поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.06.2015 Мәгариф

Казан мәктәпләрендә «резинка чире»

Бер ай элек кызым мәктәптән вак резинкалар ташый башлады. Төсле-төсле кечкенә резинкалар чәчкә куярга яраксыз, канцеляриядә дә кулланып булмый, нишли икән соң ул алар белән дисәм, резинкалардан беләзек үрә икән.

Телевизордан аерылмаган бала хәзер мәктәптән кайтуга, шул резинкалары белән мәш килә, хәтта укытучылары да, дәрестә балалар игътибарсыз, резинкалар белән уйнап утыралар, дип шелтәли башлады. Баксаң, бөтен класслары, хәтта гимназияләре белән үрәләр икән алар бу беләзекләрне.
 
Хәер, алай гына да түгел, Казан, Татарстанның кайбер район мәктәпләрендә дә шул «резинка чире». Хәтта балалар бакчаларындагы сабыйларның кулында да күрдем әле ул резин беләзекләрне. Сыйныфташлары биргән резинкалары беткәч, кызым аларны сатып алуымны үтенә башлады.
 
Әлеге резинкалар Rainbow Loom дип атала икән. 2014 елда алар Россиядә зур популярлык казанганнар. Быел менә Казанга да килеп җиткәннәр, күрәсең.  Сатуда резинкалардан тыш, беләзек үрү өчен махсус таякчыклары, җайланмалары, эләктергечләре, станогы да сатыла. Бәяләре дә төрле, резинкаларның күплегенә, төрлелегенә карап, 40 сумнан алып тулы җыелмасын 4000 сумнарга кадәр тәкъдим итәләр. Пионер базарында соңгы арада иң үтемле товар шул резинкалар, ди сатучылар. Якында гына гимназия, укучылар тәнәфес саен чыгып ала. Базарда алар Rainbow Loom исеме астында сатылмаса да, шул ук резинкалар инде, йомшаграк, катырак тартсаң, өзелүчән булсалар да, балалар, бәясенә кызыгып, сатып ала. 100 данә резинка җыелмасын 35-40 сумга алырга була.
 
Күп беләзекләр махсус станок ярдәмендә үрелә. Ул станокны Чонг Чун дигән кеше уйлап тапкан икән. Кызларының резинкалардан төрле эшләнмәләр ясаганын күреп, бу эштә аларга ярдәм йөзеннән, үрү станогы ясап биргән. Ул чакта бу станок ике кырыена кадаклар кадакланган агач тактаны хәтерләтсә, хәзер станоклар – пластмасс. Берничә рәтле була, беләзекне үргәндә кайбер рәтләре алына да. Резинкадан уенчыклар да үрәләр, алар аеруча Европа илләрендә популяр икән.
 
Кызыма ияреп, үзем дә берничә беләзек үреп карадым, мавыктыргыч шөгыль, ашарга пешерәсе барлыгы да онытылды, язасы материалларым да калып торды. Бер өйрәнгәнче, интернеттагы дәресләрдән карамыйча үреп булмый. Баксаң, Ютубтагы – Rainbow Looмның рәсми каналын бер ел эчендә генә дә 4 миллионнан артык кеше карый икән.
 
Резинкаларны сәламәтлек өчен зыянлы, составында рак күзәнәкләрен уятучы матдәләр бар дигән сүзләр дә ишетелде. Роспотребнадзор тикшерүенчә, андый куркыныч юк, шулай да базардагы, аеруча җыелмасында брелок булган резинкаларны алмаска киңәш итәләр. Сүз уңаеннан, резинкалардан браслетлар гына түгел, телефон янчыклары, кошелеклар, төрле сувенирлар да үрә балалар, бер-берсе белән резин уенчыклар алмашалар. Танышымның беренче сыйныфта укучы кызы, мәсәлән, үргән беләзекләрен 20 сумга сата. Үзенә күрә бизнес ачкан, акча эшли. Беләзекләрне малайлар да ала, ди. 
 
Сәгатьләр буе резинкаларыннан аерыла алмаган кызымны ачуланырга да белмим, компьютер алдында вакытын үткәргәнче, резинкалар белән кызыксынуы яхшырактыр, бәлки. Ни дисәң дә, кул моторикасын яхшырта, фикерләү сәләтен үстерә, игътибарны арттыра, фантазияне дә баета бу шөгыль.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»