поиск новостей
  • 09.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 10.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Март
  • Ренат Вәлиев - баянчы
  • Рим Хәсәнов - композитор
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
08.06.2015 Бәйрәм

Балалар бакчасында да Cабантуй

Быел 2 июнь көнне Т.Новгород өлкәсе Сергач районы Кочко-Пожар балалар бакчасында районара сабантуй үтте. Аны Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Кочко-Пожар балалар бакчасы коллективы оештырды һәм кунакка Кызыл Октябрь районының Суыксу һәм Мәдәнә бакчаларын да чакырган иде.

Кичтән яшенле яңгыр явып узса да, сабантуй иртәсе кояшлы булып туды, матур итеп бизәлгән мәйданда яңгыраган музыка астында кунакларны каршы алдылар. Чара башланганчы ук балалар үзара дуслашып та өлгерделәр, бергәләп йөгереп уйнап алдылар.
 
Бәйрәмне Кочко-Пожар бакчасы мөдире Алсу Әхмәтбаева ачып җибәрде, барлык катнашучыларга уңышлар теләде, кунакларга килгән өчен рәхмәт белдерде. Авыл администрациясе башлыгы Рөстәм Абдуллин да сабан туенда катнашучыларны сәламләп, иң җылы теләкләр теләде. Диляра Әхмәтбаева белән Эльнара Фәхретдинова татар биюе башкардылар.
 
Бәйрәм спорт ярышлары формасында оештырылган иде. Биш бала һәм биш әнидән торган өч команда да үзләренең исемнәре, девизлары белән таныштырды. Хуҗалар командасы “Радуга”, мәдәнәлеләрнеке “Солнышко”, суыксулыларныкы “Дружба” дип аталган иде. Ярышларны башларга гына җыендылар, каяндыр Шүрәле (аны Кочко-Пожар бакчасы тәрбиясесе Гөлсинә Хөсәинова бик оста уйнады) килеп чыкмасынмы! Ул бәйрәмгә ча-кырмаганга ачуланып, барысын да кытыкламакчы булды, әмма балалар аны да катнаштырырга вәгъдә биргәч, бу уеннан кире кайтты һәм гел арада булды. Ниһаять, ярышлар башланды, барысы да диярлек нәкъ чын сабантуйлардагыча – балалар һәм зурлар “атларда” чабыштылар, капчык киеп, күкәй салган кашыкны авызга кабып йөгерделәр, чүлмәк ваттылар, су ташыдылар. Милли уеннар белән беррәттән кыршаулар (обруч) аша чыгу, йомгак җыю, шар шартлату, бәхетле гаилә рәсемен ясау кебек ярышлар да булды. Олылар тәлинкәдәге катык эченнән кәнфитне дә таптылар. Ахырда Пеппи Длинный чулок (аны да Гөлсинә уйнады) белән бергәләп биеделәр, Наталья Бәдретдиновага кушылып әниләр “Цыганочка”да сибелделәр. Тулаем алганда, бәйрәм бик күңелле үтте, бала-чага гына түгел, олылар да
 
рәхәтләнеп күңел ачтылар. Ярышларга килгәндә, я бер, я икенче команда алынга чыга барды һәм, нәтиҗәдә, дуслык җиңде. Балларны жюри ролен үтәгән китапханәче Рамилә Мустафина саный барды һәм нәтиҗәләрне игълан итте. Һәр коллектив грамота белән бүләкләнде, ә балаларның һәрбересенә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Иң олы яшьтәге катнашучы, суык-сулы Бибинур Ситдикова да махсус грамота белән бүләкләнде. Суыксу бакчасы мөдире Гөлнара Рамазанова һәм Мәдәнә бакчасы мөдире Алсу Фәхретдинова оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр, ә Алсу Әхмәтбаева, үз чиратында, бу чараны традициягә кертеп, һәр ел уздырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Иң мөһиме – балалар саны кимемәсен, бакчалар ябылмасын иде. Ә аларда, кагыйдә буларак, чын энтузиастлар эшли һәм безнең татар бакчаларының эше җитәкчелек тарафыннан һәрвакыт югары бәяләнә.
 
Кочко-Пожарда узган Кече сабантуй чәй өстәле артында җылы аралашу белән тәмамланды.
 
 
 
 
Наилә ТАҺИРОВА.

---
Туган як
№ --- | 08.06.2015
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы