|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.06.2015 Мәгариф
Мәктәпләрдә “Селфи төшерү куркынычсызлыгы” дәресе кертмәкчеләрТатарстанда рус милли хәрәкәте активистлары, мәктәпләрдәге татар теле сәгатьләрен күпсенеп, “файдалырак” фәннәр керсен дип йөргәндә, федераль үзәктәгеләр “Селфи төшерү куркынычсызлыгы” дип аталган яңа дәрес сәгатьләрен кертергә тәкъдим итә. Соңгы арада кешеләрнең селфи төшергәндә имгәнү очраклары турында хәбәрләр күбәйде. Кемдер үзен фотога төшергәндә биеклектән егылган, кемнедер елан чаккан. Белгечләр мәктәпләрдә кесә телефоннарына үз-үзеңне фотосурәткә төшерүнең аяныч нәтиҗәләргә китерү ихтималын аңлаткан дәресләр кертергә кирәк, дип чаң суга. Һәрхәлдә бу сүзне “Куркынычсызлык өчен” дигән иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре әйтә.
|
Иң күп укылган
|