|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.06.2015 Шоу-бизнес
Алсу Фазлыева 30 меңлек операция ясатканТатар эстрадасының моңлы, үрнәк гаиләсе Алсу һәм Азат Фазлыевларга кайчан шалтыратма, һәрвакыт мәҗлестә алар! Хәтта атна уртасында да никах-туйлар алып баралар. "Чыгымнарыбыз күп бит, шуңа хәлдән килгәнчә эшләргә тырышабыз", – ди Алсу. Фазлыевлар хит булырдай җырларны башкарып кына тора. Яңа иҗат ителгән "Гашыйк булам көн саен" исемле җырның да киләчәге якты күренә. Азат әйтүенчә, ул "Күгәрченем-гөлкәем" җыры кебек үк популяр булырга охшаган, чөнки аны Сабан туйларында да сорап җырлата башлаганнар. "Бу – чыннан да, бик матур җыр. Хәзер мәҗлесләрнең дә программасын үзгәрттек, шушы җырдан башлап җибәрәбез. Тиз арада аңа клип та төшерергә уйлыйбыз, Алла бирса", - диде Азат. – Яшәгән саен тәҗрибә дә күбрәк җыела, җырларны да сайлап, тикшереп кенә алабыз. Элек кенә бөтенесен рәттән җырлый идек. Мөмкинлек булса, җәйгә тагын 3 клип төшерергә ниятлибез, - ди Алсу Фазлыева.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|