04.06.2015 Җәмгыять
Ленар Шәех: “Яшь буынга остаз булырдай язучылар калмады”
Шагыйрь Ленар Шәехнең әтисе – колхозчы, тракторчы, комбайнчы, эретеп ябыштыручы, балта остасы, кыскасы, кулыннан килмәгән эше юк.
– Ленар, әтиеңнең осталыгы сиңа да күчкәнме?
– Нәрсәдер бар. Әти кул эшләренә өйрәтә иде. Мәктәптә укыганда комбайн ярдәмчесе булып эшләдем. 8 сыйныфта кечкенә генә бер келәт төзегән идем, ашлык сакларга. Җиребез зур, ел дәвамында коймаларны карап тору да минем өстә булды.
– Син – шагыйрь. Сине кемнәр укый? Бу турыда беләсеңме?
– Еш кына очрашуларга йөрим. Төрле өлкәдә иҗат итәм: лирика, балалар өчен. Балалар да, шәһәр, авыл кешеләре дә мине кызыксынып укый дип беләм. Кайбер шигырьләрем башлангыч һәм урта сыйныфлардагы дәреслекләргә керә башлады.
– Авылыгыздагы китапханәдә синең китапларны укыйлармы?
– Сораганым бар, укыйлар. Дөрес, егылып укыйлар дип әйтә алмыйм, әмма алалар.
– Хатыныңа шагыйрь белән яшәү авырдыр. Күп шагыйрь пессимист бит, әнә, бер танышым шагыйрьләрдән качып йөри.
– Хатыным да иҗат итә, Айсылу Имамиева “Шәһри Казан” газетасында эшли, корреспондент. Әлегә декрет ялында.
–Мәхәббәт турындагы шигырьләреңне укып шундый фикергә килдем: син сөюдән шашкан, хисләрдән тилергән бер мәҗнүн кебек:
“Мин сөелеп үлдем...
Иренеңдә эрегән бөртек кар кебек...”
Кем белән шундый үлем кичердең?
– Студент вакытта язылган шигырь бу. Ул чакта 21 яшьтә идем, хәзер 32 тулды. Шагыйрь өчен шигырьләр – хатирәләрне саклаучы чара ул. Шигырь укыгач, күз алдында барысы да яңара, искә төшә. Сөелеп үлүне Айсылу белән кичергәнмендер. Кызлар белән йөрдем дип әйтә алмыйм. Университетта укыганда Айсылу белән танышып, аңа баштанаяк гашыйк булдым. Ул мөлаем, ягымлы, кыю да иде.
– “Корабка җилкән булырмын,
Коштай күккә менәрмен.
Теләсәң, җаным бирермен,
Синең өчен сүнәрмен!” – дип язасың.
Җаныңны да бирергә ризамы син?
– Мәхәббәт өчен риза!
– Бер-берегездән туймадыгызмы?
– Юк. Күңелне шул кешегә биргәнсең, күзенә туры итеп карый аласың икән, бу – мәхәббәт бәхете.
– “Шундый да сусадым бүген,
Миңа шигырь бирегез...”
Кем шигыре кирәк сиңа?
– Күңел халәтенә бәйле: авылдашым Гамил Афзал юморы, Илдар Юзеевның сагышы ошый, Тукайның юморын көлә-көлә, Җәлилнең тоткынлыктагы шигырьләрен моңсуланып укыйм.
– Яшь буын белән олы буын арасында элемтә бармы, дошман күрү, аяк чалу күренеше очрыймы?
– Кызганыч, бүген яшь буынга остаз булырдай, киңәш бирердәй кеше калмады. Илдар Юзеев белән аралашып калдым, киңәшләрен, хәер-фатыйхасын биреп өлгерде. Чынлап та, өлкән буынның бер өлеше яшьләрне конкурент итеп кабул итә шул. Узган ел 70 яшьтән узган бер галим китап итеп бастырырга балалар шигырьләрен алып килде. Мин Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире буларак, ул шигырьләрне карап чыктым һәм бер генә балалар шигыре дә юк, дигән фикергә килдем. Әмма әлеге галим фикерләрем белән килешмәде: “Син үзең нинди шагыйрь соң?” – дип мине сүгә башлады.
Яза белмәсәң, ни өчен вакыт үткәрергә?! Галим икәнсең, үз эшең белән шөгыльлән, яз күңел өчен генә.
– Популяр шагыйрь дигән термин бармы ул? Кем?
– Роберт Миңнуллин. Шигырьләре, җырлары халык күңелендә урын алган.
– Тукай, Такташларны әле дә укыйлар. Бүгенге яшь шагыйрьләрдән эз калачакмы?
– Иҗат кешесе үзенә йөкләнгән бурычны аңларга, җиренә җиткереп башкарырга тиеш. Яшь буын актив иҗат итәргә, китаплар чыгарырга, матбугатта басылырга, очрашуларга барырга, иҗатын пропагандаларга тиеш.
– Тукай заманына эләксәң, кем булып эшләр идең?
– Мөхәррир. Үз газетамны чыгарыр, газетамда Тукай әсәрләрен бастырыр идем.
– Тукайдан көнләшер идеңме?
– Ак көнләшү белән генә. Һәр кешенең үз урыны, үз юлы.