04.06.2015 Җәмгыять
Бәхеткә хокук
Элегрәк бер мәгълүмат чарасы Бразилия парламенты депутатларының үз Конституцияләренә “Илдә һәр гражданин бәхеткә хокуклы” дигән төзәтмә кертергә теләүләре, ә Япония белән Көньяк Корея халык ялчыларының бу башлангычта Бразилиядәге коллегаларына тулы теләктәшлек күрсәтүе хакында хәбәр иткән иде.
Андый төзәтмә әлеге илләрнең берәрсенең Төп законына кергәндерме, юкмы, соңыннан язучы, сөйләүчеләр булмады. Ә бит, уйлап караганда, шушы бер кыска гына җөмлә, закон төсен алганда, әлеге дәүләтләрнең Конституциясенең иң асыл маддәләренең берсенә, ә андагы хакимиятләрнең даими баш сызлавына әйләнергә дә мөмкин иде. Төп закон куша икән, теләсәң нишлә, хет чәчең белән җир себер, тик халкыңны бәхетле итми чараң юк. Ә бәхет категориясе ифрат та күп кырлы һәм күп компонентлы – ярап кара син бар булган гавамга. Тик шул хәлдә дә, тотрыклы демократия илләрендә, андый төзәтмәнең иртәме, соңмы эшләп китәренә, халыкның да бәхет-шатлыгы артырына шикләнергә кирәк микән? Төзәтмә бит коймага түгел, Конституциягә язылачак. Димәк сүзсез үтәлергә тиеш. Аларда ул үтәлә дә. Ә менә безнең – Россиянең Төп законына шундый маддә өстәлсә, ни булыр иде икән? Миңа калса, әллә ни булмас, халык аны онытыр йә бөтенләй белмәс, шуңа күрә бер генә югары чиновникның да башы чатнап авыртмас иде...
Россия Конституциясен актарам. Биредә, яхшылабрак карасаң, без фәкыйрьләрнең акка кара белән язылган нинди генә хокуклары юк. Халык азмы-күпме белгән, һәрхәлдә белергә тиешләрен генә санап китик: белемгә хокук, сәламәтлек саклауга, тораклы булуга, хезмәткә, ялга һ.б. Башка хокукларга артык кагылмыйча, шушы санап киткәннәре генә яхшылап үтәлгәндә дә, россияле зат, болай да, бәхет хакындагы теге хикмәтле маддәны өстәмичә дә, бөтенләй бәхетсез булмас иде кебек. Тик эш шунда: санап киткән хокуклар, әйткәнебезчә, гәрчә коймага акбур белән язылган булмасалар да, йә ярты-йорты гына гамәлгә ашырыла, кайбер очракларда исә бөтенләй үтәлми. Һәм Конституциябез, бу очракта, Төп закон булудан бигрәк, теләкләр декларациясе дип аталучы документ кына булып чыкмыймы дигән сорау да тумыйча кала алмый. Шушы җәһәттән, алда саналган хокукларның үтәлешен кыскача гына барлап чыгыйк әле.
Тораклы булуга хокукны алыйк. Ул бездә хәзер “ипотека” дип атала. Элек, көтәргә озаграк булса да, дәүләт хисабына торак эшләгән һәркемгә гарантияләнә иде. Ягъни, “түбәле” булуга хокук, чыннан да, бар иде. Бүген исә вәзгыять шундыйрак: бурычка бата-бата, банкларга – дәүләт рөхсәте белән безне талап рәхәт чигүче рибачыларга – ярты гомер буе алагаем процентлар түлә һәм ике бәясенә төшкән фатирыңда “бәхет”кә тиенеп яшә.
Хезмәткә хокук. Ярар, син эшле дә ди. Тик күп очракларда (бигрәк тә провинциядә) эш бирүченең көненә 11-12 сәгать кенә түгел, шимбә саен да эшләтеп, кәҗә маеңны чыгаруы синең хезмәткә хокуклы булуыңның үтәлешеме? Үзеңне яклап сүз әйттеңме, хуҗаның: “Ошамый икән, капка, әнә!” – диюе, профсоюзларның һәрдаим хуҗалар җырын җырлавы, эшсезләр армиясенең кимемәве безнең Төп законның 37 маддәсенә тәңгәлме?
43 маддә гарантияләгән белемгә хокук. Танылган режиссер һәм артист Николай Губенко бервакыт түләүле югары белемне дәүләт дәрәҗәсендәге җинаять дип атаган иде. Ата-анаңның кесәсе калын икән, син бөтенләй надан, мәктәптә өчледән артыкны күрмәгән килеш тә дәрәҗәле вуз дипломына ия була аласың. Һәм киресенчә, даһилык чаткылары сирпеп торганда да, акчаң юк икән, үзең теләгән уку йортын йә тыштан гына күрүең, йә бөтенләй күрмәвең дә бар. Беренче очракта мәгълүм мәкальне бераз үзгәртеп:
“Наданга белем биреп бактың ни дә, эт муенына энҗе-мәрҗән тактың ни” дияргә булыр иде. Һәр ике очракта да дәүләтнең оттырышта калуы бәхәссез.
Түләүсез сәламәтлек саклау. Әле яңа гына көндезге стационарга йөреп, дәвалану үтәргә туры килде. Бүлеккә кергәч, беренче гаҗәпләнү: элекке ун көнлек стационар ни өчендер җиде көнгә калган. Икенче үзгәреш: уколлар урынына – таблеткалар. Әле дә ярый төп дәва – “система” дигәннәре, ягъни венага тамчылап дару кертүне “сәдәф”кә алыштырмаганнар. Ә иң шаккатканым – шул җиде көн эчендә дәвалауны билгеләүче, контрольдә тотучы төп белгеч – “берьюлы өч урында эшләүче” колак-тамак-борын табибын, ягъни, отоларингологны бер тапкыр да күрмәдем. Менә шундый дәвалану, сәламәтлек саклау, хокуклар.
...Бәхеткә хокук дигәннән. Англиядә кеше ни дәрәҗәдә бәхетле яки бәхетсез икәнне белү өчен, еш кына берничә йөз мең респонденттан сораштыру оештырулары билгеле. Кызыктан түгел. Илнең социаль сәясәтенә соңыннан үзгәрешләр кертү ниятеннән. Менә шулай.