|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.06.2015 Җәмгыять
Казанда яшәүче гаиләнең 12нче балалары туганКазанда күп балалы Бочковлар гаиләсендә Дарина исемле кыз туды, аның инде ике ир туганы һәм 9 кыз туганы бар. Бочковлар гаиләсендәге уникенче сабый Россия көнендә - 12-нче июньдә туган. Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Ольга һәм Евгений Бочковлар гаиләләрен 1992 елда корганнар һәм менә инде 23 ел бәхетле яшиләр. Бу елның апрель аенда әлеге гаилә Әлмәттән Казан шәһәренә күченә. Алар унике баланың ата-анасы гына түгел, инде әби-бабай булырга да җитешкәннәр – узган ел икенче кызлары Ангелина аларга оныкларын Георгийны бүләк иткән.
|
Иң күп укылган
|