поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.06.2015 Җәмгыять

Иҗади һәм интеллигент гаилә

15 май Халыкара гаилә көне итеп Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән игълан ителгән иде. Резолюция 1993 елның 20 сентябрендә кабул ителде һәм 1994 елдан башлап, быел 21 тапкыр инде бу бәйрәм билгеләнелеп үтәр. Кагыйдә буларак, без бу бәйрәм уңаеннан ниндидер бер лаеклы, үрнәк гаилә турында язып чыгабыз. Аллага шөкер, безнең татар авылларында андыйлар күп.

Менә быел да кемнәрне языйм икән дип уйланып утырганда, безнең “Туган як” (Т.Новгород өлкәсе) газетасының баш редакторы Олег Әндәрҗанов йомыш белән кабинетына чакырды.

Килеп керү белән: “Менә кемнәр турында язарга кирәк”, - дигән фикер килде башыма. Әйткән-беткән, дигәндәй, Олег Хөсәеновичның хәер-фатихасын алып, аның тормыш иптәше Альбинага шалтыраттым да, очрашып сөйләшү вакытын билгеләдек. Чөнки, үзегез беләсез, ирләр бу хакта сөйләргә бик үк яратып бетерми, ә хатын-кызның сүзе килә инде. Без бит Альбина белән бер урам кызлары да. Олег әфәнде дә Сергач районы Кочко-Пожарда туып-үскән. Икесе авылның ике очында үсеп, бераз яшь аермасы да булуга карамастан, алар бер-берсен табышалар һәм ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты кабына. Ул ут дөрләп яна башлагач, алар бер гаилә булып яшәргә карар кылалар һәм 1999 елның декабрь аенда гөрләтеп туй уздыралар. Менә уналтынчы ел инде саф хисләренә тап төшермичә, дус-тату гына яшиләр. Алар икесе дә тәртипле, эшчән гаиләләрдә туып-үсте, Олег биш туганның дүртенчесе, Альбина әти-әнисенең беренче мәхәббәт җимеше, тагын бер энесе бар. Яшь гаиләнең тормыш юлы бик үк такыр булмады, төрле кыенлыклар аша узарга туры килде, әмма алар бернигә бирешмичә, барысын да җиңеп чыктылар һәм тормыш сукмагыннан бергәләшеп атлый бирәләр. Олег ир туганнарның кечесе буларак, ата-баба йоласы буенча төп нигездә калды һәм аны намус белән саклый. Ул журналистикага мөкиббән киткән кеше, шуңа да үзен бүтән сферада күз алдына да китерә алмый һәм 1990 елда яңа гына армиядән кайткан егетне оешып килгән “Туган як” газетасына фотограф итеп чакыргач, бик теләп риза була. Бераз эшләгәч, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә читтән торып укырга керә һәм аны уңышлы гына тәмамлап, югары белемле белгеч булып эшли башлый. Дипломлы белгеч булуы әйбәт, әлбәттә, әмма сайлаган һөнәреңне җиренә җиткереп башкару өчен аны җаның-тәнең белән яратырга да кирәк, Олег үз һөнәрен нәкъ шулай ярата, газета аның тормышы. Тормышта, эштә төрле хәлләр булырга мөмкин, дистә елга якын бүтән газеталарда эшләргә мәҗбүр булса да, Олег “Туган як”ка һәрчак тугры кала һәм өч елга якын элек бирегә инде газетаның баш редакторы булып кайткан көн аның тормышындагы иң шатлыклы вакыйгаларның берседер. Газетабызның эчтәлеге, тышкы кыяфәте яхшыруы, күләме артуында җитәкчебезнең роле әйтеп бетергесез зур, моны сез күреп-белеп торасыз, хөрмәтле укучылар.

Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын дип, халык тикмәгә генә әйтмәгән. Өйдә ышанычлы тылы, гаилә учагын саклаучы яраткан хатыны булмаса, аңа бар булганы белән бирелеп эшләве алай ук җиңел булмас иде, мөгаен. Ә Альбинасы аңа мондый мөмкинлекне тудыра белә – заманча, зәвык белән җиһазланган, бар уңайлыклары булган матур иркен өйләрендә һәрчак идеаль тәртип, балалар караган, тәмле ашлар пешерелгән. Җәйләрен бакчада күп кенә яшелчә-җимешен дә үстерә уңган хуҗабикә, мул итеп кышка әзерли, чәчәкләрнең дә исәп-хисабы юк. Кай арада барысына да өлгерә диген, чөнки Альбина үзе дә бит эш кешесе – ул күрше рус Пожары мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшли. Ә әлеге укытучыларның бит эше, белгәнебезчә, бик күп – дәрес укытудан гайре бик күп кәгазь язарга, портфолиолар төзергә һ.б. һ.б...

Альбина укытучы һөнәрен очраклы сайлаган, әмма бу аның язмышын хәл иткән, тормышта үз урынын табарга ярдәм иткән очрак була. Уразавыл педучилищесына аның директоры Хайнур Башарова чакыруы буенча укырга керә ул, ә анда чаклы урта мәктәпне тәмамлагач, башкалада берәр ел яшәп карый, әмма күңеле ятмый шәһәр тормышына туган авылына кайта һәм бәхетен биредә таба.

Мәктәптә укыта башлаганда аңа башта коррекция классы бирәләр, аннары мәктәп директоры югары белем алырга киңәш итә һәм ул читтән торып Арзамас педагогия институтын тәмамлый. Гаиләле һәм ике балалы яшь анага укуы җиңел булмый, әлбәттә, әмма аның рухландырып торучы нык таянычы – ире бар бит һәм ул сессияләргә һәрчак тыныч күңел белән китә, чөнки белә – ул юк чакта өйдә бар да тәртиптә. Әнисе Флюра да якта калмый, әлбәттә.

Укуын тәмамлаганчы ук Альбинага класс бирәләр һәм ул аларны ике ел укытып чыгара. Хәзерге 15 кешелек өченче классын ул беренчедән алып инде укыта. Укыту-тәрбия процессында күп кенә яңа алымнар, төрле информацион технологияләрне киң куллана, укучылары белән күп төрле район, зональ, өлкә конкурсларында катнашалар һәм еш кына беренче яисә призлы урыннар яулыйлар. Үзе дә гел үсеш юлында, белемен үстерү өстендә даими эшли, шулай ук төрле конкурсларда катнаша. Ул беренче категорияле белгеч, “Ел укытучысы” район конкурсында быел беренче урынны алды, бу конкурсның нәтиҗәләре шушы көннәрдә генә билгеле булды. Тулаем алганда, Альбина иҗади шәхес буларак, төрле дәрәҗәдәге күп кенә чараларда катнаша һәм җиңүләргә ирешә, аларның барысын да язып бетергесез. Менә шундый күпкырлы талант иясе ул безнең редакторыбызның пар канаты – тугры, аңлаучан тормыш иптәше, яратучан әни, уңган хуҗабикә һәм хөрмәткә лаек яшь мөгаллимә. Олег Хөсәеновичны да шулай ук характеристикаларга була – уңган-булган хуҗа, яратучан, кайгыртучан ир, гадел әти, ярдәмчел туган һәм абруйлы җитәкче. Әлбәттә, мәхәббәт җимешләре – кызлары Рената белән уллары Ренат турында әйтмәсәм, язма тулы булмас. Рената 7 класста 20 фәннең дүртесеннән генә дүртлегә укый, калганнарыннан бишлегә өлгерә, ә Ренат тулаем отличник. Икесе дә мәктәп тормышында актив катнашалар, район чараларыннан да якта калмыйлар, шулай булмыйча, иҗади әти-әнинең балалары бүтән булырга мөмкин дә түгел. Иҗади дигәннән, ике ел элек Әндәрҗановлар район конкурсында “Иҗади гаилә” номинациясендә беренче урынга лаек булып, бүләкләнгәннәр иде. Авылның иҗтимагый, мәдәни тормышында да актив катнашалар.

Кыскасы, аларның барча уңышларын язып бетергесез, чөнки ирешкәнгә канәгать булмыйча гел алга атлыйлар. Ә иң мөһиме – икесе дә бик кешелекле, ярдәмчел, киң күңелле кешеләр, балаларына да шундый тәрбия биреп, чын татар балалары итеп үстерәләр. Альбинаның әтисе, кызганычка, яшьли вафат булды һәм әнисе Флюраның да алар иң зур таянычы. Олегның әти-әнисен бер генә дә авырсынмыйча ничәмә ел тәрбияләп, олы хөрмәт белән соңгы юлга озаттылар. Менә шундый сокланырлык үрнәк гаилә Әндәрҗановлар һәм минем бу фикерем белән күпләр килешер дип уйлыйм. Бер-берсен алар ярты сүздән, күз карашыннан аңлап яшиләр. “Олег миңа авыр сүз әйтергә түгел, кырын карашы белән дә караган юк, гаилә өчен янып яши”, - ди Альбина тормыш иптәше турында.

Оныта язганмын, Олегның әле балачактан мавыккан, яраткан шөгыле бар бит, ул да булса – спорт, мини-футбол һәм хоккей белән җитди шөгыльләнә, ул уйнаган “Кочко-Пожар” хоккей командасының уңышлары турында без газета битләрендә даими яза киләбез.

Менә хәзер булды кебек инде, сезгә дә, хөрмәтле дуслар, яраткан газетабыз редакторының шәхси тормышы белән бераз якыннан танышу кызыклы булгандыр. Ә без Әндәрҗановларны һәм алар йөзендә барча гаиләләрне бу күркәм бәйрәм белән котлыйбыз, гаиләләрегез нык, тормышыгыз бәхетле, бала-оныкларыгыз исән-сау булсын.
 


Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»