21.06.2015 Җәмгыять
Сезнең өчен бакча нәрсә ул – ялмы, әллә эшме?
Авыл кешеләре өчен бакча, җир – ел дәвамында ризык белән тәэмин итүче мәйдан ул. Моның шулай икәнен социологлар уздырган сораштыру да раслый. Бакчасы булганнарның 50 проценты, бакча – безне ашатучы, дип җавап биргән, аларның күпчелеге – авылда яшәүчеләр. Шәһәр кешеләре өчен бакча – ял урыны, табигать белән “аралашу” чарасы.
Мондыйлар – 33 процент, әмма ташкалада яшәүчеләр арасында да бакчаны буш тотмаганнары, кышка ни дә булса әзерләр өчен кулланабыз, диючеләр бар, алары – 27 процент. Үз җирендә үстерелгән яшелчә авыл кешесенең төп ризыгы булып саналса, шәһәрдәгеләрнең 4 проценты гына шулай уйлый. Ә сездә ничек? Җирдә казыну – күңел өченме, әллә мәҗбүри бил бөгү урынымы? Бакчаны гаиләгә өстәмә ризык булсын дип тотасызмы?
Фәндәс САФИУЛЛИН, җәмәгать эшлеклесе:
– Бакчада агроном – хатыным, ә мин эшче генә. Ул – оста бакчачы, мин әйткәнне башкарам. Нәрсә үсә – шуны үстерәбез. Балаларыбыз, оныкларыбыз белән бергә эшлибез, уңыш та уртак. 8 сутый җирдә барысы да үсә. Кышны чыгарлык барысын да әзерлибез. Әмма елдан-ел бакчаны эшкәртү мәйданы кими, үзебез кечерәябез. Бакча – безнең өчен ял итү урыны да, җитештерү мәйданы да.
Азат ТИМЕРШӘЕХ, җырчы:
– 10 сутый җир тотабыз, күңелгә ни кирәк – барысы да бар! Җиләк белән кыярны инде ашыйбыз, помидорлар да кызарып килә. Суган, салат, шпинат, сельдерейны әйтеп тә тормыйм! Менә шушы бакча ел әйләнәсе өч гаиләне ашата. Майга кадәр суган сатып алмадык, кишер дә, бәрәңге дә бар әле. Узган ел уңышы бетүгә, яңасы чыга. Безнең буын кешеләре җир эшкәртеп үсте, әти-әниләр дә җирне буш тотмаска өйрәтте. Дача, бакчаны ял, диләр. Безнең бүгенге тормыш тоташ ялдан тора болай да! Менә безнең әби-бабайлар, чыннан да, хезмәт белән гомер иткән. Ә без бакчада эшләп ял итәбез бит. Үзем шәхсән шулай. Җирдә казынганда тынычланам. Ходай биргән нигъмәтләрне балаларыма биргәндә күңелем сөенә.
Фарсель ЗЫЯТДИНОВ,галим, танылган бакчачы:
– Тулаем Татарстан бакчаларын алганда, бу – җитештерү резервы. Яшелчә үстерү белән шөгыльләнгән хуҗалыкларга караганда, шәхси бакчаларда уңыш күбрәк була. Алар үз гаиләләрен азык-төлек белән дә тәэмин итә, әле башкаларга да җитә, алар сату итә. Әле бакча – тәрбия чарасы да, балалар эшләп ашарга өйрәнә. Миндә җиләк-җимеш агачлары күп, аларның нигъмәтләрен туңдырам, кыш буе витамин ашыйбыз.
Нәсимә ИБРАҺИМОВА, Әлмәт шәһәре:
– Без язын, җәен авылда яшибез, шәһәрдән ерак булмаган авылда йорт салдык, бакчабыз да бар. Бәрәңге, кишер, чөгендер, помидор, кыяр, кәбестә, кабак, сарымсак, суган – барысын да үзебез үстерәбез. Җиләк-җимешләр дә бар бакчада. Аларын туңдырабыз да, компот, кайнатмалар да ясыйм. Яшелчәләрнең кайсын тозлыйм, кайсыннан икра ясыйм дигәндәй. Кыш буе базда сакланган ризык белән тукланабыз. Әле куяннар да асрыйбыз, тавыклар алабыз. Дөрес, яздан башлап көзгә кадәр бакчадан чыкмыйсың, бил бөгәсең, кош-корт карыйсың. Күршеләр аптырый: “Ник сатып кына алмыйсыз? Мохтаҗ түгел бит сез?!” – диләр. Әмма сатып алганда алар кайда һәм ничек үстерелгәнен белеп буламы соң? Гаиләмнең, табигый, сыйфатлы ризык ашавын телим. Бакча бар икән, аны ник буш тотарга?!
Рәйсә ГАРИПОВА, пенсионер (Казан шәһәре):
– Берничә ел элек Казаннан ерак булмаган Щербаково авылында йорт сатып алдык. Җир биләмәсе зур булмаса да бар. Күп вакыт шәһәрдә уза, әмма ял яки бәйрәмнәр булса, без шунда барабыз. Мунча бар, яныбызда гына урман, Казансу елгасы, Зәңгәр күл дә ерак түгел. Кем балык тотарга, йөзәргә чыгып китә, кем велосипедта йөри. Бакчада җиләк-җимеш, чәчкәләр генә үстерәбез. Матурлык өчен, күңел өчен генә. Җирдә казынуны ирем яратмый, ә мин яратам. Ләкин артык көч түгәсе килми. Балалар, шөкер, үз көнен үзләре күрә, безгә дә артыгы кирәкми. Хәзер бит ризык кибет тулы, күңелең ни тели – шул бар. Балалар тели икән, үзләре бакчада үстереп ашар, әмма аларның вакыты юк.