|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2015 Экология
Буа төбәгендә еланнар өйгә керәБуа районында еланнар күбәйде. Шәһәрнең Төньяк бистәсендә яшәүчеләр өйгә тузбаш керүе турында да хәбәр иткәннәр. Охшаш хәл Килдураз авылында һәм шәһәрнең Свердлов урамында да булган дигән мәгълүмат бар. Соңгы ике очракта чакырылмаган “кунак”ның тузбашмы, агулы кара еланмы икәнен белмичә калганнар. Әлегә районда үзәк дәваханәнең “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә елан тешләве белән әлегә беркем дә мөрәҗәгать итмәгән, дип хәбәр итә җирле “Байрак” басмасы.
|
Иң күп укылган
|