|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2015 Сәясәт
Фикрәт Табиев вафат
1960-1979 елларда КПСС Татар өлкә комитеты беренче секретаре вазыйфаларын башкараган Фикрәт Табиев вафат, дип хәбәр итә "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы. Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев 1928 елның 4 мартында Рязань өлкәсе Ермишь районы Әҗе авылында туган. 1951 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 1959 елда - КПСС ның Татарстан өлкә комитеты икенче секретаре;
1960 елдан - КПСС ның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре, шул ук елны КПССның Үзәк комитеты әгъзасы;
1979-1986 елларда – СССР ның Әфганстан Демократик Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле;
1986 елдан – РСФСР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары;
1989 елда СССР халык депутаты итеп сайланган. СССР Югары Советы һәм ТАССР Югары советы депутаты итеп тә сайланган.
ТАССР да нефть һәм нефть химиясе сәнәгате, машина төзелеше үсешендә зур роль уйнаган.
Ул “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен”, “Октябрь революциясе”, “Халыклар дуслыгы” орденнары һәм биш “Ленин ордены” белән бүләкләнгән.
--- |
Иң күп укылган
|