поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.06.2015 Дин

Мө­хәммәд пәйгамбәрнең сакал бөртеге салынган савытны үптерү дөресме?

Берничә көн элек кенә булып узган Болгар җыенында Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин болгарлыларга, мәңге сакларга дип, Мө­хәммәд пәйгамбәребезнең сакал бөртеген бүләк итте. Болгарлыларга тапшырганчы, сакал бөртеге салынган савытны җыенга килгән имамнарга да, олы, дәрәҗәле кунакларга да үптерде хәзрәт. Менә шушы хәл бик күпләрнең күңелендә ризасызлык тудырды.

Мондый гамәл белән башка диндәгеләргә охшый башлыйбыз лабаса. Гаҗәп тә түгел: Болгар җые­нында ут күршеләребездән – Чуашстан мөселманнарыннан – 15-17 июнь көннәрендә Шыгырдандагы “Өч сәхабә” мәчетендә Махачкалада сакланучы Пәй­гам­бә­ребез һәм ислам ядкәрләре күр­гәзмәсе була, дигән чакыру алгач, күңелгә, Шыгырданда да шундый хәл кабатланмасмы икән, дигән шик керде. Шуңа күрә “Өч сәхабә” мәчетенә килүгә, ширек булмасмы бу изге яд­кәр­ләрне карау, Ходай Тәгаләдән башка затка табынырга ярамый, дип әйтәбез бит, дип ЧР мө­селманнары мөфтие Әлбир хәзрәт Кыргановка мөрәҗәгать иттек.

– Хак әйтәсез. Менә мөн­бәребезнең өстендә бер аять язылган. Анда, дөреслектә мәчетләр Аллаһы Тәгаләнекедер, Аллаһыдан башка беркемгә дә дога кылмагыз, дога кылып, бүтән беркемнән дә ярдәм сорамагыз, дигән аять бар. Аллаһының төп әмере бу. Аңардан гына рәхмәт сорыйбыз. Шуңа күрә кешеләр бу изге әйберләрне кү­рергә нигә килә соң? Монысына шәригатьтә тәбәруг дигән хөкем бар. Гарәпчәдән, бәрәкәтле, изге әйберләрне күрү – Аллаһыга якынаю, Аның рәхмәтенә ирешү, әҗер-саваплар алу шикелле, дип тәр­җемә итәргә була аны. Моңа бер генә мисал китерим әле. Ибраһим әл-Муктадир дигән кеше хәлифә булган заманда, Рим императоры, сездә Гайсә галәйһиссәламнең йөзен сөрткән сөлге бар икән; анда аның төсе-исе калган; шуны безгә кайтарсагыз, сугышта әсир булган мөселманнарны азат итәм, дип хат яза. Кайтаргач, вәгъдәсендә тора император. Пәйгамбәрләрдә бә­рә­кәт бар дигәнне аңлата бу. Мө­хәммәд пәйгамбәребез исә – Алла­һының бөтен пәйгамбәрләрдән өстен нигъмәтле, кадерле кешесе. Мөселманнарыбызның Аллаһы йортында, изге шәгъбән аенда, рамазан ае башланыр алдыннан бу мөбарәк нәрсәләрне күрүләре күңелләрне йомшарта, – дип җавап бирде ул безгә.

Шунысын да әйтеп китү кирәк: мәчеткә ядкәрләрне күрергә кил­гән мөселманнарыбызга би­редә зиярәт кылу кагыйдәләрен тараталар. Анда, аерым алганда, чират сак­лап керергә, салаватлар укыганда башкаларга комачаулык тудыр­мас­ка кирәк; мәчет эчендә яд­кәрләргә кул белән кагылырга, үбәр­гә, кычкырып еларга ярамый, дигән юллар бар. Шөкер, без биредә бернинди этеш-төртеш күрмәдек. Мә­четнең зур намаз бүлмәсендә, үзәк­тә унөч данә изге ядкәр кулган. Пәй­гамбәребезнең чәч бөртеге, кызы хәзрәти Фатыймага бүләк ит­кән кул тегермәне, чәй-сөт эчкән касәсе, кабере өстендәге туфрагы салынган савыт янында озаграк тукталып торырга тырышалар. Чират бик зур булмаса да, ядкәрләр янында кеше агымы өзелеп тормый. Шунысы кызык: мәчет тәүлек буе ачык булганга һәм һавалар шактый эссе торганга, халык төнгә таба күбрәк килә икән. Ни гаҗәп, кайбер мөфтиләр, барып йөрмәгез, дип үгетләсә дә, Уфа якларыннан да шактый кеше килгән. Пенза, Пермь, Ульян, Самара, Нижгар, Казан, Саратов якларыннан килү­челәр аеруча күп.

– Ике көндә зиярәт кылучы­ларның саны ун мең кешедән артты. Беренче көнне Шыгырданда, икенче көнне Урмайда “Ураза якын­лашканда күңелләргә бер дә­ва” дигән мөнәҗәт-нашидләр, вә- га­зь-нәсихәт кичәсе булды. Килгән бар­ча кешене ашаттык, эчерттек. ”Күп­мегә төште?”– дип сорамагыз. Аллаһ ризалыгы өчен дип булыштылар, – дип аң­латты безгә ЧР Диния нәза­рәтенең матбугат үзәге җитәкчесе Рафис Җәмдиханов.

– Пәйгамбәребезнең шәхесен милләттәшләребез арасында тагын да ныграк популярлаштырырга, динебез хакында тирәнрәк белемнәр бирергә кирәк, дигән максатта эшләнгән зур эш бу. Бу изге ядкәрләр янында намаз укыгач, Пәйгамбәребезне янәшәбездә утырган кебек тойдык. Бу гамәлне оештырганы өчен, күршем, дустым Әлбир хәзрәткә Аллаһ рәхмәте яусын, – дип хис-тойгылары белән уртаклашты Ульян өлкәсе мөфтие Сәүбән хәз­рәт Сөләйманов.

– Ядкәрләрне күргәч алган тәэ­сирләрне әйтеп бетерерлек түгел. Пәйгамбәребезнең үзен күрг­әндәй булдык. Әлхәм­делилла, авы­лы­бызга шундый бә­хет язган булган. Аның аркасында Раббым безгә бә­рәкәтләр иңдер­сен, иманыбызны ныгытсын иде. Без шулкадәр шат, – ди әнә Шыгырдан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Ишморатова.

– Әлеге ядкәрләрне Махачкаладан икенче генә алып чыгуыбыз. Киң катлау халык каравына болай иркенләп күрерлек итеп куймаган идек. Шөкер, кеше бик әдәпле, тыныч карый, – дип бәян итте яд­кәрләрне озата килүче һәм аларга күз-колак булып тору­чыларның берсе Абдулла Ибра­һимханов.
Күргәзмәнең икенче көнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да үзендә саклана торган изге Кәгъбә ташының бер кыйпылчыгын халык каравына китереп куйды. Хезмәттәшлек итәргә теләүнең бер билгесе дип кабул итте моны дагстанлы кардәшләребез.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 84 | 19.06.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»