поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ирләрнең йөрәгенә юл ашказаны аша бара, дип саный иде минем әби. Заманында аны кардиохуриргия бүлегеннән шуның өчен кудылар.

Бүген кемнәр туган
  • 10 Июнь
  • Гөлсем Исәнгулова - актриса
  • Рамил Миндияр - җырчы
  • Энҗе Шәймурзина - җырчы
  • Ольга Данилова - чаңгычы
  • Инга Бикбулатова - язучы
  • Лилия Сибгатова - җырчы
  • Максим - җырчы
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
13.05.2009 Җәмгыять

ТАБЫНЧЫМЫ, ШОУМЕНМЫ?

Һәр районның, һәр төбәкнең үз тамадалары, мәҗлес алып бару осталары бар хәзер. Шәһәр турында әйтеп тә торасы юк. Рекламага да мохтаҗ түгел алар: кунаклар күңеленә хуш килсә, хуҗа канәгать калса– "чыбыксыз телефон" үз эшен әйбәт үти. Берсеннән-берсе ишетеп, сорашып эзләп табалар табынчыларны. Хәтта Мәскәү, Уфа, күрше Нижгар, Чувашия, Мордовиядән мәҗлескә чакырып киләләр безнең осталарны. Аек, хәләл мәҗлесләр үткәрүдә "азу ярган" Җәмил хәзрәт Фазлыев, журналист Гамил Гыйбадуллин һәм укытучы-галимә Резидә Сафиуллиналар мөселман табыннарында йөзләгән кунакны авызларына каратып тота. Күңел ачтыра, ял иттерә. Татар халкында елдан-ел популярлаша барган аек туйлар, аек юбилейлар үткәрү хәсияте хакында сөйләшү өчен Резидә ханым Сафиуллина белән очраштым әле.

 

– Әйе, мәҗлесләр күп төрле. Кайсына алынсам да, табыннышоуга әйләндереп, көчле музыка куеп, микрофонны көчле тавышка көйләп шау-шу килү ягында түгел мин, – ди Резидә. – Безнең татар  гомер-гомергә ипле-сабыр, тыныч, итәгатьле мәгънәдә күңел ачуны хуп күргән. Табында дус-ишләре, туганнары белән үз-үзен тоту әдәбен саклаган. Яшереп тормыйм, мәҗлесләрнең төрлесе туры килә. Вазифам кыстау, бокаларны бушатырга ярыштыру, сыйланырга чакыру булса да, миңа чакырылган мәҗлестән халык аек китә. Юк "эчмәгез" дип тә әйтмим, "эчегез" дип тә  кыстамыйм. Мин табынны хәмер эчеп кенә шаярып була дигән ялгыш фикергә урын калдырмаслык  итеп алып барам. Санаулы  сәгатьле мәҗлесне мәгънәле үткәрүне максат итәм, шуны төп миссиям дип саныйм. Узыштан тост әйттерү, теләк теләтү, мактау үзмаксат түгел. Әйтик, туй ике яшь йөрәкнең кавышу көне генә түгел,  һәр ике якның туганлашу, яңа гаиләгә  нигез салыну көне. Бүген бу яшьләр тормышына  программа салына: табынга җыелганнарның һәр сүзе уйлап әйтелсен, төпле, мәгънәле булсын. Җыр-бию, сүз сөйләтү арасында әлеге нәселнең үрнәк, кыйммәтле сыйфатларын күрсәтү, миллилекне,  туганлыкны ничек саклап кала алуларына басым ясыйм. Монда кода-кодагыйлар нәсел җепләрен барлый, үткәнен күз алдыннан уздыра, күңеленнән бәяләп утыра, күрегез яшьләр, менә сез нинди ыру-нәселгә кушылдыгыз, күрешез кунаклар, туганлык киләчәктә дә шулай дәвам итсен!  Катнаш туйлар, йә булмаса табында татарча аңлап бетермәүчеләр була. Кайсы телдә алып барсам да, татарлыгыбызны, гореф-гадәтләребезне төшендерергә җай табам. Әйтик, туйдан соң кода-кодагыйның ике як туганнарның бер-берләрен ничек атауларын барлыйбыз, шаяра-көлә әйттереп карыйбыз.

 

– Резидә ханым, күбебез табынчыны шоумен ролендә күрә. Сез "рульне" бөтенләй икенче якка борасыз, туйны тәрбия дәресенә әйләндерәсез түгелме соң?

 

– Арзан сүз сөйләп, килде-китте шаярышып, күз кысышып узган туйның хатирәсе күпмегә генә бара соң? Бер атнадан соң сорасаң туйның күңелне хисләндергән, хәтергә уелган бер мизгелен дә ачык кына әйтеп бирә алмыйлар. Зурдан кубып, котчыкмалы акчалар тотып уздырылган туйга ерактан-якыннан җыелучылар әллә туйганчы ашар, сыйланыр, сикереп биер-җырлар өчен киләме?! Күпләр шулайрак уйлый. Туй – ул ритуал, үзенә бер итәгать,  дипломатия сорый торган мәҗлес. Кайберәүләр моңа бик җиңел карый. Имеш, интернетта мәҗлес алып бару өчен әзер сценарийлар, уен-көлке буа буарлык. Аласың да кулланасың. Мин болай булдыра алмыйм. Гафу итегез, шундый  чагыштыру китерәм: хуш исле ит шулпасы тәмлеме, әллә кайнар суга салган пакетлы ашмы? Әйтер сүзең күңел аша узарга, мәҗлеснең мәгънәсен ачуың үзеңне канәгатьләндерергә тиеш дигән карашта торам. Күңел ачу да күп төрле була. Тозсыз мәзәк, урынсыз такмаклар батмый мөселман туенда. Бар да оят-хәя  кысаларында бара.

 

– Мордовиянең атаклы Азюрка (Белозерья) авылында Чувашиядә үткәрдем, дисез. "Цыкылдаган" мишәр туйларында "йөрәк маем"нар ничек тота үзләрен, Казан татарларыннан кайсы яклары белән аерылалар?

 

– Үз дәрәҗәләрен белүче, вәкарь саклаучы халык көн күрә  анда. Һәркайсында горурлык, үз-үзен бәяләү көчле. Алар табынга нәселләре-нәселләре белән урнашалар. Хатын-кызлар –  аерым табында, үз-үзләрен тотышлары тыныч,  зыялы. Карап торуы ук күңелле. Үземне гарәб илендә, мөселман дәүләтендә кебек хис иттем.  Ишек  янында ике-өч егет басып тора. Димәк, табындагыларга тынычлап, иркенләп күңел ачу өчен терәк, сакчы бар дигән сүз.  Азюрка татарлары бик  мул яши.

 

– Табынчы эшенә ничек кереп киттегез? Күңел ихтыяҗымы ул, башка сәбәпләре дә бармы?

 

– Үземне белә-белгәннән бирле күңел ачу, бәйрәм чараларының уртасында кайныйм. Аларны оештыручы да, алып баручы да, йә бик актив чыгыш ясаучы да мин. Артист гаиләсендә тугач аралашу, халык күз алдында булу, үз-үзеңне өздереп әйтү ихтыяҗы да бар инде. Башта туган-тумача, дус-ишләр табынчы булуымны сорадылар. Шулай кереп кителде инде. Әниемне белүче публика –  бигрәк тә мөселманнар аны махсус чакыралар. Ул мөнәҗәтләрен көйли, халык  җырларын башкара, ә мин мәҗлесне алып барам. Гөлзада Сафиуллина катнашкан туй – үзе бер вакыйга. Яшь гаиләгә онытылмас бер бүләк булып кабул ителә.

 

– Резидә ханым,  гөмбә кебек үсеп торучы  табынчы-тамадаларга карашашыгыз, мөнәсәбәтегез нинди?

 

– Мин аларга тиңдәш итеп тә, көндәшитеп тә карамыйм. Киңәш сораучылар белән рәхәтләнеп  тәҗрибә уртаклашам, белгәнемне яшермим, өйрәнсеннәр, үз-үзләрен тапсыннар. Ә тулаем алганда, туйлар алып бару –  ир-ат эше булырга тиеш дип саныйм. Ир кеше сүзе үтемлерәк, аңа ышаныч, хөрмәт күбрәк булган өчен генә  дә түгел. Элек табычылар авылның, районның иң  абруйлы, ике якны да яхшы белә торган, сүзгә оста, тәҗрибәле, сәләтле ирләр арасынан сайлап куелган. Читтән кеше чакыру гадәте булмаган. Бу очракта табынчы эталоны итеп мәрхүм галимебез Габделбәр абый Фәйзрахмановны мисалга китерер идем. Табынны бер сулышта тота белү куәсе көчле  иде анда. Һәр  кунакны шәхес дәрәҗәсендә тәкъдим итү  дисеңме,  тормыш кыйммәтләрен көнлдәлек, гади генә мисалларда җиткерү, тәрбияви элементларны  тотып алу, тәкъдим итү  осталыгы дисеңме – һәммәсе урынлы, ипле килеп чыга иде аның

 

– Резидә ханым, димәк сез дөнья алдавычларына   бирешмичә, гореф-гадәтләребезгә таянып, мәгънәле,  эчтәлекле мәҗлес үткәрү сагында торасыз! Ихлас әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Вәсилә РӘХИМОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 08.05.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы