08.06.2015 Җәмгыять
Балаларын караусыз калдырган ата-аналарга штраф салмакчылар
Бала хокукларын яклаучы омбудсмен Павел Астахов ваемсыз ата-аналарны акылга утыртмакчы. Балаларын караусыз калдыралар икән, андыйларга җәза булырга тиеш дигән фикердә ул. Тотарга да штраф салырга, ди. Штраф күләме – 5 мең сум тирәсе.
Шул рәвешле бюджетны да тулыландырмакчылар. 6 яшькәчә бала берүзе кала икән, ата-анасын жәлләмәскә – административ җәзага тартырга. Астахов сүзләренә караганда, тиздән барлык үзгәрешләр кертелгән текст инде әзер булачак. Административ хокук бозу турында кодекска үзгәрешләр кертүне РФ Хөкүмәте караячак. Ул хупласа, гамәлгә керә дигән сүз. Хокук яклаучылар, балалар караусыз калганда, аларның үлем очраклары арта, дип әйтә. Ә сез ничек уйлыйсыз: гамьсез ата-аналарга штраф салу дөресме, җәзалап, аларны акылга утыртып буламы?
Ринат БИКТИМЕРОВ, эшмәкәр:
– Файдасыз гамәл дип саныйм. Караусыз балалар кемнеке? Андыйлар, гадәттә, хәмер белән шаяручыларныкы. Боларга инде бер-ике генә тапкыр янау булмаган, аларга штраф та салынган була, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителәчәксез дип, кат-кат кисәтелгәннәр. Аларны өстәмә җәза, штраф дип куркытсаң ни, әйтсәң ни?! Барыбер. Бу кодекска кертелгән үзгәрешләр кем башына төшәргә мөмкин? Әйе, баласын онытып, аракы чөмереп гомерен уздыручылар аңлашыла. Тик баласын күз карасыдай саклаган ата-аналар да берникадәр вакытка игътибарын җуярга мөмкин. Була бит андый хәлләр, эш белән мавыгасың, онытылып китәсең, борылып карасаң – бала юк. Исерек ананы шуның өчен атып үтерсәң дә, ул ни өчен атып үтергәннәрен аңламаячак. Ә икенче анага, Аллам сакласын, баласы белән нидер була калса, ул аның гомерлек ярасы булып, үз-үзен җәзалаячак. 5 мең сум штрафтан да куркыныч булачак анысы.
Алсу САБИРОВА, ике бала анасы:
– Штраф булсын ул, комачауламас. Әлбәттә, штраф түләгән кешеләрнең бик сирәкләренең генә балаларга карата мөнәсәбәте үзгәрер, әмма башкаларга да сабак булыр. Үземнең дә шундый бер хәл булды. Олы кызыма – 5 яшь. Мин авырлы, ашыгыч рәвештә хастаханәгә китәсе бар, баланы калдырып китәргә туры килә, ирем кайтып җитәргә тиеш. Менә шундый форс-мажор. Ә әтисе кайтмаган, бала курыккан, подъездга чыккан, үксеп беткән. Әлеге вакыйганы бала да хәтерли, мин дә бик авыр кичерәм. Гомерлеккә психологик яра булып калды. Чит кешеләр күзлегеннән дә, үземнең фикерем дә шул: бу адымым – гамьсезлек. Штраф чәпәсәләр, дөрес эшләрләр иде. Аек акыллы кешеләр аны адекват кабул итәчәк. Эчкечеләр дә, штраф түләсә, ичмасам, бер көн булса да эчмичә, балаларын карарлар иде. Әнә Көнбатыш илләрендә урамда балаңа кычкырдың исә, чит кеше күреп, шунда ук полициягә хәбәр итә һәм ата-ана зур штраф түли.
Надия СӘФӘРГАЛИЕВА, Әтнә районы, Олы Мәңгәр авылы:
– Юкны бушка аударып утыралар! Эш күрсәтү генә инде бу, андый үзгәрешләр кертү, законнар кабул итү күп хәзер. Мәскәүлеләрнең юләрлекләренә исем дә китми башлады. Исерек гамьсез ана белән аек тормыш алып барган, әмма баласын берничә минутка игътибарсыз калдырган ананы бер-берсеннән ничек аерачаклар? Гамьсезлекнең дәрәҗәсен ничек үлчәячәкләр? Нинди бизмән белән эш итәрләр?
Фәнис ҖИҺАНША, Камал театры артисты:
– Төрле кешеләр була: аяк астына энҗе-мәрҗән сип – ул аңа игътибар итми, башкасына сабак урынына берәр гамәл кыл яки сүз әйт – ул аны гомерлеккә күңеленә сеңдереп кала. Менә монда да шулай, кемдер аны исәпкә алачак, ә кемнеңдер исе дә китмәячәк. Әмма җәза уйлап тапканда аның критерийлары булырга тиеш. Ярый, менә 6 яшькәчә кадәрге бала урамда йөри икән, үзе караулы, пөхтә, тәрбияле. Полиция аны күреп: “Син кем баласы? Күрсәт!” – дип, игътибарын беразга гына җуйган ата-анасын эзләп китәчәк. Аларга шунда ук штраф салырлар. Ә хәмердән айнымаган ата-ананың баласын күреп, аларны юллау булырмы? Нинди акчадан штраф түләтерләр икән соң?