06.06.2015 Язмыш
Балалар әниләрен көтә
Розаның бу дөньяда юклыгына якыннары әле дә ышана алмый. Яңа гына 33 яшен тутырган, салкын тиюдән башка чирне белмәгән хатын кинәт кенә баш авыртуыннан зарлана да өч көн дигәндә бакыйлыкка китеп бара.
“Розабыз бик тыйнак, акыллы иде. Алар энем Марат белән соң гына таныштылар. Кияүгә чыкканда Розага 27 яшь иде. Яшь чакта үзен укуга багышлый. Егетләр белән йөрми. Күрәсең, насыйбын көткәндер. Ә энемә бер күрүдә гашыйк була, – дип сөйли Маратның апасы Фәридә. – Алар танышып озак йөрмәделәр. Матур гына тормыш корып җибәрделәр. Шундый тыйнак, тәрбияле кызны килен иттек. Үз-үзен тотышы белән дә башкалардан аерылып тора иде ул. Бизәнергә дә яратмады. Кычкырып торган кием дә кимәде. Табигатьтән бирелгән матурлыгы бар иде аның. Бер-берләрен яратып, хөрмәт итеп яши башлады алар. Роза ирне ир итә белде. Ике якта әти-әнине хөрмәт итте. Ир туганнарына да якты йөз күрсәтте”.
Ир дә, хатын да тормышны яратучан, эш сөючән, тырыш булып чыга. Эшләгән акчаларын җыеп, фатир да алалар. Тиздән бәхетләрен тулыландырып, уллары Алмаз туа. Марат белән Роза бер-берсен аңлап яшиләр. “Хатыным мәгънәле кеше иде. Һәр нәрсәнең җаен белде. Башка киленнәр төсле түгел иде ул. Тик гомере генә булмады. Без хәтта үпкәләшә дә белми идек”, – дип сөйли Марат.
Иртә калдырып китәсен белгәнгәме, Марат хатыныннан бер – нәрсә дә кызганмый. Юкны да сәбәп итеп бүләк ясый. Әле улларына сеңел алып кайтырга да уйлыйлар. Дөньяларын түгәрәкләп, кызлары Самира туа. Атна ахырында Роза бик тә мунча керәсе килгәнен әйтә. Марат аны авылга кайтара да кире шәһәргә китә.
Роза исә мунчадан чыккач, башы авыртудан зарлана башлый. Кичке якта, гаиләсен алырга дип, Марат та кайтып җитә. Киткәндә Роза әти-әнисенә: “Сез безгә бик кирәк”, – дип әйтә. “Әллә үләсен сизеп, киләчәктә оныкларына әби-бабасының кирәк буласын әйтте микән? Әле бит өенә кайткач та, баш авыртуын онытып торып, җыештыра, ашарга пешерә башлый. Марат хәлен сорагач, бар да әйбәт, дип җавап бирә”, – дип сөйли Фәридә. Хатынының соңгы көннәрен Марат та бүгенгедәй хәтерли. “Уянып китсәм, аяк очымда Роза басып тора. Үзе елмая, үзенең нидер әйтәсе килә. Улыбызның туган көне турында икән сүзе. Ә аңа кадәр вакыт бар иде әле”, – дип искә ала ул. Тик әнисе улының туган көненә кадәр яши алмый. Аңын югалтып егылган хатынны хастаханәгә алып китәләр, тик аңа табиблар ярдәм итә алмый. “Баш мие эчендәге тамырлар шартлаган”, – дип диагноз куя алар.
Туганнан бирле әниләре яныннан китмәгән балалар бүген аны таптыра. Алмаз һаман әнисен көтә. Фотоларына карап: “Сагындым сине, тизрәк терелеп кайт”, – дип елый. Сабый күңеле кабердә ятучы әнисенең кайчан да булса терелеп чыгасына ышана. “Мин бит бала да карый белмим, – дип өзгәләнә әтиләре. – Розасыз калгач, Җир йөзендә хатын-кызның нинди кадерле кеше икәненә тагын бер кат инандым. Барыбызга да җитми ул. Ә үткәннәрне кире кайтарып булмый. Бирешмәскә, алга карап яшәргә кирәк. Сабыйларым хакына. Аларны кеше итәсе, аякка бастырасы бар бит. Улым белән кызыма бар җылымны бирергә тырышам. Барысын да дөрес эшләсәм, Розам да риза булып ятар төсле”.