|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.06.2015 Язмыш
![]() Сагынабыз сине, Алсу!Хезмәттәшебез, якын дустыбыз Алсу Хәсәнованың бакыйлыкка күчүенә дә 40 көн булды. Ә безнең аны уйламаган, искә алмаган сәгатебез дә юк бугай. Гел арабызда яши, җир җимертеп эшли кебек. Коллектив кына түгел, газета укучылар да бик сагына Алсуыбызны. Бүген сезнең игътибарга редакциягә килгән берничә хат тәкъдим итәбез. Монда язылган һәр сүз Алсу рухына дога булып ирешсә иде. Күңел ышанмый Бу юлларны күз яшьләрем тамган хәлдә язам. “Ватаным Татарстан”нан лаеклы ялга киткәч, минем урынга Алсу килде. Белгән-күргән дус-ишләр, хәтта журналистлар да: “Үз урыныңа кызыңны калдыргансың бит. Ай-да, башың эшләгән, шәп булган”, – диделәр. Чөнки бит икебез дә – Хәсәновләр. Якын туганлыкка ишарә бу сүзне Алсу сеңлем дә килештерде. Казанга килеп чыккан чакта Алсуыбыз мине якын туганыдай ачык йөз белән бик җылы каршылый... “Иде” дип әйтергә тел бармый. Әдәбият, сәнгать, мәдәният проблемалары турында сөйләшеп сүзебез бетмәде...
Алсу сеңлемнең якыннары бу тирән кайгыны ничек авыр кичергәннәрен бик аңлыйбыз. Бу явыз, мәрхәмәтсез чир моннан нәкъ унтугыз ел элек тату гаиләбездән олы кызым Гөлнарабызны да арабыздан йолкып алды. Җиде яшьлек оныгым Арсланны ятим калдырды. Юк, кызым, онытмыйбыз... Сине искә алып, ике-өч көнгә бер рәхәтләнеп елап алам, күңелебезне шулай юатабыз.
Үләр алдыннан миңа гына биреп калдырган кесә телефоны аша Туфан дустым белән еш кына сөйләшеп алабыз. Урыныннан зарланмый ул. Яткан җирем коры, йомшак, ди.
– Анда, өстәгеләр, ни хәлләрдә ятасыз? – дип сораштыра.
– Алсу, сеңлем, менә син дә кырык көннәр бакыйлыкта. Күнегә барасыңдыр инде. Урының ипле, яткан җирең җылы-йомшакмы? Кирәксә, кадерле сеңлем, синең белән дә кесә телефоны аша сөйләшкәләрбез. Икебезгә дә якын танышларыбыз, язучылар Фоат Галимуллин, Әхәт Сафиуллин әйткәнчә, бакыйлык урының оҗмахлы, җәннәт түрендә булсын! Караңгы гүрең һәрчак якты, авыр туфрагын һәрчак җиңел булсын!
Альберт Хәсәнов
Мәңгелеккә китеп барышы
Язучы Камил Кәримов белән төне буе Шәле буйлап Алсу Хәсәнованы эзләп йөрдем. Басмаган бер җир, кермәгән бер йорт калмады. Алсу юк. “Кайтыйк, Камил”, – дим. “Тапмыйча кайтмыйбыз, авылда гына ул. Очрашкан саен, йә чаңгы шуып килдем, йә җиләккә бардым, бер чиләк җыйдым, дип сөенеп сөйли иде”, – ди Камил. “Күрәсеңме, Камил, – дим, – әнә нинди матур йорт тора. Караңгы төшкәч, яп-якты булып утлар кабынды. Әйдә шунда керәбез!”
Керәбез, ә анда, елмаеп, сөйкемле, нурлы Алсу басып тора: “Мин бит үз өемә кайттым”, – ди. Төш дисәң, төш инде, нинди ачык күңелле Алсу безне үз өенә чакырмый. Җир куенына иңеп, авырту-сызлауларыннан, борчу-мәшәкатьләреннән тынычланып калырга, бик шәп итеп урнашырга да өлгергән.
Әй, өлгер дә кеше иде инде Алсу. Бу бер сүз генә Алсуның кемлеген ачмый әле. Ул бик җитез журналист иде, дисәм дә аз. Гаҗәп дәрәҗәдә кешелекле, нечкә күңелле, уңган, ихлас, киң күңелле кеше иде ул. Алсу белән таныш булган һәркем аның ниндилеген белә иде. Шунысы гаҗәп: бу танышлык өзелми, киресенчә, еш кына хәл-әхвәлләрне белешеп тора торган дуслыкка әйләнә. Алсу һәрвакыт үзе язган геройлары белән элемтәдә тора. Шул геройлары аның дуслары булып китә. Ул үзе язган кешеләргә гашыйк була. Без яшь чакта, героеңны яратсаң гына яхшы мәкалә язып була, дигән гыйбарә бар иде. Оста журналист буларак, Алсу да шуның буенча эш итте. Тагын шунысы куанычлы: ул үзенең геройларыннан да яраттыра белде.
Алсу Хәсәнова газетада әдәбият-сәнгать бүлегенең мөдире иде. Әмма аның өчен беркайчан да тыелган тема булмады кебек. Театрлар, артистлар, язучылар – барысы да аныкы иде. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр дә аныкы булды. Үз авылларыннан Тәслимә ханымның аягы-кулы йөрмәгән кызлары Гөлгенә белән Гөлназга ярдәм итүне Алсу башлап җибәрде. Кызлар Финляндиягә кадәр барып авыр операцияләр кичерделәр. Бу балаларның кылган догалары, укыган намазлары да Алсуның матур йортының кирпечләре булып ятадыр.
Шулай бик тиз китәсен белгәнгәме икән, Алсу эшләп тә күрсәтте, полоса-полоса яза иде ул.
Еш кына, әңгәмә жанры нәрсә инде ул, сорауларыңны язып җибәрәсең дә, шуңа җаваплар килә, диләр. Шундыйлары да бардыр, ләкин Алсу әңгәмәләре түгел. Аның сораулары сөйләшкәндә, әңгәмә корганда туа.
Мине үземне дә календарьларым, дини китапларым өчен якын итте бугай ул. Вафатына бик аз вакыт калганда да, елдагыча, Алсу редакциягә чакырып алды: “Календарьлар, Коръәннәр алып кил”, – диде. Ул аларны бүлмә саен таратып йөрде: “Коръән алыгыз, ул һәр йортта булырга тиеш”, – дип аңлатты. Динне өйрәнергә тотынды, намазга басты, Рамил хәзрәт гаиләсе белән дуслашты, алар белән ерак юлларга чыкты, аннан соң язды. Үтемле вәгазьләре белән “Иман” полосасында чыгып торды. Яңа мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин белән дә әңгәмә корды Алсу. Сөйләшүләре һәрвакыт кызыклы булды, кабатланмады.
Алсу көчле рухлы, ташып торган энергияле кеше иде. Озак авырды, ул аны кешегә сиздермәскә, белдермәскә, якыннарын борчымаска тырышты. Бер сүзе бар иде, гел: “Җиңәбез”, – диде. Мин ышандым. Ышанмаслык та түгел бит. Хастаханәгә кереп ята – мәкаләсе чыга, Германиягә дәваланырга китә – әллә нинди кызыклы язма җибәрә. Газета хезмәткәрләренә дә рәхмәтем чиксез, Алсуга ярдәм итәр өчен дә, никадәр булдыра ала, шулкадәр язмаларын чыгарырга мәйданны жәлләмәделәр, үзләре дә сүзсез борчылдылар, хәсрәтне күтәрештеләр.
Төшемә кергән өчен рәхмәт сиңа, Алсу, эзләп табышкан өчен авылдашы Камил Кәримовка да рәхмәт.
Фәния Хуҗахмәт Шәехҗан
Телбизәк дөньясы
Каләмдәшебез журналист Алсу Хәсәнованың тынгысыз йөрәге тибүдән туктау барыбызны да тынсыз итте. Бигрәк тә көтелмәгән, чын-чыннан фаҗигагә тиң югалту шул.
Яшьләрнең якты дөньядан вакытсыз, көтмәгәндә китеп баруы, гомумән дә, тетрәткеч инде. Бигрәк тә милләт җанлы, үз халкының гореф-гадәтләре, йолаларына таянып яшәүче, кардәшләренә шул гадәтләрне үз яшәеш үрнәгендә салырга тырышкан милләтпәрвәрләрне югалту тагы да үкенечле.
Алсу Хәсәнова нәкъ менә шундый – милли хасиятле, бөтен рухы белән татар җанлы иҗатчы иде. Аның вафатын бик авыр кичергән хезмәттәшләре кайгынамә игълан иттеләр; бу хәбәр Интернетка да чыгарылгач, кайгыны уртаклашып, аның каләмдәшләре, сабакташлары, гомумән, иҗаты белән даими танышып торган укучылары фикерләрен әйттеләр: аның рухи дөньясы, кешелек сыйфатлары, иҗатчы журналист буларак төп һөнәри яклары ачылды.
Журналистларны укытуда катнашым булган белгеч сыйфатында мин аның иҗатын да байтак еллар күзәтеп, өйрәнеп килдем, үрнәк алырлык мисалларын укыту барышында студентларга җиткерергә тырыштым. Аеруча аның татар журналистикасының интервью жанрын җанландырырга, төрләндерергә омтылуын, бу жанрда әдәбият һәм сәнгать кыйбласындагы яңалыкларны үзенчә алымнар белән яктыртырга тырышуын искәртә идем. Хәер, болар һәм башка юнәлештәге темаларга үзенә аерым, җентекле уйлану-фикерләшүләр алда булыр әле. Бүген исә журналист Алсу Хәсәнованың үзенең төп иҗат коралы – ана телебезгә мөнәсәбәтенә кагылышлы кайбер фикерләрне генә уртаклашып китмәкче булам.
Бу юлларны язганда үземә кагылган бер хәбәрне җиткерергә дә сәбәп чыгып тора икән: бөтен гомеремне диярлек биреп туган телебезнең телбизәк чараларын (троп, метафора, фразеологизм, әйтем, мәкаль, афоризмнар) татар матбугатында һәм башка гаммәви аралашу чараларында кулланылуын өйрәнеп, “Телбизәк дөньясында” дигән ике томлык хезмәтемне тәмамлаган көннәрем. Әлбәттә инде, бу юнәлештә “Ватаным Татарстан” газетасының чыга башлаганнан бирле иҗаты да күзәтелгән, телебезнең күчерелмә мәгънәле берәмлекләреннән дә оста файдалануда бай тәҗрибәсе чагылыш тапкан. Алсу Хәсәнова да бу мираска үзенең өлешен кертеп калдырды. Шул хакта фәнни яссылыкта, тәфсиллерәк тукталып алыйк әле.
Журналистка газиз телебезнең ике аерылгысыз лексик үзәгеннән дә – туры мәгънәле берәмлекләреннән дә, күчерелмә мәгънәлеләреннән дә файдалану фарыз, чөнки безнең гаммәви аралашу чаралары, чын публицистик әсәр буларак, укучының акылына да, хисенә дә бер дәрәҗәдә тәэсир итә; ул хәбәрне җиткереп кенә калмый, яңалыкны төшендерергә, кешенең күңеленә барып җитәрлек итеп сурәтләп, тасвирлап та бирә. Менә ни өчен кирәк аңа телебезнең ике сарылы лексик мирасы. Телебезнең күчерелмә мәгънәле үзәге дә булуы – журналистның бәяләп бетергесез бәхете инде ул! Аны файдалану өчен иҗатчыда тумыштан бирелгән тел тоемлау таланты гына булуы зарур. Алсу Хәсәновада бар иде ул сәләт.
Телбизәк хәзинәсеннән файдалану осталыгы турында сүз чыкканда бәхәсләргә дә юлыгасың, “анаң сөте белән бирелгән тел тоемлау сәләтенә тагын нәрсә өстисең, сурәтләү осталыгы язганда үзеннән-үзе чагыладыр”, диючеләр бар. Юктыр, телбизәк куллану сәләте үзеннән-үзе туса да, аны баетып тору, куллану осталыгыңны камилләштерү көндәлек хәстәрлек, тырышлык сорыйдыр.
Алсу Хәсәнова мисалында мин моны болайрак күз алдына китерәм. Дөрес, табигать, әти-әни каны аңа сурәтле күзаллау сәләте биргән, табигате белән дә ул образлы фикерләү, хискә бирелү сыйфатларына ия. Журналистиканың да ул кешеләрнең рухи дөньясы белән бәйле темаларны, төгәлрәк әйткәндә, әдәбият, сәнгать, сәхнә өлкәләрен сайлаган. Телбизәк дөньясын, нечкәлекләрен сиземләве дә, эш итүе дә шушы юнәлеш, өлкәгә якын, шуларга тартым. Инде китерелгән мисаллардан да ул кулланган телбизәкләрнең нәкъ менә шушы кыйблада, темада икәнен сизеп була: ду китереп эшләү, кубызга бию һ.б.
Телбизәк белән максатчан эш итәргә омтылган иҗатчы аларның халык куллануындагы төрләрен ачыклау, аларны сайлап алу, җыю белән махсус шөгыльләнә.
Сурәт чарасы буларак телбизәк куллану журналистка үзмаксат түгел дип кисәтәбез, ул безгә башлыча акыл, хис төсмерләрен үзенчәлеклерәк, тәэсирлерәк, үтемлерәк итеп җиткерү чарасы. Шул ук вакытта оста иҗатчылар аны әсәрнең форма сыйфатларын тәэсирле итү максатында да файдалана. Әйтик, Алсу Хәсәнова, мәсәлән, җилгә каршы тору тезмәсенең фразеологизм рәвешен, иҗтимагыйлык дәрәҗәсен халыккүләм, илкүләм дәрәҗәгә җиткереп, бөтен бер күренешкә композицион нигез итеп файдаланган: “Индрәйлеләр – андый гына җилләргә каршы торырлык халык” (“ВТ”, 2009, 14 окт.).
Алсу Хәсәнованың журналистлык осталыгы төрле жанрларның хасияти сыйфатларын нечкә тоемлауда, аларны гамәли тормышка ашыра белүдә дә чагыла. Ул аеруча интервью жанры остасы иде. Анда аның автор буларак тел нечкәлекләре чагылса, бер үк вакытта әңгәмәдәшенең сөйләм үзенчәлекләрен саклауда, аларны тасвир чарасы буларак кулланырга тырышуда күренә. Телбизәкләрне ул үзе кулланып, аларны җемелдәтеп алып үрнәк күрсәтә дә әңгәмәдәшне дә иҗади теләктәшлеккә юнәлтә, аның сөйләм нечкәлекләрен ачарга тырыша: “Иҗат коллективлары терсәкне тоеп яшәргә тиеш”, – ди артист Р.Әюпов А.Хәсәнова белән әңгәмәдә (“ВТ”, 2014, 14 март).
Һәрхәлдә, Алсу Хәсәнова текстларында кулланылган һәр телбизәк үзенең сурәтилек вазыйфасын үти, укучыга тәэсир итү бурычына тугры кала. Язмабызны укучыларыбыз да бу хакта уйлансын, иҗатташларыбыз үрнәк алсын дигән өметтә калабыз.
Илдар Низамов,
КФУ профессоры
--- |
Иң күп укылган
|