поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.06.2015 Милләт

Су татарлары, чүл татарлары...

Бу көннәрдә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ягъни ТӘҺСИ 75 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан институт директоры Ким Миңнуллинга, юбилей – кылган эш-хезмәтләргә йомгак ясау ул, нәтиҗәләр куандырамы, кебек сораулар белән мөрәҗәгать иттек. Ул аларга бәйнә-бәйнә җавап бирде.

– Чыннан да, узган елның октябреннән башлап юбилейга бәйле чаралар уздырабыз. Ел ахырында сәнгать юнәлешендә халыкара зур конференция үт­кәрдек. Февраль аенда ел йомгак­ларына багышлап, өч көнлек гыйльми җыелыш оештырдык. Анда яңа татар әдәбияты тарихын тәкъдим итү булды. Кү­ңе­лебез теләгәнчә диярлек барып чыкты. Юбилей бит ул бәйрәм итү генә түгел, яңа ниятләр, эш проектлары барлыкка килә, кадрлар мөмкинлеген дә шушында тоя башлыйбыз.

– Кадрлар дигәч, кыскартулар искә төште. Ул сезгә зур зыян салдымы?

– Ул ике этапка сузылды. Бе­ренчесендә, 2013 елда егерме процентка кыскардык. Узган ел үзәкләшү хисабына (бу нигездә техник хезмәткәрләргә кагыла) тагын бераз кыскарту булды. Гомуми планда утызлап берәмлек кыс­карды. Тик аларның күп­челеге –  фәнни хезмәткәрләр түгел, оештыру юнәлешендә эшләүчеләр. Шө­кер, хөкүмәтебез ярдәмендә әйбәт сканер алдык, махсус программа ясаттык. Дөрес, башлаган цифр­лаш­тыру эше әлегә үзебез телә­гәнчә, күз алдыбызга китергәнчә бармый. Бераз көйлисе, чарлыйсы әйберләре бар. Әлегә башлангыч этабында гына дисәм дә буладыр.

– Үз заманында, милек бү­лешкәндә ТӘҺСИ бинасы мәс­кәүлеләр карамагында калган иде. Һаман да Мәскәүгә аренда акчасы түләп торасызмы?


– Хәлебез үзгәрмәде. 1946 елдан бирле бу бинада төрле институт яшәп килде. Физиклар, механиклар, биологлар... Бездән кала барысы да – Россия Фәннәр ака­демиясенең Казан үзәгенә карый торган институтлар. Без элек-электән Татарстанга карыйбыз. Милек бүлешкәндә ничектер йок­лап калганнар дип әйтимме инде... Менә 2006 елдан коммуналь хез­мәтләр, аренда өчен, базар шарт­ла­рыннан чыгып, хөкүмә­те­без түләп тора. Ялгышмасам, елына өч миллионнан артык сумга төшә бу.

– Юбилей көннәрендә институт Гаяз Исхакый әсәрлә­ренең 15 томлыгы, Рифкать Әхмәтья­нов­ның ике томлык “Татар теленең этимологик сүзлеге” чыгуны билгеләп үтте. Тәкъдим итү тантанасында берәүләр Исха­кый­ның 20-25 томлыгын, икенчеләр 30-35 томлыгын нәшер итәргә була дип белдерде. Әдипнең мәгъ­лүм булып та табылмаган шул хәтле хезмәте бармыни? Рифкать ага да, хезмәтемнең өчтән бере генә әле бу, аны тагын да зурайтып, алты томлык итеп бастырырга мөмкин, дип чыгыш ясады. Сез нәрсә әйтерсез?

– 15 томлыкның чыгуы – зур хезмәт инде ул. Дөрес, академик басма дибез икән, әсәрләренең вариантлары да булырга мөм­кин. Билгеле, эзләүне дәвам иттерсәң, публицистик язмалары, хатлары әле табылыр. Бер­ничә әдәби әсәр дә килеп чыгуы бар. Шулай да 30-35 том ук җыелмастыр.

Инде сүзлеккә килгәндә, бу – бик зур эш. Рифкать абый белән бергәләп институт татар фәненә, җәмәгатьчелеккә зур бүләк әзерли алды. Дөресен  әйтим: ул иганә­чене үзе эзләп тапты. Бастыру чыгымнарын милли җанлы баебыз Камил Әбләзов һәм аның фикер­дәшләре үз өстенә алды. Бу сүз­лекне, чынлап та, алга таба да киңәйтеп эшләргә була.

Ирандагы Шәһри Татар бистәсе татарлары Өре Ахун Җурҗани белән Уразмөхәммәт Мәгъфури әл-Бәйрәкәви (уңда) бик кунакчыл кешеләр булып истә калган      

– Институтның саллы эш­лә­реннән   янә нинди хезмәт­ләр­не атап китәргә мөм­кин?

– Тукайның алты томлык академик басмасын эшләп, нәш­риятка тапшырдык. Аның ике томы чыккан иде инде. Тукайның 130 еллыгына ул дөнья күрергә тиеш. 130 еллыкка “Тукай энциклопедиясе” дә дөнья күрер дип өметләнәбез. Без аны тәмамлау этабында. Быел алты томлык аңлатмалы сүзлек дөнья күрә башлаячак. Соңгы елларда бүлек шушы эш белән мәшгуль булды. Зур хезмәтләрдән Фатих ага Урманчеевның өч томнан торган “Татар теленең мифологик сүзлеге”н атарга була. Бер томлык “Зур диалектологик сүз­лек” тә – күркәм казанышыбыз. Ике томлык “Татарча-урысча сүз­лек” тә шул исәптә... Саный китсәң, хезмәткәрләребез катнашында ел саен кырыклап хезмәт нәшер ителә.

– Заманында татар әлиф­ба­сына үзгәрешләр кертеп, каты к, каты г, w авазларын бел­дерүче хәрефләр өстәмәкче идек. Әмма латиницага күчәбез дип, бу ниятләр онытылды. Яңалифкә дә күчмәдек, реформалау нияте дә барып чыкмады. Реформалау ниятен кабыргасы белән куярга җыен­мый­сызмы?

– Чыннан да, бу мәсьәлә шактыйдан хәл ителмичә килә. Хәзер без орфография кагыйдәләрен алфавитка бәйләмичә генә күпмедер күләмдә чарлый алабыз. Икен­чедән, сез әйткән үзгәрешләрне кертеп, алфавитны үзгәртеп, тагын да ныграк камилләштерергә мөм­кин. Беренчесен татар дөнь­ясына әллә ни кыенлыклар ки­термичә генә башкарып була. Икенчесе – шактый зур реформа сорый торган нәрсә. Монысы инде – сәяси ихтыяр сорый торган адым, галим­нәргә генә бәйле түгел.

– Сәяси ихтыяр булсын өчен дә әүвәл бит өстәгеләргә галим­нәр тәкъдим итәргә тиеш.

– Тәкъдимнәр булмады түгел. Өч-дүрт ел элек, әлеге хәреф­ләрне дә өстәп, орфография кагый­дә­ләре дә эшләнгән иде. Бүгенге вәз­гыятьтә мондый эшкә сәяси әзер­лек булу, тәвәккәллек, эзлеклелек тә кирәк. Шунысы да бар бит әле: бу адым латин язуыннан баш тарту, кириллицаны камил­ләштерүгә генә ризалашабыз дип аңла­шылырга мөмкин. Менә бит бездә бөтен нәрсә сәясиләшә.

– Тел, әдәбият белән шө­гыль­ләнгәч, сез дәреслекләр язу белән шөгыльләнергә тиеш сыман. Әллә мин ялгышаммы?

– Татар теле, әдәбияты буенча дәреслекләр әзерләүнең бездә зур традициясе бар. Мәктәпләргә кадрлар әзерләүче оешма-учреж­дениеләр бу эш белән күптәннән шөгыльләнеп килде. Болар – КДУның татар бүлеге, пединс­ти­тут­ның үзендә татар теле, әдә­бияты кафедралары. Әле мөстә­кыйль Милли мәгариф институты бар иде. Россиянең барлык төбәкләрендә дә бар иде андыйлар. Алар туплап, коор­дина­ция­ләп, дәреслек язу белән шөгыль­ләнүчеләрнең барысын барлап, юнәлеш биреп торды. Үзгәртеп корулар башлангач, әлеге институт бетерелде. Безнең институт мәк­тәпләр белән турыдан-туры эшлә­мәсә дә, дәреслекләр әзерләүдә, язуда катнашып килде. Бүген Фәридә Хәсәнова, Диләрия Абдуллина катнаша, Мирфатих Зәкиев тә бу юнәлештә эшчәнлеген дәвам итә. Институт белгечләре бер үк вакытта эксперт рәвешендә тик­шерү, бәя бирү юнәлешендә дә эшли. Чынлап та, дәреслек язучылар шактый гына таркалган, аларны Мәгариф минист­рлыгының тиешле бүлеге булдыра, өлгерә алганча барлап, юнәлеш биреп тора.

Министрлыкта эшләп, дәреслек язучы һәр төркемнең эшчәнлеген күзәтеп бару шактый катлаулы, минемчә. Шуңа күрә без Мәгариф министрлыгына ТӘҺСИдә (бүлек буламы ул, бер лабораторияме) дәреслекләр язу белән шөгыль­ләнүчеләргә юнәлеш биреп торучы белгечләр төркеме оештырырга тәкъдим иттек. 6-7 кешедән торган әлеге төркем дәреслек язу яки моны эшләүче төркемне формалаштыру белән шөгыльләнер, туры­дан-туры минист­рлыкның тиешле бүлеге белән бергәләп, ки­рәк тапсалар, буйсынып та эшләр; минист­рлыкның ярдәмче һәм фәнни-теоретик бер структурасы булыр иде. Һөнәри дәрәҗәдә бу эш белән шөгыльләнүче, министрлык вәкилләре белән бергә семинар-конференцияләр уздыручы дәреслекләр яздыру үзәге дип күз алдына китерәм мин аны. Министрлыкта бүген дәреслек язучы һәр төркем белән аерым эшлиләр. Әлегә аннан тәгаен җавап юк.

– Гыйльми экспеди­ция­ләр­гә ел саен чыга аласызмы? Актанышка караганда Иранга бару катлаулырактыр инде?

– Экспедиция оештыру мә­сь­ә­ләсен соңгы елларда шактый югары дәрәҗәгә җиткердек. Менә 6-7 ел максатчан, планлы рәвештә ел саен ТӘҺСИнең үз транспортында Татарстанның бер районына һәм чит төбәккә чыкмый калмыйбыз. Соңгы елларда без аны комплекслы итеп оештырабыз: фольклорчы, археограф, тел, музыка белгечләрен кертеп, ун-унике көнгә җибә­рәбез. Әйтик, үзебезнекеләрдән Актаныш, Мамадыш, Чүпрәле, Кукмарада булдык. Читтәгеләр­дән Удмуртия, Пенза, Курган, Мари Иле, Әстерхан якларын гизеп кайттык. Өйрәнү-тикшерү нәти­җә­ләрен китап итеп чыгармый калмыйбыз. Узган елны тиң­дәшлекне өйрәнү программасы буенча хөкүмәттән махсус акча бүлеп бирелеп, Омск һәм Самара өлкәләрендә булып кайттык. Быел Томск һәм Оренбург өлкәсе планлаштырылган.

2013 елның ахырында Иранга сәфәр кылдык. Анда татар авыллары булуын ишеткән бар иде. Тәгаен алганда, без Иранның Төрекмәнстан белән чик буендагы Гөлстан провинциясенә бардык. Бүген анда татарча сөй­ләшеп, аңлашып була торган кешеләр сирәк. Чөнки берничә мәртәбә һәм шактый күптән күчкәннәр. Әйтик, Алтын Урда чорында ук күчкәннәр бар, диләр. XVIII гасыр башында, Петр Беренченең Персия походлары вакытында ук калган милләт­тәшләребез бар дип тә сөй­ләделәр. XIX-XX гасыр башларында Азия, Төрекмәнстан аша килеп чыккан төркемнәр булуын белдек. Каспий диңгезе яры буенда татарлар яшәгән төбәкләр – Чабак­лы, Алтын Тәпә кебек авыллар бар. Төрекмәнстан ягына карата үзләрен су һәм чүл татарлары дип бүләләр.

Ничек килеп чыгу тарихын аңлата алмасалар да, татар сүзен, атамасын беләләр. Шунысы кызык: төрекмәннәр белән дә, иранлылар белән дә кушылмаганнар, авыллары-авыл­лары бе­лән аерым урнашканнар. Әлеге Гөлстан провинциясендә фарсыларга караганда төрек­мәннәр күбрәк яши. Шуңа күрә телләренә төрекмән теле шактый нык тәэсир ясаганы сизелә. Ирандагы төрек­мәннәрнең үзәге бу.

Без анда XX гасыр башында барып урнашкан татар кеше­ләрен таптык. Кече Көмеш Тәпә, Олы Көмеш Тәпә, Хуҗа Нәфес, Кара Киле, Татар Гулия, Татар Сүфлә, Карасу, Аккамыш кебек уннан артык авыл бар. Дөрес, болар төрекмән ягыннан кергән исем­нәр дә булырга мөмкин. Әмма алар төрекмәннәр белән кушылмаган. Шәһри Татар бис­тәсендә шактый күп татар яши. Менә без шунда Уразмөхәммәт Мәгъфури әл-Бәйрәкәви дигән кеше белән таныштык. Аның бер бабасы Р. Фәхретдиннең “Асарь” әсә­­рен­дә телгә алынган Бәй­рәкәвигә туры килә. Аның энесе белән дә күрештек. Болар белән аңлашып була. Әле алар очрашуга заманында Казанда чыккан китапларны да алып килгән иде.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 81 | 11.06.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»