07.06.2015 Җәмгыять
Суган, оек, песи баласы... Базарларда әби-бабайлар нәрсә сата?
Тавыш-тынсыз гына яшәп яткан Баулы якларыннан бөтен илне тетрәндерерлек хәбәр килеп иреште: базарга бәрәңге сатарга чыккан 82 яшьлек Зәйнулла Әбрәевнең 50 сумлык аренда хакы түләргә теләмәве өчен, контролер аның чиләкләрен тибеп очырган. Картның йөрәге бу мәсхәрәне күтәрә алмыйча, икенче көнне тибүдән туктавы турында язган идек инде.
Әлеге вакыйгадан соң Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Зәйнулла абый туганнарының кайгысын уртаклашты һәм, гаеплеләр җәзаны алырга тиеш, диде. Сүз уңаеннан, республика хөкүмәтенә бакчачы-пенсионерларга бушлай сатарга рөхсәт итәргә кирәклеге турында тәкъдим кергән. Без исә базарларда сатучы әби-бабайларның хәлләрен белештек.
«Алмадык, алмыйбыз һәм алмаячакбыз да»
Пенсионерларның һәр тиенне исәпләп, теге яки бу әйберне берничә сумга арзанрак алу өчен, шәһәрнең бер башыннан икенчесенә йөрүләре һәркемгә мәгълүмдер. Кемдер пенсия акчасына тыныч кына җан асрый алса, икенчеләргә беренчел ихтыяҗларын да канәгатьләндерергә җитми. Бакчачы-пенсионерларның күбесен базар, сәүдә үзәкләре янына барырга нужа мәҗбүр итә.
Рәхилә апа Казанның Коры елга бистәсендәге бакчасында үстерелгән яшелчәләрне Мәскәү базарында инде ун елдан бирле сата. Минем белән күрешкән көнне быел беренче генә кәсеп итүе иде. Яшел суганы – 15 сум, редискасы – 25 сум. Ул базарга пенсиянең аз булуы аркасында түгел, бакчадагы яшел байлыкны кызганудан чыга. Мул уңыш үзләреннән һәм балаларыннан да кала икән. Яшел тәмләткечләр көнендә үк сатылып бетмичә, кыяфәте ярыйсы гына булса, Рәхилә апа аны икенче көнне сата яки туган-тумачаларына таратып бетерә. Иренә инде берничә мәртәбә операция ясаганнар, шуңа да бабай янына ашыгам, тәмләткечләрне тизрәк сатып бетерәсе иде, дип пошынды.
Рәхилә апа әйтүенчә, базарда көндәшлек көчле, әмма ун ел эчендә берәүнең дә килеп бәйләнгәне һәм аренда өчен акча түләткәне булмаган.
Сөембикә апа Миңнуллина да «Мәскәү»дә тыныч күңел белән утыра, берәү дә аренда өчен акча сорап йөдәтми. Бакчачы-пенсионер берничә ел элек «Караваево» базарында кәсеп иткән булган.
– Резеда исемле хатын бездән көн дә акча җыеп йөрде: суган сатучылардан – бер төрле, помидор сатучылардан икенче төрле бәя, хәтта бернинди квитанция-язу биргәне булмады. «Мәскәү» базарында инде берничә ел сатам, – диде 30 градуслы эсседә кулчатыр астында утырган эшкуар.
Сөембикә апа без күрешкән көнне иртәнге дүрттә торып, Төньяк бистәсендәге бакчасында түтәлләрне утап, яшел суган, укроп, салат җыеп, иртә таңнан базарга килеп утырган, ике чиләк бәрәңгесе дә бар иде. Суганны 20 сумнан җибәрә.
– Монда безнең кебек, үз бакчасында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш сатучылардан кала, алыпсатарлар да күп. Алар товарны күпләп очсызга ала да безнеке кебек бәядән җибәрә, – диде Сөембикә апа Миңнуллина.
Казандагы «Родина» базарының башкарма директоры Анатолий Корюков сүзләренчә, алар базар тирәсендә тезелеп утырган эшкуар пенсионерларга кырын да карамый. Эшләсеннәр, дип кенә торалар. Өлкәннәр, бакча уңышыннан кала, оек белән песи балаларына кадәр чыгарып сата.
– Безнең базар 1997 елдан бирле эшли. Шул вакыттан башлап бүгенге көнгәчә бакчачылардан аренда хакы алмадык, алмыйбыз һәм алмаячакбыз да. Очын-очка ялгап яшәүче пенсионердан ничек акча түләттермәк кирәк? Район администрациясе дә аларга каршы әйтми, – диде базарның башкарма директоры.
Балык Бистәсе район үзәгендә пенсионерлар бакча уңышын фәкать бер урында – «Пятерочка» кибете янында сата ала, анда алардан аренда өчен сукыр бер тиен дә таләп итмиләр. Әгәр базар яисә башка төрле кибет янына барып утырсалар, кисәтү ясалачак. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов «ШК»га әйтүенчә, теләсә кайда сату оештырырга ярамый, чөнки куркынычсызлык һәм транспорт мәсьәләсе кабыргасы белән килеп баса. Хәер, Балык Бистәсе пенсионерларының алай холыксызланып, кагыйдә бозып йөргәне юк икән.
– Июнь аенда кыяр-помидорлар өлгергәч, сатучылар да күренә башлаячак. Гадәттә, 15-20 кеше иртән чыгып баса да төшкә кадәр тора, – диде Рөстәм Гыйльманов.
Пенсионерлар шәхси эшмәкәр булып теркәлә
Татарстанның Сәүдә предприятиеләре берлеге вице-президенты Гөлнара Мингалиева сүзләренчә, совет чорында тәрбияләнгән кеше буларак, ул кечкенә базарлар тирәсендә сатучыларның яшелчә, җиләк-җимешен бик теләп ала.
– Мин Нариманов урамындагы Вьетнам базарында идарә итүче булып эшләгәндә (хәзер әлеге базар юк инде), буш урыннарыбызны пенсионерларга бушка бирә идек. Әбиләр хәтта пәрәмәч сатып йөрделәр, билгеле, яхшы тормыштан урамга чыкмыйлар бит инде. Сакчыларга да, өлкәннәрне кыерсытмагыз, дип әйтә идек, – диде Гөлнара Мингалиева.
Кайбер пенсионерлар, шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, рәсми рәвештә сату итәләр, ләкин яшелчә, җиләк-җимеш ише вак-төяк белән түгел, эрерәк товар белән. Пенсионерларга аена 12 мең түләткәннәр. Бик башлы пенсионерлар исә 12 меңгә алынган урыннарын икенче берәүләргә 25-30 мең сумга бирә торган булган.
– Дәүләт карамагындагы базар ачып, анда пенсионерларга аерым тәкъдим булдырырга кирәк. Әйтик, «Агропромпарк» җитәкчелеге, базарның яртысы гына файдаланыла, дип көрсенә. Хәзер анда азык-төлек кенә сатыла, әгәр киштәгә башка төрле әйберләр дә чыкса, бу очракта барысы да отышта булыр иде, – диде Татарстанның Сәүдә предприятиеләре берлеге вице-президенты.
Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов пенсионерларның базарда сатып утырулары уңаеннан фикерен белдерүдән баш тартты.