|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2015 Юмор
Волочкованың "сыер сауганын" күргәч
Балерина Волчкованың Башкортстанга барып сыер савырга өйрәнгән дип язып, муляж сыер җилемен тотып төшкән фотосурәтен элмәгән сайт калмады. Миңа аеруча күңелле булды әле аны күргәч, чөнки Татарстаныбызга, балериналарны төркеме белән сыер савырга “кайтарган” идем үзем. Әлбәттә, сәхнәдә, театраль күренештә һәм 2005 нче елда ук. Укыгыз әле, бәлки чынлап торып ышанып та куярбыз, әнә бит данлыклы балериналарыбыз тезләнеп сыер саву күренешен иренмичә килештерәләр. Булмас димә, дөнья бу! Күренеш
Сәхнәдә ике сыер савучы (Рафия, Саймә) сөйләшә.
Саймә. Ишетеңме әле, яңа хуҗа сыер савучыларны эштән җибәреп, Казаннан опера һәм балет театрыннан балериналар кайтара икән!
Рафия. Нәрсә?! Тузга язмаганны сөйләмә!
Саймә. Тыңла, бәбәгеңне киергәнче! Имеш, фермага бер белгеч килеп, сыерларның сөтне аз бирү сәбәбен ачыклап, мөһерле экспертиза кәгазе калдырган, ди. “Бу хайваннар гомер наз, иркәләү, ягымлы эндәшү тоймаганнар, шул сәбәпле төшкән сөтләрен дә бирмәгәннәр, дип заключение язган, ди, вәт. Нәрсә дип өнсезләндең ул кадәр?
Рафия. Аңлашылып җитми бу!
Саймә. Нәрсәсен аңламыйсың? Органга-сукканга, сүгенгәнгә сөтләрен бирәт нихотели, җанаш! Пүнәтне?!
Рафия. Пүнәтнесен понятно да бит... Акырмасаң хайван кешегә саныймыни ул? Кәкуй хайван, кешесе дә санамый... Тукта әле, теге аяк башында мамыкка баскан күк сикерекләп йөри торган балериналар безнең фермага кайта дисеңме?
Саймә. Аңгырайдың, чистый.
Рафия. Аңгыраймый, резина итекне ни фурмы аякларына кигәнне күз алдына китереп тә аңгыраерсың, билләһи.
Саймә. И, исең киткән. Ике бадия чиләк сөт күтәрсәләр, бер суткада плоскостопие ясала ул! Инде, яңа хуҗа джибына дүрт балеринаны алып килеп, таныштырып киткән, ди. Барлык терлекче ирләрнең кулларыннан сәнәкләре, авызларыннан папируслары төшеп телогрейкалары янып көйгән, ди. Бер Гомәр абыйныкы гына төшмәгән. Чөнки дә ул хатыны белән ел саен опера балет театрын карап кайта икән. Хәтта таныган да ди, бер-икесен, понимаешь... Ә гомер кара тутлы Рамил агарып киткән ди, аларны күргәч. Авызыңны яп, күгәрчен очып керә бит!
Рафия. Ачмассың! Болай да ачык авыз булып калганбыз бит. Иртә-кичле савыт-савыт сөт кайта иде. Эшсез калдык инде, алайса.
Саймә. Әй, исең киткән икән! Кайчан мондый бәхет тәтер иде икән – безгә путевкалар әзер икән.
Рафия. Кая, кемгә?
Саймә. Ял йортларына, сайлап аласы ди. Яңа хуҗа: “Пужалысты, кая телиләр – шуңда ял итсеннәр. Машинамда үзем илтәм. Ләкин ферма исләрен, бүген ук мунчада юып төшерә күрегез дип әйтте, ди. Әйдә безгә мунчага!..
Култыклашып чыгалар.
(Сценарийдан өзек)
Гүзәл ГАЛЛӘМОВА |
Иң күп укылган
|