|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2015 Дин
Казанда "Рамазан такси" эшләячәкИзге Рамазан аенда "Ярдәм" фонды Казанның "Ярдәм" мәчетендә "Рамазан таксие" акциясен башлап җибәрә. Акциянең максаты - ифтар һәм төнге намаздан соң өлкәннәрне һәм инвалидларны өйләренә тарату. "Ярдәм" мәчетенең имамы, "Рамазан таксие" акциясенең координаторы Рамил хәзрәт Ибрагимов хәбәр итүенчә, бу чарада машинасы булган һәркем катнаша ала.
Акция "Ярдәм" мәчетендә беренче тапкыр үткәрелә. Рамил Ибраһимов әйтүенчә, инде уннан артык кеше катнышырга теләк белдергән.
Рамазан ае дәвамында "Ярдәм" мәчетендә ифтар ашлары да уткәреләчәк.
Акциядә катнашырга теләүчеләр 8 987 421 73 74 телефоны аша Рамил хәзрәткә шалтырата ала.
--- |
Иң күп укылган
|