поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.06.2015 Юмор

Бер мәхәббәт тарихы (уены-чыны бергә)

Алар очраклы рәвештә трамвай тукталышында таныштылар. Егет беренче карашка киң җилкәле, таза гәүдәле булып күренсә дә, якынрак килеп карагач, пеләш башлы һәм иләмсез зур борынлы булып чыкты. Кыз болай үзе бар яктан да килешле, тик менә аяклары кыска, гәүдәсе туп кебек булганга, биле кайсы тирәдә икәнен чамалау шактый кыен эш иде.

Егет трамвайга утыруын машина алыштырып йөрүе белән аңлатты. Кыз: «Алдый, машинасы да, «права»сы да юктыр әле, ярар, миңа димәгәе», – дип уйлап куйды, әмма кичен очрашырга дигән тәкъдимгә каршы килмәде.
 
«Аяклары бераз кәкрерәк икән, ну, ярар, бүген барыбер бүтән барыр җирем юк, моның белән беренче һәм соңгы мәртәбә булыр, аннан соң дүрт ягы кыйбла», – дип уйлады егет, кичен арзанрак кафе караштырганда. Кыз, үз чиратында: «Фу, ник ризалаштым бу дию пәрие белән очрашырга, ярар инде, кафега алып керсә, ичмасам бушка ашап чыгармын», – дип, нигә килгәненә үкенә башлады. Кафеда ул егеттән өчпочмак, пицца һәм кыйбатлы коктейль алдырырга теләде. Әмма егет: «Төнгә каршы ашау зыянлы», – дип, үзенә сыра, кызга иң арзанлы кишер согы китертте.
 
«Күпме акча әрәмгә китте», – дип, эченнән генә сукранды егет, урамга чыккач.
 
Шулай расхудлангач, билгеле, аның кызны алай җиңел генә җибәрәсе килмәде. «Әле минем аерым фатирым да бар», – дип куйды егет, башка әйтер сүзе калмагач. «Мондый саран кешенең фатиры нинди була икән», – дип уйлаган кызга кызык булып китте...
 
Дөрес, ул фатир дигәне «малосемейка»дагы бәләкәй генә бер бүлмә булып чыкты. Аның каравы, анда өстәл, ике урындык һәм кырыйлары кыршылып беткән зур диван тора иде. Төн йокысыз һәм борчулы узды. Егет ара-тирә гырлап алгалады, кыз исә бертуктаусыз одеялны үз ягына тартты.
 
«Моның ише ир белән яшәргә язмасын», – дип уйлады кыз, иртән газга чәйнек куеп йөргәндә. «Вәт, җүләр, сыра гына эчкән идем, югыйсә, кайсы җиренә кызыктым икән моның», – дип, үзен үзе тиргәде егет, күрше бүлмәгә шикәр сорап кергәндә...
 
Бер ай да узмады, алар язылыштылар. ЗАГСтан чык­канда, матур туй күлмәге кызның гәүдәсен ярыйсы гына сылу итеп күрсәтте, ә егетнең борынына әллә ни игътибар итүче булмады. Борын кемдә дә борын инде ул, аның нәрсәсен тикшерәсең?
 
Хәзер алар турында, «яратышып кавыштылар», дип сөйлиләр. Шунысы кызык, тора-бара моңа үзләре дә ышана башлады. Беренче очрашуда ук уртак тел тапканнар, ахрысы. Бер уйласаң, нишләтми кешене бу мәхәббәт дигәне...


Илдар ХӘЙРУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»