поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.05.2009 Киңәш-табыш

ГӘРӘЙ РӘХИМ: “МУНЧА 3 БҮЛМӘДӘН ТОРЫРГА ТИЕШ”

Шагыйрь Гәрәй Рәхимнең бик тә мунча керергә яратуы газетабыз укучыларына яхшы таныш. Күптән түгел “Тоттык!” дигән конкурста аның мунчада төшкән фотосурәте бирелгән иде. Укучылар да җавапсыз калмады, бер-бер артлы иҗат җимешләрен редакциягә юллады. Бәйгегә нәтиҗә ясау, мунча серләре, үләннәр файдасы турында күбрәк белер өчен, ялларда Гәрәй абыйларга – Казан янәшәсендә урнашкан Вознесение бистәсенә кунакка киттем. Мунчалары бигрәк шәп! Зур, якты, матур, ә үлән исе!!! Борынны ярып керә!

– Гәрәй абый, мунча керергә бик яратасыз. Ә анда шигырьләр иҗат иткәнегез бармы?

 

– Ләүкәдә күңелгә күптөрле уй-хыяллар, шигырь юллары килә. Чөнки анда яту бик рәхәт. Күп шигырьләр шунда туды дисәм дә була. Мунча керү, парлану тәнгә генә түгел, җанга да сихәт бирә.

 

– Ә мунча темасына кагылышлы шигырьләрегез бармы соң? Берничә җыентыгыгызны укыдым, андыйлары бер тапкыр да очрамады.

 

– Мунча турында бер шигырь дә иҗат иткәнем юк шул. Ә аның сихәте, файдасы хакында байтак кына язганым бар.

 

– Күпләрнең мунчасы газга көйләнгән. Сездә ничек?

 

– Моннан берничә ел элек безнең утын мунчасы иде. Хәзер газ белән ягабыз. Аларның әллә ни аермасы юк. Утын мунчасын якканда, күмер исе тарала, учак яна, шул ягы гына бар. Әлбәттә, янган учакны карап тору күңелгә рәхәтлек бирә. Мөмкинлек һәм вакыт бар икән, утын ягып кергән мунча әйбәтрәк инде. Чөнки учак кеше психологиясенә уңай тәэсир итә. Аңа карап торып та күңелдә якты уй-хыяллар, шигырь юллары туарга мөмкин, үткәннәрне искә төшерәсең.

 

– Ә утынның кайсысына өстенлек бирәсез? Аны үзегез әзерли идегезме?

 

– Мунча өчен иң яхшысы – каен агачы. Ә имән яксаң, кызулыгы әйбәт. Әмма күмерендә ис кала. Шул рәвешле башка ис тияргә мөмкин. Күп кеше мунчада исерә. Гел каенныкын яктык.

 

Утынны үзем әзерли идем. Бу үзе бер күңелле процесс бит. Аны алып кайтасың, кисәсең, ярасың, тирә-якка утын исе тарала. Якканда учакка карап рәхәтләнәсең...

 

– Чабыныр өчен миллекне үзегез ясыйсызмы?

 

– Әйе. Миллекне җәйдән җитәрлек итеп әзерлим.

 

Себерке белән чабыну, беренчедән, ләүкәдәге кайнар һаваны куып тәнне җылыта. Буыннар сызлавын һәм башка авыруларны бетерә, бронхлар өчен файдалы. Икенчедән, тәнгә массаж ясый. Беренче көнне мунча керәсең. Ә икенче көнне  үзем генә файдалана торган салкын мунча керәм. Анда иртән тагын бер мәртәбә чабынам. Себерке белән үземә массаж ясыйм. Үләннең сихәтле суын чабынганнан соң тәнемә сибәм. Таста себеркедән калган төнәтмә тәнне чистарта, сафландыра, яңарта. Өстемә койгач, сөртенмим. Үлән төнәтмәсе тәнгә сеңә. Ул берничә көн дәвамында организмны таза, нык итеп саклый.

 

– Кайсы үләннәргә өстенлек бирәсез?

 

– Билгеле, һәркем аларны индивидуаль куллана. Мин исә табигатьтә булганнарының барысын да мунчада файдаланам. Әйтик, бер гади каен себеркесеннән генә дә 4-5 төрлене ясыйм. Беришенең уртасына дүрт-биш имән ботагы кыстырам. Бу төр себерке аякларны, тәнне тирләүдән саклый. Икенчеләре уртасына бер ак әрем куям. Ул шулхәтле тәмле хуш ис бирә. Әчесе бөтен тәндәге бактерияләрне бетерә. Күп кеше себеркене пешергәннән соң, аның таста калган суын-төнәтмәсен сөзеп, авызын, борынын, тешләрен чайкый. Ул шулай ук бактерияләрне үтерергә сәләтле. Ангина белән авыручыларга да булыша. Тагын  каен себеркесе ясаганда 1-2 кычыткан куям. Ул организмга көч-куәт өсти, тәннең төрле авыруларга каршы тору дәрәҗәсен арттыра.

 

 Кура җиләге һәм карлыганның кисеп ата торган ботакларын чәчәк-яфраклары белән бергә җыеп алып, шуларны 3-4 см зурлыкта турап, таска салам. Гомумән, тилебәрән орлыгыннан кала, барлык төр сөтле үләнне дә кулланам: үги ана яфрагы, кычыткан, гөлбадран, әрем, бака яфрагы, меңьяфрак, календула, билчән (аның сөте кулдагы яраларны тиз төзәтә), ат кузгалагы... Әрекмәнне төбе-тамыры белән казып алам да, юып, сабагын таска турыйм. Ә тамырын әрчеп, шул көе ашарга да мөмкин. Ул витаминга бай һәм бик тәмле, баш авыртуыннан интегүчеләр өчен менә дигән дару. Тагын баш авыртканда мунчадан чыкканда әрекмәнне башка куеп, яулык бәйләргә дә була. Файдасы зур. 

 

– Cезнеңчә, мунча нинди булырга тиеш?

 

– Мунча өч бүлмәдән торырга тиеш.

 

1.Чишенү бүлмәсе. Ул мунча миченең бер ягында булып, мич авызы да шул чишенү бүлмәсе ягында урнаша. Анда мунча температурасыннан түбәнрәк, өй температурасы сакланырга тиеш. Чөнки кеше мунчадан ял итәргә чыккач, салкын тияргә мөмкин. Тик бу бүлмә артык җылы да булмасын. Ул кабат тирләтәчәк.

 

Шул ук бүлмәдә кечкенә агач өстәл, самавыр да торса, бигрәк шәп була. Ял иткәндә үләннәрдән әзерләнгән чәй эчәсең. Моның рәхәтен сүз белән генә аңлатып булмый.

 

2. Юыну бүлмәсе. Ул чишенү бүлмәсеннән нык җылы, ә чабыну бүлмәсеннән салкынрак булырга тиеш. Чөнки артык эсседә юынып булмый.

 

3.Чабыну бүлмәсе яки ләүкә. Ул зур булмый. Бер кеше сыйса, шул җиткән. Нормаль температура – 60-70 градус. Югарырак температура булса, организмга авыр. Ә кимрәк икән, тән җитәрлек дәрәҗәдә тирләп бетмәскә мөмкин.

 

Ләүкәдә таш өстенә үлән суы сибеп, пар чыгарасың. Ул шундук кызу таш өстендә кибеп бетә. Бүлмәгә хуш ис тарала. Ләкин ул суны сөзеп салырга кирәк. Югыйсә яфраклар таш өстендә кибеп янарга, бүлмәгә төтен чыгарга мөмкин.

 

Тагын шуны әйтәсем килә: мунча тәнгә сихәт, күңелгә рәхәтлек кенә биреп калмый, ә үзара мөнәсәбәтләрне дә ныгыта. Кеше мунчаны үзе генә керми бит. Әйтик, ир белән хатын яки апа белән сеңел, яисә абый белән эне, дуслар бергә җыелып керергә мөмкин. Мунча керү процессында башкаларга карата булган мөнәсәбәтләр ныгый. Бер-береңнең аркасын уасың, рәхәтләнеп сөйләшәсең, мәгълүмат туплыйсың, бу үзара ярдәмчеллекне арттыра.

 

– Конкурска килгәндә, укучыларның сезнең сурәткә багышлап язган иҗат җимешләренә карата фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде.

 

– Барысын да укып бардым. Бик ошады. Бу бит укучыларның газетада дөнья күргән язмаларны укуы гына түгел, ә аларга карата үз фикерен белдерү дә. Бик күркәм күренеш. Аларга зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Теләгем: укучылар үзләре дә  биргән киңәшләремә таянып, үрнәк алып, халыкта онытыла барган, әби-бабайлардан калган мунча керү традицияләрен тергезсеннәр иде. Мунчаны пропагандаласыннар. Мунчага карата мөнәсәбәт – татар халкында сәламәтлекне саклауның бер төре. Саулык киләчәк өчен бик кирәк. Шулай ук редакциягә, фотомны биреп, бәйге игълан иткәнгә рәхмәт җиткерәм.

 


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ 18 | 08.05.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»