|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2015 Мәгариф
Азнакай укучылары катнашындагы инцидентта гаеплегә карата җәза чаралары кулланырга кирәк – Энгель ФәттаховТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстанның Азнакай һәм Тәтеш районнары мәгариф идарәләре башлыклары белән очрашты. Искәртеп үтик: 28 май көнне Азнакайдан Казанга килгән 5-7 нче сыйныф укучылары, транспорт ватылу сәбәпле, үзләрен алып килгән автобуста төн кунарга мәҗбүр булган. Кичә ТР Хөкүмәте йортында республиканың юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы, комиссия җитәкчесе урынбасары Рифкать Миңнеханов сөйләгәнчә, сәфәр Азнакай районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган, автобуста 44 бала һәм 5 озатып баручы булган. Транспорт чарасының техник төзеклеге тикшерелмәгән, йөртүче исә инструктаж узмаган. “Нәтиҗәдә, автобус Казанда ватылып калган, һәм балалар анда төн кунарга мәҗбүр булган”, - диде Р. Миңнеханов. Ул шулай ук автобусның файдаланышта 33 ел булуын да искәртте.
Алсу САФИНА |
Иң күп укылган
|