|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.06.2015 Җәмгыять
Белмим, нигәдер шул апага ачу килде......Безнең аста «Пятерочка» кибете. Шунда миһербанлырак җыештыручылармы, йөк ташучылармы эшли: бераз бозыла башлаган яшелчә-җимешләрне картон коробка белән шул кибет янындагы чүп контейнерына ватмый-чәчми чыгарып куялар. Көн саен. Караңгы төшкәч, анда берничә бомж килә дә шул ризыкларны чүпләп алып китә. Бу инде традиция кебек. Кибеттә эшләүчеләр боларның киләсен белә, тегеләр – монда ризык буласын. Ә бүген менә көпә-көндез яхшы гына киенгән бер апа килде дә шул чүп савытыннан үзенең күн сумкасына, ашыга-ашыга, помидор, кыяр, алма, әфлисун тутырды. Күп итеп алды. Белмим, нигәдер шул апага ачу килде...
Илфак ШИҺАПОВ |
Иң күп укылган
|