поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.06.2015 Җәмгыять

Казан һавасын Пермьдә тутыралар?

Казанга килгән туристлар үзләре белән истәлеккә нәрсә алып китә? Интернетта уздырылган сораштырулардан күренгәнчә, туристлар арасында иң популяр әйберләр исемлегенең башында чәк-чәк тора, икенче баскычта – түбәтәй белән шәмаил. Башкалага килүчеләр калфак, Казан мәчесе сувениры, шәһәр күренешләре төшерелгән магнит, брелок, кружка, «Рубин» футбол командасының кепка, шарфларын, Коръән, читек, курчакларны да яратып ала икән.

 Туристларның күзе кызыгырлык башка берәр үзенчәлекле товар юкмы икән дип, мин башкаланың үзәк урамнарында урнашкан бүләкләр – сувенирлар кибетенә юл тоттым. Чагыштырмача зур гына кибеттә сатучылардан кала беркем дә юк. Берәр турист адашып кына булса да кереп чыкмасмы дип көтеп йөри-йөри, кибеттәге бөтен нәрсәне дә карап, тотып, иснәп чыктым. Ул арада бер кыз йөгереп кереп, чәк-чәк бармы дип сорады. Чит шәһәрдән дусты килгән икән, шуңа күчтәнәч итеп биреп җибәрәсе килгән. Аннары ике әби кереп, Оренбург шәлләрен сорады. Алар да үзләренә кирәк әйберне таба алмады. Эчтән генә, ник берәр турист керми икән, дип сукрана-сукрана, мин сатучылардан әле монысын, әле тегесен сораштырган булам. Тегеләрнең сөйләшәселәре килми.
 
– Безнең төнге уникегә кадәр эшлисе бар, энергиябез бетә, арыйбыз, – ди берсе.
 
– Бәлки, мин дә туристмындыр...
 
– Өч ел эшләп кемнең турист, кемнең үзебезнең кеше икәнен без күз төшереп алуга ук беләбез. Аптыратмагыз безне...
 
Аның каравы күрше кибеттәге сатучы апаең аралашучан булып чыкты. Минем белән бергә «Камчаткадан ук кунакка килгән дустыма бүләк эзләште». Баштарак шул яулык-курчакларны күрсәтеп караган иде дә, аның саен, юк, гади булмаган әйбер кирәк, дигәч:
 
– Син аны монда алып төш тә үзенә кирәген сайлап алыр. Гадәттә, бөтен кеше дә шулай эшли. Кунаклар үз акчаларын түләп, кирәген ала. Ә син әнә чәк-чәк биреп җибәрерсең. Казанны, сине сагынып чәй эчәрләр, – диде.
 
Миңа бу идея дә ошамады. Сатучы апа, бер тын уйланып утырганнан соң, кулын чәбәкли-чәбәкли табуреткасы өстенә менеп басып, өстәге киштәнең ерак бер почмагыннан тартмачык тартып чыгарды.
 
– Таптым. Татарстан нефте... Соңгысы...

Хатын-кызларның сөрмә савытына охшаган кечкенә генә бер шешәгә нефть тутырганнар. Савытны ачып иснәп тә карадык: нефть исе. Бу кайда чыккан соң дип, тартмачыкны караштырам. Бер язуы да юк. Тартмачык эченнән чыккан кәгазьгә кыскача гына Татарстанда нефть чыгарылу тарихы язылган.
 
– Кәгазенә Татарстан флагы төшерелгән бит, димәк, үзебездә чыгарылган, – ди сатучы.
 
Нефтьнең бәясе 300 сум икән. Узган елны аны күп сатканнар, бу шуларның соңгысы булып чыкты.
 
– Универсиада вакытында консерва банкасына тутырылган Казан һавасын да саттык. Нишләптер, аны да сатуга китермиләр. Халык аны кызыксынып алды, – ди сатучы.
 
Баш өстемдәге Казан һавасын суламыйча, аның консервланганын эзләп, Бауман урамының икенче башына барып чыктым. Ничек итсәм иттем, кибеткә кереп, яшеренеп яткан һаваны эзләп табып чыгардык. Ни җитте генә түгел икән, һаваның 25 проценты – Бауман урамыныкы, шуның кадәргесе үк Казан Кремленеке, 15 проценты Меңьеллык мәйданыныкы, 15 проценты Иске Татар бистәсенеке, унысы Тукай мәйданы һәм тагын унысы Зилантов монастыренеке. «Кол Шәриф» мәчете сурәтен дә төшереп куйганнар.
 
Кызык, ничек шуларны процентларга бүлеп тутыра алдылар икән дип юл буе уйланып кайттым. Һәр сорауга җавап таба белгән танышыма шалтыратып, Казан һавасы турында сөйләдем. Аның:
 
– Авыл бәрәңгесе кебек, һаман беркатлы икәнсең. Мин аның белән ике ел элек үк кызыксындым инде. Казан һавасын бездә түгел, Пермьдә тутыралар. Аны эшләп чыгара торган «Воздух города» компаниясе Пермьдә урнашкан, – дигәнен ишеткәч, тәмам кәефем кырылды.
 
Түбәтәй – кытайныкы, яулыклар Төркиядән кайтарылган, Казан һавасы – Пермьнеке. Безнең үзебезнең берәр нәрсәбез бармы соң? Бөтен ышаныч әлеге дә баягы Татарстан нефтендә. Сатучы да әйтте бит: Татарстан флагы төшерелгәч, үзебездә эшләнгән инде, диде. Шулай дип ышанасы килә...


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»