поиск новостей
Көн мәзәге
  • Мин берәр кайчан балаларым туена киләчәкмен дә, табындагы җылы ризыкны ашамыйча нагетслар һәм чипсы сораячакмын.

Бүген кемнәр туган
  • 22 Июль
  • Хәмид Мөштәри (1900-1981) - галим
  • Тәлгать Галиуллин - галим
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
10.06.2015 Мәдәният

Сезон ябылу уңаеннан Камал театры бүләк әзерләде

Билгеле булганча, 2015 елның 29 маенда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үзенең 109 сезонын япты. Шуңа да карамастан, күп тамашачылар соравы буенча, театр җитәкчелеге июнь аенда ел дәвамында аншлаг белән барган өч спектакльне күрсәтергә булды: 11 июньдә - «Мәхәббәт FM», 12 июньдә - «Сөясеңме, сөймисеңме...” һәм 13 июньдә – «Хуҗа Насретдин».

11 июнь 19.00 - «Мәхәббәт FM», драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев.
Бу спектакль  Камал Театры сәхнәсендә инде ике сезон барса да, аңа билетлар берничә ай алдан сатылып бетә. Моңарчы спектакльне күрү бәхетенә ирешә алмаган тамашачылар өчен бу менә дигән мөмкинлек!

12 июнь 18.00 - «Сөясеңме, сөймисеңме…» Флорид Бүләков.

Режиссер Радик Бариев тарафыннан сәхнәләштергән 109 сезон премьерасы. Баш рольләрдә Равил Шәрәфиев һәм Дания Нуруллина. Хәзер инде спектакль Флорид аганың якты истәлгенә багышланып уйнала. Автор үзе әйткәнчә:  «Бу пьеса – мәхәббәт хакында. Хәер, башка күп кенә пьесалар кебек үк, тик алардан аермалы буларак, кыска вакытлы шаулы мәхәббәт хакында түгел, ә көчле, бер гомер озынлыгына тиң сөю турында. Әлбәтта, күп еллар эчендә әлеге мәхәббәт бәйрәмнәрне дә, гадәти көннәрне дә кичергән, тик тирәнлеген, көчен югалтмаган. Миңа калса, безнең һәркайсыбыз нәкъ шундый хисләр хакында хыяллана һәм шундый мәхәббәткә юлыккан кешеләр бәхетле».

13 июнь 18.00 – «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус.

Үткән сезонның тамашачылар яратып өлгергән тагын бер премьерасы. Театр тәнкыйтьчесе, театрның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов фикеренчә: «Режиссер Фәрит Бикчәнтәев “Җирән Чичәнгә” нечкә һәм төгәл чишелеш таба алды, театр тарафынна инде “онытылган” бу пьесаны сәнгатькә һәм мәхәббәткә тыйнак кына гимн сыман яңгыратты. Тышкы яктан биографик тоелган “Гөлҗамал” пьесасы нигезендә яткан театр сәнгатенең милләтне берләштерү миссиясе мәгънәләрен ачты. Шуңа күрә “Хуҗа Насретдин” да эчтәлеккә корылган җиңел генә комедия була алмас. Күпмедер мәгънәдә бу спектакль гаугалы да булырга мөмкин”.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы