поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.06.2015 Җәмгыять

Илфак Шиһапов үзе төзегән "Казан арты боҗрасы" туристик маршрутын тәкъдим итә (КАРТА)

Узган атнада Әтнә районының Бәрәскә авылында сакланган тарихи корылмалар турында язган идем. Шунда ук бу авылның туристлар җәлеп итәрлек көче барлыгын да әйттем. Ул якларда Бәрәскә генә түгел, Казан артында үзенә бер аерым туристик маршрут төзеп була. Мин аны «Казан арты боҗрасы» дип әйтер идем.

Казаннан кузгалгач, беренче зур татар авылы тормышы белән танышып чыгу өчен, Әлдермешкә кереп чыгарга була. Казан ханлыгы чорында ук булган борынгы авыл.
 
Аннан – Әбрә авылы. Татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе Салих Сәйдәшевнең тамырлары шушы авылдан, бабасы  Бикчәнтәй шунда яшәгән. Биредә хәзер музей эшли.  Анда  Сәйдәшевнең уйнап үскән гармуны, үзе уйнаган пианино һәм башка бик күп экспонатлар урнаштырылган.
 
Киләсе тукталыш – борынгы Алат шәһәрлеге. Легендалар һәм кайбер документлар буенча, Алатка Сөембикә белән килгән нугай татарлары Нөгәрләре урнашкан булган. Хәер, дала элементлары бу як татарлары телендә әле дә нык сизелә. Алат шәһәрлеге зиратында берничә кабер ташы бүгенге Рус Алаты авылындагы чиркәү нигезендә диләр.
 
Алга таба – Бәрәскә. Бәрәс­кәдән соң – Әтнә. Монда әле борынгырак йортлар, татар архитектурасының үрнәкләре сакланган.
 
Әтнәдән ерак түгел Мәрҗән авылы. Шиһабетдин Мәрҗанинең туган җире. Бу авылда аңа багышланган музей да эшли.
 
Кече Әтнә, Бәрәскә, Иске Мәңгәр авылларында Казан ханлыгы чорына караган кабер ташлары бар. Болар да экскурсия­гә килүчеләргә кызыклы булырга тиеш. Мәңгәр татарга хас агач архитектура үрнәкләре белән дә кызыклы. Олы Мәңгәр авылындагы Бакиров йорты 1838 елда төзелгән. Халык телендә Вәли бай йорты дип йөртелә ул. Ярымҗимерек хәлдә булса да, аны төзәтеп була әле.
 
Арча районына керәбез.
 
Монда инде беренче тукталыш – мәш­һүр Тукаебыз туган Кушлавыч авылында. Үзе дә борынгы авыл, 1976 елдан Тукай музее да эшләп килә. Авылда «Тукай» чишмәсе дә бар.
 
Аннан киткәч – Югары, Түбән, Урта Аты авыллары. Болар да борынгылыклары һәм бу авыллар зиратларында Казан ханлыгы чорына караган кабер ташлары саклануы белән кызыклы. Авыллар шактый нык, Казан арты татарларының ничек яшәп ятуын күрсәтергә менә дигән мөмкинлек.
 
Арырак баргач, Арча үзе. Төзек, матур, данлыклы.Милли аяк киемнәре тегелешен күрсәтергә була. Арча үзәгендә апалар әле бүген дә өйдә ясалган нарат сагызы саталар.
 
Арчадан соң, билгеле инде, Иске Казан. Монда кирмәнчек торгызылган, музей, тауда Чыңгыз ханга багышлап куелган монумент, ханнар чишмәсе, каланың вал калдыклары, изгеләр зиратлары... Иске Казан үзе үк бу маршрутта шактый зур урынны һәм вакытны алырлык нокта.
 
Аннан соң инде кабат Казанга әйләнеп кайтасың.
 
Бу бер көнлек маршрут. Аның озынлыгы 180 чакрымнарга җыела. Ерак ара түгел бит инде. Туклануны Әтнәдә яки Арчада, ә иң кулае, берәр татар авылында оештырырга мөмкин.
 
Бүген, туризмга зур әһәмият бирелгән чорда, Казан белән янәшә урнашкан бу кызыклы нокталарны игътибардан читтә калдыру гөнаһ булыр иде. Әлбәттә, Болгар да, Зөя дә, Казан үзе дә мөһим туристик объектлар. Тик чын татар авылының яшәешен, югарыда аталган истәлек­ле, тарихи урыннарны карау да Казанга килүче туристлар өчен бик кызыклы булыр дип уйлыйм.


Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»