поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.06.2015 Матбугат

Гөлүсә Закирова: Милли басмалардан йөз чөерү – баланы телдән мәхрүм итү

Гаилә һәм мәктәп адәм баласы тәрбияләнә торган җирлек. Бу ике төшенчә безне гомер буе озата килә... Соңгы елларда гына Татарстанда “Гаилә һәм мәктәп” дигән журнал нәшер ителә башлады. Ул “Татмедиа”ның иң яшь басмаларыннан санала. Шуңа да карамастан, “Гаилә һәм мәктәп” бик күп гаиләләрнең яраткан журналына әверелергә өлгерде инде. Коллекивны яшь язучы Гөлүсә Закирова җитәкли. Укучыларыбызны “Гаилә һәм мәктәп” коллективының кылган гамәлләре белән якыннанрак таныштырырга булдык.

Август аенда “Гаилә һәм мәктәп” журналы чыга башлауга 2 ел тула. Моңарчы укытучылар өчен нәшер ителгән “Мәгърифәт” газетасына алмашка килгән басма бүген нинди уй-ниятләр белән яши икән?
 
- Гөлүсә ханым, “ГМ” үз укучыларын тапты дип әйтә аласызмы? Укучылар сезне ничек кабул итте?
 
- “Гаилә һәм мәктәп” башта ук әтиләр һәм әниләр журналы буларак тәкъдим ителде. Аңарчы чыгып килгән “Мәгърифәт” газетасыннан аермалы буларак, ул укытучыларга гына түгел, ә киңкүләм укучыларга – педагогик белеме булмаган аудиториягә юнәлдерелгән. Башта ук җиңел басма рәвешендә күз алдына китерелде, күбрәк файдалы киңәшләр, көнүзәк проблемалар, күзәтү һәм анализларга тырышу булыр дигән идек. Гади укучыга йөз тотсак та, мәктәпне дә урап уза алмыйбыз – балалар мәктәптә укый, анда аларны ниләр борчый – шуларны ачыкларга тырышабыз.
 
- Яшерен-батырын түгел, милли басмаларга бәйле мәсьәлә куандырырлык дип әйтә алмыйбыз. Катлаулы икътисади вәзгыять чорында тиражны саклап калу җәһәтеннән ниләр эшлисез?
 
- Тираж мәсьәләсе безнең басманы да борчый. Чоры шундый: кәгазь бәясе дә, почта чыгымнары да артты. Укучыларның басма матбугатка ихтыяҗы көннән-көн кими. Кемдер акча юклыкка сылтый, кемдер интернеттан да танышып була дигән фикердә. Без берәүне дә мәҗбүр итә алмыйбыз. Казанның 2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллинаның бу уңайдан әйткән фикере баштан чыкмый. “Милли басмалардан йөз чөерү – ата-ананың баласын телдән мәхрүм итүе ул, - дигән иде ул. – Син аны иң әүвәл яздыр. Бала беренче күрүгә татарча газета-журналларны укымас та, әмма карап куяр. Икенче тапкыр шундагы татарча сканвордларны чишәр. Аннары кулына алып укыячак ул аны”. Кайда гына барсам да, мөгаллимәнең бу сүзләрен ата-аналарга ирештерергә тырышам. Әгәр “Гаилә һәм мәктәп” журналы күңелегезгә хуш килмәгән икән, башкасына язылырга мөмкин. Әйтик, балагызга яраклы башка милли басмалар да бар бит - “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Ялкын”... Тиражны саклап калу өчен төрле чаралар уйлап табарга мәҗбүр булдык. Әйтик, “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары уртак комплектына язылган очракта, күпмедер акчаны янга калдырырга мөмкин. Газета-журналларга электрон язылу да популярлашып килә. Шул ук вакытта редакциягә килеп язылучылар да бар – кемгәдер басманың почта чыгымнарыннан башка арзангарак төшүе уңайлырак.
 
- Журнал укучылары белән еш очрашасызмы? Оештырылган бәйгеләр үз нәтиҗәсен бирәме?
 
- Журнал айга бер генә чыккач, укучылар белән элемтәне югалтмас өчен тик утырмаска тырышабыз. Сайтта махсус “бушлай консультация” сәхифәсен җанландырып җибәрдек. Анда юрист, педиатр һәм психологка татар телендә сорау юлларга мөмкин. Җаваплар турыдан-туры электрон почтага җибәрелә. Төрле бәйгеләр дә уздырабыз. Әле яңа гына Татарстан дәүләтчелеге тарихына багышланган Батулла викторинасы старт алды. Аны Рабит абый үзе алып бара. “Истәлекле 100 урын” – Татарстанның иң матур урыннарын ачыкласа, “Ямьле мәктәп” бәйгесе мәктәп яннарының җәйге матурлыгын, төзеклеген күрсәтергә ярдәм итә. Шундый тырыш мәктәпләр бар бит, нигә аларны бөтен республикага күрсәтмәскә? Узган ел “Күркәм гаилә” бәйгесе старт алды. Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды белән берлектә үткәрдек без аны. Авылда яшәп, матур, әдәпле балалар үстерүче күркәм гаиләләрне барлау максатыннан уздырыла ул. Былтыр бик саллы итеп үткәргән идек, быел колачын тагын да киңәйттек – бәйгенең район турларын уздыра башладык. Балтач районы бу эстафетаны яхшы гына башлап җибәрде. Анда җиңгән гаиләләр башкалада узачак финал турында “Күркәм гаилә-2015” исемен алу өчен көч сынашачак. Җәй айларында район турлары Кайбыч, Аксубай, Зәй, Теләче, Саба районнарында узар дип көтелә. Шул ук вакытта башка районнардан да бәйгенең район турын уздыру өчен гаризалар кабул ителә.
 
- Сездә шактый кызыклы сәхифәләр бар. Аларны алып бару өчен белгечләрне ничек эзләп табасыз?
 
- Берәр теманы өйрәнгәндә, үзебезнекеннән битәр, белгеч фикерен бирергә тырышабыз – журналыбызда төп таләпләрнең берсе шул. Бала тәрбияләү – зур җаваплылык. Хәзерге яшь гаиләләр моңа аеруча җитди карый – инвестицияләрне белемгә, тәрбиягә салырга тырыша. Заманга яраклаштырып, көндәшлеккә сәләтле лидерлар үстерергә омтылалар. Моның өчен кырык эшен кырык якка ташлап, баласын кырык мәктәпкә йөртергә әзерләр. Ә без, үз чиратыбызда, республикада гамәлдә булган спорт, сәнгать, фән мәктәпләрендә эшләүче тренер, психолог, мөгаллимнәрнең фикерләрен тәкъдим итәбез. Кирәкме ул, юкмы, кайсы мәктәпкә йөртергә кулай, бәяләре күпме... Әйе, күпләр интернетта фикерләр җитәрлек, ачабыз да карыйбыз, дияр. Әмма алай гына түгел, безнең үз менталитетыбыз бар – үз җирлегебездән, үз каланчабыздан торып эш итәргә кирәк. Әйтик, ГМО турында интернетта ни генә язмыйлар, аны укысаң, кибеттән берни дә алып ашамас хәлгә җитәрсең. Баксаң, безнең республикада ГМО, гомумән, юк икән. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе белгечләре ризыкларны дөрес әзерләргә, кибет киштәләрендәге азык-төлекне сайларга өйрәтте. Бу безнең өчен дә зур ачыш булды. Сәламәтлек мәсьәләсендә дә шул ук хәл. Әлеге сәхифәне Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары белән берлектә алып барабыз. Хәтерлисездер, балаларга ясала торган вакциналардан баш тартучы ата-аналар шактый шау-шу куптарган иде. Без, клиника белән берлектә, республиканың төрле район-авылларында эшләүче педиатрлар арасында вакцинация кирәкме-юкмы икәнлеген ачыкларга алындык. Хатлар бик күп килде. Табибларыбыз язмаларын сайтка элеп, укучылар арасында тавыш бирү уздырдык. Вакытында ясалган прививкалар файдалырак дигән нәтиҗә күпчелекне тәшкил итте.
 
- Сез үзегез дә Республика балалар клиник хастаханәсенә барып очрашулар уздырасыз бит.
 
- Әлеге хастаханәдә озак вакыт дәваланучы, айлар, хәтта еллар буе ятучы балалар бар. Без - аларны, алар безне таный башлады инде. Кардиология бүлеген шефлыкка алдык. Ай саен очрашу, мастер-класс үткәрергә тырышабыз. Роберт Миңнуллинны аеруча яраттылар, шигырьләрен кат-кат укыттылар. Дәү әни – Әлфинур апа Хисами белән “Күчтәнәч” тапшыруы төшердек. Дизайнер Лилия Ишмаковага да рәхмәтлебез. Ул журналда остаханә сәхифәсен генә алып бармый, ә биредә мастер-класслар да үткәрә. Балаларга үз кулларыгыз белән ясаган открыткаларны иң якын кешеләрегезгә бүләк итәрсез, дидек. Аларның күбесе иҗат җимешләрен үзләрен дәвалаучы табибларга бүләк итте – искиткеч күренеш. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Тизрәк терел, дустым” дигән акция үткәргән идек. Казандагы “Энҗе” балалар бакчасы сабыйлары үз куллары белән ясаган кул эшләнмәләре белән бергә видеомөрәҗәгать тә юллады. Орчык кадәр генә балалар тизрәк терел, дип теләкләр әйтә. Аны караганда авыру балалар шатлана, без елыйбыз. Күңелләрне эретерлек очрашулар, шөкер, булып тора.
 
 
- Бала тәрбияләүдә киңәшләр бирәсез, ә үзегез аларга колак саласызмы соң?
 
- Туры килә... Әле үзем дә бала белән дәваханәгә барган идем. Су буе чират. Моны күргәч, алдагы санда гына хастаханәдәге чиратлар турында әзерләнгән язманы хәтердә яңартам. Андагы: “Чиратта торганда балагызга алма ашатыгыз”, - дигән юллар искә төште дә, елмаеп куйдым. Алма ашаудан башка, берни дә үзгәртеп булмый бит. Журналда әйтелгәнчә, алдан язылып, вакытына туры китереп барырга туры килде. Гомумән, безнең журналистлар да - яшь әти-әниләр. Борчыган бер генә проблеманы да уратып узмаска тырышабыз.
 
- Шәхсән үзегез тәрбия орлыклары кайда күбрәк салына дип уйлыйсыз – мәктәптәме әллә гаиләдәме?
 
-  Бала көннең күп өлешен мәктәптә уздыра. Әмма тәрбиясез кешенең баласы анда гына камил тәрбиягә ирешә алмый. Мәктәп – коллективка яраклаштыру урыны. Димәк, иң элек гаиләбезне күркәм итәргә тиешбез. Югыйсә, мөгаллимнәребездән дә, хәзерге ата-аналарның үзләрен тәрбияләргә кирәк дигән фикер ишетеп, җаннар өшеп китә. Күркәм холык, матур үрнәк, иман, тырышлык хөкем сөргән ояда начар шытымнар булмас.

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 14.06.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»