|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.06.2015 Авыл
Тирес өеменә һәйкәл кирәк– Авылда иң мөһим нәрсә тирес ул, энем, – диде миңа гомере буе авылда яшәгән, күпләп мал асраган, ике бакча чәчеп яшәгән бер абзый. – Тирес бар икән, йортта тормыш бара, тирес юк икән – юк. Башта аның сүзләре миңа шактый көлке тоелган иде. Ничек инде, гафу итегез, тормыш сыер тизәге белән бәйле булсын ди?! Уйлана торгач, мин абзыйның хаклы, бик хаклы булуын аңладым. Авылларда йөргәндә игътибар итәм: иң хәлле, төзек тормышлы йортлар бакчасында – тирес өеме. Әле ул өем бер генә дә булмаска мөмкин. Нигә шулаймы?! Соң, йортта тирес өеме булсын өчен монда мал асраулары кирәк. Сыер бар икән йортта – тирес бар. Тик сыер бит ул тирес кенә түгел, сөт тә бирә, бозаулый, тормышны алга сөйри. Димәк, бу гаилә яшәргә тырыша, тормышка ябышкан.
Илфак ШИҺАПОВ |
Иң күп укылган
|