|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2008 Интернет
"ОДНОКЛАССНИКИ" ҺӘМ "В КОНТАКТЕ" ТУРЫНДА ЙОЛДЫЗЛАР НИ УЙЛЫЙ?Гадәттә, чыгарылыш кичәсендә сыйныфташлар бер-берсенең телефон номерларын, адресларын алыша, елга бер булса да очрашырга сүз куеша. Әмма еш кына сабакташлар төрле якка таралалар да аларны табу бик авырга туры килә. Интернеттагы www.odnoklassniki.ru, www.vkontakte.ru, www.vspomni.ru, www.moikrug.ru кебек сайтлар югалган дус-ишләрне, дусларны табарга ярдәм итә. Күптән түгел Россиянең яңа сайланган президенты Дмитрий Медведев та “Одноклассники” сайтында теркәлү узганлыгын әйтте. Танылган кешеләр белән “Одноклассники” һәм “В контакте” сайтлары аша элемтәгә кердем. Аларның фикерләре сезгә дә кызыклы булыр. ЭЛЬМИРА ИСРАФИЛОВА, “Яңа гасыр” дикторы: – Бу сайтлар аша әллә кайчан онытылган танышлар белән яңадан бәйләнеш барлыкка килде. Болай очрашып булмый бит гел-гел. Күп кенә бергә укыган кызлар чит илләргә китеп беткән икән. Сайт булмаса, боларны белмәс идем. Тик шунысы начар, кайвакыт кирәкмәгән кешеләр йөдәтә.
АЛЕКСЕЙ ПОТЕХИН, “Руки Вверх” төркеме солисты: – Мондый сайтларга күбрәк эш буенча керәм. Бер уңайдан дус-ишләрем белән дә аралашып алырга җай чыга. Аларның барысы да шушында, күз алдында.
ГӨЛГЕНӘ ЛОТФУЛЛИНА, Америкага күчкән журналист: – Теркәлү битендә бөтен авыллар да күрсәтелмәгән. Үз авылымны тапмадым. Шулай да дусларым белән гел аралашып торам. Җир шарының икенче ягында яшәгәндә бик уңайлы бу.
УРАЛ РӘШИТОВ, композитор: – Сайтта көн саен булам. Һәр язган кешегә җавап бирәм. Әле армиядәге командирымны таптым. Аны үз гомеремдә башка беркайчан да күрмәм дип уйлаган идем. Капитан Котов инде күптән полковник икән, ә мин аңа һаман “товарищ капитан” дип эндәшәм. Ул үпкәләми. Мине аңлый. Минем өчен бу бит яшьлек хатирәсе…
ДЕНИС САТТАРОВ, “Рефлекс” төркеме гитарачысы: – “Одноклассники”ларда бик еш булам. Элеккеге танышларымны очраткач, күңелләрем күтәрелде.
НУР АЛИЕВ, шоумен: – Мондый сайтларны барлап чыгу күп вакытымны ала. Барлык хәбәрләрне укып, аларга җавап биргәнче ярты эш көне уза (елмайган смайлик). Шуңа күрә күбрәк төнлә утырырга туры килә. Бергә балалар бакчасына йөргән дустымны очраттым. 25 ел вакыт узган!!! “Одноклассники” сайты авыррак ачыла. Функциональ мөмкинлеге дә түбән, интерфейсы да уңайсыз. Әгәр дә mp3, jpg, 3gp кебек файллар алмашу мөмкин булса бик шәп булыр иде.
ЗАМИРӘ ГӘРӘЕВА, “Яңа гасыр” алып баручысы: – Монда мәктәпне бетергәч күрмәгән танышларымны таптым. Аларның күбесе Башкортстанда, аралашу бик мөмкин түгел. Ә болай җайлы.
ОСКАР УСМАНОВ, композитор: – Башка сайтларга караганда “Одноклассники”да эзләү мөмкинлеге бик үк уңай түгел. Җавап бирү тәрәзәсе дә бик озак эшли.
АЙГӨЛ БАРИЕВА, җырчы: – Интернет ул бик ябышкак нәрсә. Аңа, хәтта, бәйлелек барлыкка килергә мөмкин. Берзаман кешеләр бер-берсенә шалтыратмый башлый, ә челтәр аша гына аралаша. Һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш, дип уйлыйм.
Данил СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|