01.06.2015 Мәдәният
109 сезон ябык. Үткән сезон хакында Нияз Игъламов
29 майда 19.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үзенең 109 сезонын япты. Үткән театраль сезонга театрның әдәби бүлек мөдире, Россиянең әйдәп баручы театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов бәя бирә.
Үткән сезон вакыйгаларга бик бай булды. Дөресен әйткәндә, Камал театры өчен һәр ел үзенчәлекле. Без уйланырга мәҗбүр итә торган спектакльләр куябыз, гастрольләргә чыгабыз, күренекле фестивальләрдә катнашабыз (быел, мәсәлән, Шанхай Заман театры фестивалендә булдык), үзебез фестивальләр, белем бирү чаралары оештырабыз, бик күп социаль проектларда катнашабыз.
Традицион чаралар белән беррәттән 109 сезонның үз үзенчәлекләре дә булды. Мәсәлән, озак еллар эчендә беренче мәртәбә 4 премьераны да төрле режиссерлар куйды. Чит ил классикасы, “Ричард III", яшь режиссер Илгиз Зәйниев өчен иҗади өлгергәнлек имтиханы булды. Миңа калса, ул имтиханны яхшы тапшырды. Укытучысы Фәрит Бикчәнтәевның “Җәйнең бер көнендә” спектакленнән соң "Ричард III" татар тамашачысы тәрҗемә әсәрләренә йөрми дигән мифны кире какты.
Магнитогорск режиссеры Максим Кальсин О.Памукның “Минем исемем Кызыл” спектаклен сәхнәләштерде. Россиянең әйдәп баручы театр эшлеклесе Олег Лоевский әйтүенчә: “Театрның шундый материалга алынуы – үзе үк иҗади батырлык”. Бу, чыннан да, искиткеч зур хезмәт. Башта төрле каршылыклы фикерләр тудыруга да карамастан, “Минем исемем Кызыл” спектакле уйналган саен театраль үсеш кичерә, тамашачыны күбрәк җәлеб итә.
Хәзер инде ул классиктыр... Флорид Буләков. Безнең театр күп еллар Башкортостанның данлыклы драматургы Флорид Бүләков белән иҗади дуслыкта яшәде. Быел, Радик Бариев куйган “Сөясеңме, сөймисеңме...” премьерасын Мәскәүдә уйнаган көнне, кызганычка каршы, Флорид ага арабыздан китте. Спектакль атмосферасы ягыннан бик җылы, кичерешләргә бай килеп чыкты, тамашачы мәхәббәтен берсүзсез яулады. Мөгаен, бу премьера драматург һәм дустыбыз хакында иң якты истәлек булыр.
"Хуҗа Насретдин"... Фәрит Бикчәнтәев Нәкый Исәнбәтнең бу әсәренә, спектакльдә яңгыраган темаларга озык әзерләнде. Төп рольне Фәнис Җиһанша башкарды. Исәнбәтнең ачы комедиясендәге күпфигуралы дөнья, миңа калса, тагын бер мәртәбә Камал театрының илебездә иң көчле труппалар исемлегенә керергә хокуклы икәнен исбатлады. 2 актта Искәндәр Хәйруллинның уйнап торган җилкәсе генә - үзе ни тора! Яки, күләме ягыннан кечкенә булса да, театр картларының үз рольләрен гаять көчле башкаруы. Хатын-кыз образлары... “Хуҗа Насретдин” спектакле театрга яңа тамашачыны җәлеб итте. Ә режиссер бу куелышы белән иҗатта яңа фәлсәфи чикләрне үтте дип әйтер идем. Спектакльне протест белдерү итеп күрергә теләүчеләр, мөгаен, ялгышырлар. "Хуҗа" теләсә-нинди интерпретацияләрдән тирән һәм, мөгаен, образы ягыннан ул мәңге сүнмәс Әлмәндәрне алыштырыр дәрәҗәдәдер дип саныйм.
Кыскасы, һәр премьера хакында озаклап, тәмләп, тирән итеп сөйләргә мөмкин. Камал театрының юбилей алды сезоны шулайрак үтте.
110 сезонын Камал театры традиция буенча октябрь аенда ача. Ә әлегә 1 июньнән Төрки халыкларының “Нәүрүз” XII Халыкара театр фестивале башлана.