поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
07.05.2009 Шоу-бизнес

“ТАТАРЛАР” ДИСКОТЕКАСЫНДА ЯЗ БЕТӘ ДӘ, ҖӘЙ ҖИТӘ!

20 майда Казанның «Пирамида» төнге клубында татар яшьләре арасында шактый танылып өлгергән «Татарлар» дискотекасы узачак. Чираттагы дискотеканың исеме бик тә үзенчәлекле: «Май үтә дә җәй җитә». Димәк, быелгы язда бу «Татарлар» дискотекасы соңгысы булачак. "Соңгы" сүзеннән куркырга кирәкми, җылы җәйгә аяк баскач, «Татарлар» җәйге бию кичәләре сезонын ачар дип көтелә.

 Ә менә язның соңгы кичәсен һәркемгә мәгълүм шоу-мен, җырчы Зөлфәт Зиннуров алып барачак, аның башкаруында җырларны да ишетеп булачак. Моннан тыш «Хат» төркеме, Диана Таҗетдинова да үзләренең музыкаль күчтәнәчләрен бүләк итәргә җыена. Алдан әйтергә кирәк, «Татарлар» дискотекасы өчен матур традициягә әверелгән go-go юнәлешендәге һәм татар халык биюләренә кушылып бию - бу төнне мәҗбүри. Һәрвакыттагыча яшьләрне бары тик иң дәртле, заманча һәм татар көйләренә ди-джей Danila, Lilu, Aivaz биетәчәк. Әлеге ди-джейларны «Татарлар» дискотекасына һәрдаим йөрүче егетләр һәм кызлар үз итеп өлгерде инде.

 

Дискотекада оештырылачак бәйгеләрдә катнашкан яшьләрне истәлекле бүләкләр көтә. Чараның мәгълүмати иганәчесе булган «Intertat.ru» Республика электрон газеты да сюрприз әзерли. Дискотеканы шулай ук Мatbugat.ru һәм Tamasha.ru сайтлары да яктыртачак.

 

20 майда «Пирамида»да узачак «Татарлар» дискотекасына керү бәясе — 150 сум, көнендә — 250 сум була. Тамаша кичке тугыздан иртәнге дүрткә кадәр дәвам итәчәк.

 

Мәгълүм булганча, «Татарлар» дискотекасының «Рэп battle» дип исемләнгән әле күптән түгел генә үткән кичәсендә татар җырчылары R&B һәм рэп укып, үзара ярышкан иде. Бу чара татар яшьләре арасында әлеге музыкаль агымнар белән шөгыльләнүче яшьләрне барлау максатын күздә тотты. Гомумән, «Татарлар» һәр дискотекага кабатланмас рух кертергә омтыла. Шул ук вакытта һәр кичә бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тора, чөнки аларны бер максат берләштерә - яшьләрне татар көйләренә якынайту, татар яшьләрен үзара таныштыру һәм дуслаштыру.

 


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 07.05.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе