поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.06.2015 Интернет

Интернетта акча эшләп буламы?

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә бер белмәгән кешеләр дуслык тәкъдим итә башлады. Гадәттә андый очракта: “Кем икән бу, мине каян белә?”– дип шул кешенең сәхифәсенә кереп карыйсың. Күп очракта йә берәр төркемгә чакыралар, йә Интернет аша күп акчалы эш белән кызыксындыралар.

Кызыкмаслык та түгел: “Көнгә нибары ике-өч сәгать буш вакыт, Интернетка керү җае һәм эшләү теләге булса, бу эш сезнең өчен. Бушлай укытабыз, карьерада үсү мөмкинлеге, чит илләргә сәя­хәтләр. Зур тырышлык күрсәт­кәндә аена 50 мең сумнан артык эш хакы...” Көненә ике-өч сәгать кенә компьютер алдында утырып, шуның кадәр акча эшләргә кем генә кызыкмас!

Акчасы булмаса, файдасы булыр

Моңарчы бер белмәгән кыз дуслык тәкъдим иткәч, сынап-тикшереп карарга булдым. Чыннан да, дуслар исемлегенә кушкач, бер-бер артлы эш тәкъдим итүләр башланды. Моның өчен аның сайтындагы фото астына өч “+” тамгасы куярга кирәк иде. Шул вакыт эшнең максат-бу­рычлары, шартлары турында миңа үзләре язып җибәрәчәкләр икән. “Әгәр дә сез үз-үзегезгә хуҗа булып, көн саен буш вакытыгызны эшкә җигеп, акча эшләргә телисез икән, без сезгә булышачакбыз”, – дип вәгъдә ителгән фото астына өч тамга куйдым. Җавап озак көттермәде.

“Безнең белән элемтәгә керүегез өчен бик шатбыз. Эш шартлары турында белешү өчен шушы сылтама аша (сылтамасы да күр­сәтелгән) керергә кирәк. Бу – челтәрле маркетинг түгел, эш башлар өчен сездән капитал да таләп ителми. Туйсагыз, эшегезне теләсә кайсы вакытта ташлый аласыз”, – диелгән анда.

Сылтама аша кереп, эшнең нидән гыйбарәт булуын белешә башладым. Ярты сәгать чамасы бик кызыклы, акчалы эш турында реклама укыдым. Ә аннан соң бу эшнең исеме танылган бер косметика компаниясе бе­лән бәйле икәнлегенә төшендем. Әлеге компания турында аң­латып торуның мәгънәсе юк инде, андагы эш шартлары турында мәктәп укучысы да белә. Ә миңа шушы эшне Интернет аша эшләп утырырга кирәк икән: клиентлар табарга, күбрәк дуслар булдырырга, тәкъдим итәргә, арзанрак бәядән сатып алып, үзем өчен булса да косметикадан файда алырга...

Шунсыз булмый

Статистика мәгълүматларына караганда, Интернет аша тәкъ­дим ителә торган эшләрнең 80 проценты сату-алуга, челтәрле маркетингка бәйле. Кемдер – косметика, кемдер – кул сәгате, кемдер кием-салым сата. Төп шартларның берсе – социаль челтәрдә ким дигәндә 500 дустың булырга тиеш.

Декрет ялына чыккач, Дания Хәлиуллина да Интернет аша кием сату эшенә керешә. Моның өчен ул башта Интернетта “онлайн-янчык” булдыра. Көн саен үзенең сайты аша кием тәкъдим итә. Әлбәттә, базар белән чагыштырганда, арзанрак бәядән. Кеше шуңа кызыга да. Товар сатып алырга теләгән кеше бәянең аванс өлешен “онлайн-янчык”ка күчерә. Шуннан Дания заказ ясый. Кием кулга төшү белән, товарның калган бәясе түләнә һәм кайдан килеп аласы хакында тәгаенләнә. “Хәтта авылларда яшәү­челәрдән дә заказлар килә башлады. Мисал өчен, 400-500 сумга кайдан күлмәк сатып алыр идең? Ә балалар футболкалары 90 сумнан башлана. Заказларын җыям да, товарлары килеп җиткәч, авылдан килүче кем дә булса үзе белән алып кайтып китә. Берен­чедән, арзан, икен­чедән, ерак ара үтеп, әллә кая кибеткә барып йөрисе юк. Җаен белеп алдылар хәзер”, – ди Дания.

Бүген аның өч меңнән артык дусты бар. Хәер, “дус”лар сирәк инде алар арасында, болар – Даниянең сатып алучылары – клиентлары. Һәр сатылган товардан билгеле бер проценты Даниянең исәп-хисабына күчеп бара. Әлбәттә, заказ күбрәк булган саен акчасы да күбрәк. Аена 10-12 мең сум акча эшли ул. Ләкин, Дания сүзләренә караганда, гап-гади кибеттә сату итсәң, күпкә җайлырак булыр иде. Анда бит клиент эзләп, Интернет аша теләсә кемне дусларга кушып утырырга, үгетләргә, товарыңны тәкъдим итәргә кирәкми. Билгеле бер хезмәт хакың да бара. Ә монда син эшләгән акча бары тик синең үз тырышлыгыңнан гына тора. Заказың күбрәк булса, акчасы була яки киресенчә.

“Беренче карашка гына җиңел тоела. Янәсе, Интернетта гына утырасың бит. Барасы, күтәрәсе, төшерәсе юк. Ләкин үзеңнең даими клиент базасын булдыру өчен кимендә ике-өч ел бушка эшләргә кирәк, – ди Дания. – Кеше киемне сатып алырга, ошатырга тиеш. Моның өчен үлчәмен туры китерергә кирәк. Ә Интернет аша сатып алуның шарты бер: алынган әйберне кире кайтарып булмый. Аннан соң бер белмәгән кешегә ышанып, акчасының бер өлешен алдан күчерергә теләүчеләр дә күп түгел. Утыра-утыра аркалар арый, күзләр шешенә. Бу эшкә алынгач, ул наркотик кебек, күбрәк акча эшләү өчен күп уйларга туры килә. Йокысыз төннәрем күп минем. Бала белән урамга чыксам да, Интернеттан аерыла алмыйм. Шулай итеп, көненә 2-3 сәгать дигәннәре алдавыч кына. Кайчак тәүлек буе утырам. Шунсыз булмый”.

Эш күп анысы

Интернет аша акча эшләргә теләүчеләргә тәкъдим ителүче хезмәтләрнең берсе, нинди дә булса сайтка кереп, анда үз фикереңне калдыруга бәйле. Дару булсынмы ул, башка төрле товармы, син шуңа уңай фикер язарга, реклама ясарга тиеш буласың. Йә булмаса, билгеле бер темага мәкалә язарга кушалар. Әйтик, А-4 форматындагы ярты бит мәкаләне син ике сәгать эчендә язып тапшырырга тиеш буласың. Шуның өчен сиңа 150-200 сум акча түлиләр. Ләкин мондый заказларны көтеп утырырга, көндәшләреңнән тартып алырга, димәк, үҗәт булырга кирәк.

Интернетта билгеле бер сайт яки сайттагы төркемне алып барып та акча эшләргә мөмкин икән. Ләкин акча нинди дә булса темага мәкалә язып кына эшләнми. Төп керем – рекламадан. Яшерен буламы ул, ачыктан-ачыкмы, үзең хәл итәсең. Иң мөһиме, реклама бирүчеләрне җәлеп итәргә генә кирәк, соңыннан үзләре үк мөрәҗәгать итә башлаячаклар. Әйтик, бер реклама постын урнаштыруның бәясе сәгатенә ким дигәндә 200 сумнан бәяләнә.

Ипи-сөтлек булса да

Тимур Гайнетдинов Интернет аша акча эшли. Инде өч ел өйдә утыра. Инвалидлыгы аркасында каядыр барып, эшләп кайту мөмкинлеге юк аның. Ләкин гаиләсен туендырырга кирәк. Ике кечкенә баласы бар.

– Әгәр дә Интернет аша эш тәкъдим иткәндә: “Сезгә берни дә эшләргә туры килмәячәк”, – дип вәгъдә итәләр икән, 99 процент очракта алдыйлар дигән сүз. Йә булмаса, мондый эштә сез беркайчан да күп акча эшли алмаячаксыз, – дип сөйли Тимур. – Интернет аша акча эшләү җаен эзли башлаганда минем дә планнарым бик зурдан иде. Акчалы эш табам да барысы да җайланачак, янәсе. Монда да, гадәти тормыштагыча, акчаны бары тик зур тырышлык белән генә эшләргә була. Үз сайтымны, блогымны булдырып карадым. Ләкин аның “раскрутка”сы өчен генә дә күпме азапланырга кирәк. Аны кемдер карарга, укырга тиеш. Димәк, сайтка керүче­ләрнең санын арттыру турында уйларга кирәк. Бу – бик авыр хезмәт. Ләкин шунсыз акча эшләп булмый.

Моның өчен күп укырга, мәгълүмат тупларга, тәүлекләр буе компьютер алдында утырырга кирәк. Минем кебек мондый эш белән гомерендә дә шөгыльләнеп карамаган кешегә бик авыр хезмәт бу. Ә инде синең сайтың яки блогың “кәттә”ләр исемлегенә эләксә, ул чакта, чыннан да, акча үзеннән-үзе тама башлый. Анда нәрсә язасын да белергә кирәк бит әле. Син профи булырга тиешсең! Теш табибы машина төзәтү сервисы ачып җибәрә алмаган кебек, монда да үз эшеңнең остасы булу кирәк. Димәк, белем, тәҗрибә, буш вакыт кирәк. Төрле товарга реклама язып, үз фикеремне калдырып булса да акча эшләргә тырышам мин. Ул кимендә 75 тамгадан (ягъни бер җөмләдән) торырга тиеш. Шуның өчен “онлайн-янчык”ка 1,75 сум күләмендә акча күчерәләр. Фикереңне җәел­де­реп белдергән очракта – 41 сумнан түлиләр, – ди Тимур.

Флер Габдрахманов, программист, интернет-копи­рай­тер:


– Бик тырышып эзләсәң, Интернетта эш табарга була. Ләкин күп акчалы эшне тиз арада кулга төшерүең икеле. Копирайтер, дизайнер, программист буларак эшләргә була, җиңел булмаса да. Ә инде бу өлкәләрдә тәҗрибәң зур булса, тагын да яхшы. Реклама тексты яза белүчеләргә дә акча эшләргә мөмкин. Ләкин кайсы өлкәгә өстенлек бирсәң дә, синең кебек өйдә утырып, акча эшләргә теләүчеләр бихисап күп, көн­дәшлеккә әзер булырга кирәк. Талантың белән берлектә чит телне дә, юридик мәсьә­ләләрне дә, техник ягын да яхшы чамаларга кирәк. Теләсә нинди эшкә алыныр алдыннан бу сайт турында мәгълүмат тупларга, форумнарда язылган фикерләрне укыр­га киңәш итәр идем. Гадәттә алдакчы эш тәкъдим итүче­ләрнең сайтта телефоннары булмый, йә булмаса, ул телефон җавап бирми, йә ялган номерлар куелган була. Бер кат кискәнче, җиде кат үлчәвең хәерле.


Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 82 |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»