашату рационы, организмны "уятып" җибәрә һәм хәл кертә торган медикаментлар гына иде. Апрель башында төннәрен температура 15-20 градуска кадәр төшкәләде. Ә ул ярым-ялангач, атна буе авызына бер тәгам ризык капмаган, бер йотым су эчмәгән килеш бөркәүле йөк машиналарында үткәргән!.. Кеше физиологиясе инстинктлары, яшәүгә омтылыш әнә шундый могҗизаларга сәләтле!
Карпов бик тиз, күзгә күренеп үз асылына кайта, тынычлана, сөйләшә башлый.
– 1977 елның 22 декабрендә туган мин. Тимер-томырга, тимер эшенә күңелем бик ятты. 30 яшем тулыр-тулмас, бер танышым белән үз эшебезне башладык. Тимердән чүкеп тимер капка, ишекләр, балкон, өй алды рәшәткәләре, койма-утыргычлар, яктырткычлар ясадык. Кергән табыш уртак иде. Компаньоным машина алып җибәрде. Көннәрдән беркөнне үз эшен башларга булды, күрәсең, "уртак тоткан транспорт чыгымнарына" дип миннән 100000 сум акча таптыра башлады.
...20 август иртәсендә: "Җирле автоинспекциягә барасым бар", – дип хатыным Гөлнара, 8 яшьлек кызым Оксанамны үбеп, тиздән кайтам, дип тукталышка чыгып бастым. Махсус көтеп, сагалап торганмыни – элеккеге компаньоным яныма килеп тә туктады. "Әйдә, миңа да юл уңае, тиешле җиреңә алып барам үзеңне", – ди. Һичнәрсәдән шикләнмичә машинасына кереп утырдым. Кем уйлаган аны, арткы утыргычта тагын берәү посып утырганын... Шәһәрнең тынычрак бер почмагында йөземә тончыктыргыч исле нидер сиптергәннәрен генә хәтерләп калдым, каршылык күрсәтергә дә өлгермәдем – аңымны җуйдым. Бер тапкыр поезд тавышына аңга килгәнемне тонык кына хәтерлим, кул-аякларым тышаулы, башыма капчык кидерткәннәр. Аркан-богауларны өзәм дип бәргәләнә башлауга капчык тишегеннән тагын нидер сиптерделәр, беләгемә укол кададылар...
Шуннан соң бер заводта хәтерем тулысынча кире кайтты. Үземнең коллыкка төшкәнемне аңладым. Мәскәүнең зиннәтле өй-дачалары өчен гранит-мәрмәр ташлар шомартып ялтыраттык без. Дуслар да табылды тагын, алар аша Мәскәү өлкәсенең кеше күзеннән бик ерак, кайчандыр ракеталар яшерелгән ташландык җир асты хәрби шәһәрчегендә тоткынлыкта, кол итеп тотуларына төшенә башладым.
– Ә синең кебекләр күп идеме анда, Евгений?
– Бик күп, йөзгә якын кеше идек без анда.
– Ә сезне кемдер булса да саклый идеме соң?
– Ничек кенә әле! Ерткычлар алар... Ашау-эчү ничек иде дип сорарсыз – ипи белән су гына. Аның каравы даими төстә психика, хәтергә көчле йогынтылы уколлар, кеше организмына көч кертә торган махсус "энергетик" эчемлекләр белән иртә-кич дыңгычладылар безне...
– Ә авырып, хәлсезләнеп китүчеләрне дәвалаучылар булдымы?
– Нинди дәвалау турында сөйлисез сез тагын? Җелеге суырылган, хәлдән тайганнарны бер рефрижераторга ташлыйлар да юкка чыгарып килделәр. Ә алар урынына яңаларын башларын капчык белән каплап богаулап китерәләр. Бөтенесе дә таза-сау, сәламәт кешеләр. Минем үземне дә шулай итеп юк итмәкчеләр иде бит...
– Ә үзең ничек бу мәхшәрдән котыла алдың?
– Хәлсезләнеп, аңымны җуеп станок янына ауганымны хәтерлим. Бик каты салкыннан аңыма килсәм – шул суыткычта икәнмен, суык гәүдәләр арасында ятам. Машина туктагач, ниндидер бер могҗиза белән ишеген каерып ачуым истә калган. Аннан соң хәтердә тагын бушлык. Икенче бер мизгелдә "Газель" фургонында барганымны хәтерлим. Ул туктап торган арада кузовтан төшеп, юл буе кафесы янында озын автофургон күрдем, кузовка үрмәләп менеп катыргы тартмалар арасына яшеренгәнем исемдә калган. Соңгы тапкыр аңыма килгәндә фургон туктап тора иде (район милициясе версиясе буенча, бу Апас юлы өстендәге "Татнефть" АЗСы тирәсендә булырга тиеш). Бер калай кисәге белән брезент япманы ертып, яктыртылган киң асфальт юлда төшеп калуымны бик яхшы хәтерлим! Аннан төне буе урман-кырларда адашып йөрдем...
Менә шулайрак итеп таслап сөйли Евгений үз башыннан кичкәннәрне. Язма басылуга әзерләнгәндә мин югарыда тасвирланганнарга аңлатма бирү өчен район милициясе начальнигы Фәһим Фәтхуллинга да мөрәҗәгать иттем:
– Версияләр төрлечә, аларның һәммәсе тикшерелә. Оператив эзләү чаралары да күрелә, – диде полковник Фәтхуллин. – Әмма минем дә әйтәсе килгән сүзләрем бар. Интернет челтәрендә, зур газета-журналларда төрле ымсындыргыч игъланнарны бүген күпләп очратырга була. Яхшы хезмәт хакы, хәтта чит илләрдә эшләү, дөнья күрү мөмкинлеге белән кызыктыручы аферистлар азмы бүген? Ышандырып әйтәм: Евгений кичергән кебек гыйбрәтле, куркыныч хәлләр Россиядә сирәк түгел хәзер. Шуңа да бигрәк тә яшьләрне кисәтәсем килә: кызыкмагыз сез мондый матур игъланнарга, үкенечкә булмасын диюем...
Район милициясе көн-төн эшли. Төмән милициясе, федераль иминлек хезмәте (ФСБ) аша Евгенийның туганнары белән элемтәгә чыгып, бөтен мәгълүмат эшкәртелә һәм тикшерелә. Һәм туганнарына район милициясе начальнигы үзе шалтырата:
– Килегез, улыгыз табылды, ул сезне көтә!
Ике көннән Апаска Евгенийның әти-әнисе, апасы килеп җитә. Аларны полковник Фәтхуллин, майор Жирков каршы ала. Рәсми, закон таләпләре үтәлгәч, бөтенесе бергә район үзәк хастаханәсенә юнәләләр. Туганнары белән Евгенийның ничек очрашу мизгелен язып та, аңлатып та булмастыр, мөгаен. "Жди меня!" тапшыруын күрүчеләр булса, нәкъ шундый ук шок хәле, күз яше, кочаклашып елашу. Аларны кайтыр юлга озатып калучы милиция хезмәткәрләре, табиблар, шәфкать туташларының йөрәкләрен телгәләгән бу күренешне берәүгә дә күрергә дә, ишетергә дә язмасын Ходай. Исән булыйк, бер-беребезне югалтмыйча, туган һәр көнгә шатланып кына яшик әле!
Ришат ҖАМАЛИЕВ |
Иң күп укылган
|